Свами Вивекананда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Свами Вивекананда latin yazuında])
бенг. স্বামী বিবেকানন্দ
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Британия Һиндстаны[2]
Тугандагы исем бенг. নরেন্দ্রনাথ দত্ত
Туу датасы 12 гыйнвар 1863(1863-01-12)[1][3][4][…]
Туу урыны Дом Свами Вивекананды[d], Британия Һиндстаны[5]
Үлем датасы 4 июль 1902(1902-07-04)[1][3][4][…] (39 яшь)
Үлем урыны Белур[d], Хаора, Президентство[d], Бенгальское президентство[d], Британия Һиндстаны, Британия империясе[2]
Үлем төре табигый үлем[d][6]
Үлем сәбәбе инсульт[2]
Кардәш Bhupendranath Dutta[d] һәм Mahendranath Datta[d]
Туган тел бәңгәл теле[2]
Язма әсәрләр теле бәңгәл теле һәм инглиз теле
Һөнәр төре кәшиш, фәлсәфәче, язучы, шагыйрь, укытучы, духовный лидер, нотыкчы, җырчы
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә, Social Reform or Revolution[d], дин, Һинд дине[7] һәм Йога[7]
Әлма-матер Президентский университет[d][2], Шотландский церковный колледж[d] һәм Кәлкүттә университеты[d]
Шәкертләр Shuddhananda Bharati[d], Swami Paramananda[d], Swami Swarupananda[d], Swami Virajananda[d], Сестра Ниведита[d] һәм William Hastie[d]
Укытучылары Шри Рамакришна
Күз төсе чёрный[d]
Чәч төсе тёмно-русый[d]
Катнашучы Parliament of the World's Religions[d]
Әсәрләр исемлеге Bibliography of Swami Vivekananda[d]
Изображение памятной доски
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Swami Vivekananda
Нәрсәнең тарафдары Веданта[d][2], Неоиндуизм[d] һәм Бхакти[d]
 Свами Вивекананда Викиҗыентыкта
Свами Вивекананда

Сва́ми Вивекана́нда (Бенгаль телендә: স্বামী বিবেকানন্দ [ʃami bibekanɔnd̪o] ; туганда исеме — Нарендрана́тх Да́тта (Бенгаль телендә: নরেন্দ্রনাথ দত্ত) [nɔrend̪ronat̪ʰ d̪ɔt̪o]) — Һиндстан Веданта һәм Йога фәлсәфәчесе[8], җәмәгать эшлеклесе, Рамакришна өйрәнчеге һәм Рамакришна Ордены (Рамакришна Матх) һәм Рамакришна Миссиясе нигезләүчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тууы һәм яшьлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарендранатх Даттаның әти-әнисе Вишванатх Датта һәм Бхуванешвари Деви булган. Хәттә бала чагында ул үскән акыл һәм үткен хәтергә ия булган. Ул шул ук иртә яшьтән бирле медитацияне практикалаган. Мәктәптә укыганда ул укуында һәм төрле уеннарда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Ул үзешчән театр студиясен һәм гимнастик клуб оештырган һәм фехтование, көрәш, ишүдә һәм башка спорт төрләрендә сабак алган. Ул шулай ук инструменталь һәм вокаль музыканы өйрәнгән. Ул дуслары арасында җитәкче булган. 1879 елда Нарендра дәресләрен дәвам итү өчен Президенси колледжына (Presidency College) кергән. Анда бер ел укыганнан соң ул Шотландия чиркәү колледжына күчкән һәм фәлсәфә өйрәнгән. Курс дәверендә ул логика, Көнбатыш фәлсәфә һәм Аурупа тарихын өйрәнгән. Якынча шул вакытта ук яшь Нарендраның акылында Ходай бармы һәм аны күрергә мөмкинме турында сорау туган. Шул сәбәпле ул җитәкчесе Кешаб Чандра Сен булган шул вакытның әһәмиятле дини хәрәкәте Брахмо-самаджка кергән. Әмма Самаджның приход догалары һәм дини җырлары Нарендраның Ходай аңы теләген канәгатьләндерә алмаган. Ул Брахмо-самадж җитәкчеләренә шундый сорау биргән: алар Ходайны күргәннәрме. Ул алардан беркайчан да канәгатьләндерә торган җавапны алмаган. Нәкъ шул вакытта колледж профессоры У. Хасти аңа Дакшинешвардан Рамакришна турында сөйләгән.

