Рәэсел-Хәймә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәэсел-Хәймә latin yazuında])

Рәэсел-Хәймә (гарәп. رأس الخيمةрә’с әл-хәймә — «чатырның башы»[1]) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шәһәр, халык исәбе буенча алтынчы урында тора. Рәэсел-Хәймә әмирлегенең мәркәзе.

Халык исәбе — 102 000 кеше (2003). Борынгы заманнан билгеле. Илнең төньягында, Фарсы култыгы ярында урнашкан. Диңгез култыгы белән ике өлешкә бүленгән. Дөбәй шәһәре белән заманча автомобиль юлы белән тоташторган.

Шәһәрдә диңгез порты, халыкара аэропорт бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәэс — баш; хәймә — чатыр. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.