Рүкү утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рүкү утраулары latin yazuında])

Рүкү утраулары
яп. りゅうきゅう れっとう
26°19′58″ т. к. 127°44'56" кч. о. (G) (T)
АкваторияКөнчыгыш Кытай диңгезе
Утраулар саны98
Гомуми мәйдан4700 км²
ИлЯпония Япония
Рүкү утраулары (Япония)
Халык саны (2005 ел)1 550 161 кеше
Халык тыгызлыгы329,821 кеше/км²
 Рүкү утраулары Викиҗыентыкта

Рүкү утраулары (яп. りゅうきゅう れっとう), шулай ук Нансэй утраулары (яп. 南西諸島 Нансэй-сёто, «Көньяк-көнбатыш утраулар») — Япониядагы утраулар архипелагы, Күшү (Кюсю) һәм Тәйвән утраулары арасында. Көнчыгыш Кытай диңгезен Тын океаннан аерып тора.

Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка дуга формасында 1 200 километрга сузылган. 6 төркемгә (Осуми, Токара, Амами, Окинава, Мияко һәм Яэяма) бүленгән 98 утрауны үз эченә алган. Гомуми мәйданы 4,8 мең км². Эре утраулар — Окинава ва Амами.

Утрауларның көньяк-көнчыгыш өлеше нигездә мезозойның карстлы известьташларыннан, төньяк-көнбатышы вулкан токымнарыннан тора. Сейсмик актив зона, җир тетрәүләр еш була, 3 гамәлдәге һәм берничә сүнгән янартау бар. Җир өсте плато һәм тәбәнәк таулардан (бикелеге 300–500 м) һәм тәбәнәк яр буе террасалардан гыйбарәт. Иң биек ноктасы 1935 м (Яку утравы). 29° төньяк киңлегеннән көньякта утраулар мәрҗән рифлары белән уралган. Фосфорит һәм ташкүмер чыганаклары бар.

Климат төньякта субтропик, көньякта тропик, муссонлы (еллык явым 2000–3500 мм), августтан гарасатлар еш була. Уртача температура гыйнварда +14…+18°, июльдә +27…+28°. Мәңге яшел тропик урманнар бар. Дөге, батат, шикәркамыш игелә. Балык тотыла. Ефәк эшкәртелә. Иң зур шәһәр — Наһа.