Рэйчел Макадамс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рэйчел Макадамс latin yazuında])
Рэйчел Макадамс
Rachel McAdams
Туган телдә исем ингл. Rachel Anne McAdams
Туган 17 ноябрь 1978(1978-11-17)[1][2][3][…] (45 яшь)
Канада, Онтарио, Лондон
Яшәгән урын Harbord Village[d]
Сент-Томас[d]
Ватандашлыгы Канада Канада
Әлма-матер Йорк университеты[d] һәм Central Elgin Collegiate Institute[d]
Һөнәре актриса
Өйдәш Райан Гослинг[d], Җейми Линден[d] һәм Майкл Шин[d]
Балалар улы
Сайт rachel-mcadams

 Рэйчел Макадамс
Rachel McAdams
Викиҗыентыкта

Рэйчел Макадамс, Рэйчел Энн Макадамс (ингл. Rachel Anne McAdams, 1978 елның 17 ноябре, Канада, Онтарио, Лондон) — Канада кино актрисасы. АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе, Gemini Award кинопремиясе (Канада, 2002) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1978 елның 17 ноябрендә Канада үзәгендә урнашкан Онтарио вилаятендәге Лондон шәһәрендә йөк машинасы йөртүчесе һәм шәфкать туташы гаиләсендә туган. Күршедәге Сент-Томас шәһәрендә үскән. Өч яшеннән тимераякта фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый, спортчы булырга хыяллана. Унике яшендә «Оригиналь балалар» (ингл. Original Kids) исемле балалар спектаклендә катнаша һәм планнары үзгәрә. Мәктәптән соң, Торонтода Йорк университетында (en) актерлык осталыгы буенча белем ала (2001).

Беренче уйнаган роле — «Курчакларга карата ау мылтыгы белән мәхәббәт» (ингл. Shotgun Love Dolls) картинасында була.
2002 елда «Идеаль бөккән» (ингл. Perfect Pie) фильмында уйнаган Пэтси роле белән дан казана, әлеге роле өчен Канаданың иң мәртәбәле Gemini Award кинопремиясенә лаек була.

«Начар кызлар» (ингл. Mean Girls, режиссёры Марк Уотерс, 2004), «Хәтер көндәлеге» (ингл. The Notebook, режиссёры Николас Спаркс, 2004), «Шерлок Холмс» (ингл. Sherlock Holmes, режиссёры Гай Ричи, 2009), «Хәерле иртә» (ингл. Morning Glory, режиссёры Роджер Мичелл, 2010), «Парижда төн уртасы» (ингл. Midnight in Paris, режиссёры Вуди Аллен, 2011) һ. б. фильмнарында уйнаган рольләре дә уңышлы була.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005-2007 елларда өйдәше — Райан Гослинг (12.11.1980), Канада актёры, музыкант.
2009 елда АКШ актеры Җошуа Лукас (20.06.1971) белән очраша.
2010-2013 елларда британ актеры Майкл Шин (05.02.1969) белән яши.
2016 елдан АКШ язучысы Җейми Линден (03.09.1980) белән яши, 2018 елда уллары туа.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ноябрьдә кабынган йолдызлар. Рэйчел Макадамс. «Сөембикә», 2018 ел, ноябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]