Рамакришна өйрәнчеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нарендра Рамакришнаны беренче мәртәбә 1881 елның ноябрендә очраткан. Ул Рамакришнага башка дини җитәкчеләргә биргән кебек үк сорауны биргән: "ул Ходайны күргәнме?" Рамакришна шунда ук: «Әйе, мин Ходайны сине күргән кебек үк күргән идем, әмма ачыграк итеп», дип җавап биргән. Нарендра таң калган һәм уйга чумган. Ул бу кешенең сүзләре намуслы һәм тәҗрибәсе тирәнлегеннән чыкканын сизгән. Ул Рамакришнага еш килә торган була башлаган. Шулай да, Нарендра Рамакришнаны һәм аның тәгълиматын шунда ук кабул итә алмаса да, ул аны әһәмияткә ия түгел дип саный алмаган. Нарендраның ул моны кабул иткәнче барысын да җентекләп тикшерергә гадәте булган. Ул Рамакришна эшләгәннең һәм әйткәннең барысын да тикшереп торган, әмма остаз түземле, хәлгә керүчән, шаян һәм мәхәббәт тулы булган. Ул Нарендрадан сәламәт акылдан баш тартуын сорамаган һәм Нарендраның бөтен аргументларын һәм өйрәнүләрен чиксез түземлек белән кабул иткән. Вакыт узгач, Нарендра Рамакришнаны кабул иткән һәм бу булганда, аның кабул итүе ихлас күңелдән булган. Шул ук вакытта Рамакришна аның башка өйрәнчекләрен күбесенчә икелек фәлсәфәсенә һәм Бхакти юлына өйрәтсә, ул Нарендраны нә-фәлсәфәсе адвайта-ведантага өйрәткән. Рамакришна җитәкчелеге астында биш ел әзерлектән соң, Нарендра борчулы, проблемаларын уйланучан һәм түземсез кешелдән Ходайның реализациясе өчен бөтен нәрсәдән ваз кичәргә әзер олы кешегә әйләнгән. Шуннан соң тиздән Рамакришнаның тамак карциномасы (рак) булган һәм ул 1886 елның августында тормыштан киткән. Шуннан соң Нарендра һәм күбесенчә яшь кешеләрдән торган Рамакришна өйрәнчекләре төркеме монахлык антларын алган һәм барлык дөньявидан ваз кичкәннәр. Алар Калькутта районында Баранагорда йортта яши башлаганнар. Бу йорт Рамакришна Орденының беренче монастыре булган. Алар ачлыгын канәгатьләндерер өчен хәер сораганнар, ә башка ихтыяҗларын Рамакришнаның йорт хуҗа булган өйрәнчекләр караган.

Һиндстан буйлап сәяхәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиздән Баранагор монастыреның монахлары ниндидер кием һәм хәйрия алу өчен савыттан гына башка бернәрсәсе булмыйча сәяхәт итүче монахлар тормышын алып барырга теләкләре булган. 1890-ынчы елның июлендә Вивекананда юлы кая илтәчәк икәнен белмичә озын сәяхәткә киткән. Бу сәяхәттә ул Һиндстан субкыйтгасын буйлап һәм аркылыга узган. Бу вакытта Вивекананда Свами Сатчидананда, Вивидишананда һ.б. кебек төрле исемнәрне алган. Санскритта "аеру ләззәте" дигәнне аңлаткан Вивекананда исемен алырга аңа Кхетри махарадж тарафыннан Америка Кушма Штатларына барганга кадәр Кхетри махарадж тәкъдим иткән. Бу сәяхәт чоры дәверендә Вивекананда махараджлар сарайларында да, фәкыйрьләрнең алачыкларында да туктаган. Ул Һиндстанда башка төбәкләр һәм төрле сыйныф кешеләрнең мәдәниятләре белән тыгыз контактка кергән. Ул Һиндстан үзе буларак исән калу өчен милләтнең яшәрүе ихтыяҗын аңлаган. 1892 елның 24 декабрендә Һиндстан субкыйтгасының иң көньяк ноктасы Каньякумари, мыс Коморинга барып җиткән. Анда, тарафдарлары расламалары буенча ул бугаз аша йөзеп чыккан һәм аерым торган кыяда медитацияли башлаган. Шулай итеп, ул өч көн буена уйлаган һәм ул соңрак әйткәнчә, Һиндстанның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында уйлаган. Хәзер Каньякумарида шул кыяда Свами Вивеканандага багышланган мемориал тора. Вивекананда Мадраска барган һәм Һиндстан һәм Мадрасның яшьләре индуизмы өчен планнары турында сөйләгән. Алар яш монахның шәхесе һәм фикерләре белән илһамланган булган һәм алар аны Америка Кушма Штатларына барып Бөтендөнья диннәр парламентында Һинд диненең вәкиле булырга өндәгәннәр. Шулай итеп, Мадрастан дуслары, Рамнад раджасы һәм Майсур һәм Кхетри махараджалары ярдәмендә, Вивекананда үзенең Америкага сәяхәтенә чыккан.

Көнбатышта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулдан уңга: Анагарика Дхармапала, Свами Вивекананда һәм Никола Тесла. 1893 ел.

Вивекананда 1893 елда Чикагода Бөтендөнья диннәр парламентында чыгыш ясаган, анда аңа чыгышы башында "Американың ир туганнарыбыз һәм кыз туганнарыбыз" дип мөрәҗәгать иткәч овация эшләгәннәр. Вивекананданың Америка Кушма Штатларына килүен күпләр Көнбатышта Һинд диненә кызыксынуынын башлангыч ноктасы итеп саныйлар.[8]. Парламентта берничә елдан соң ул Нью-Йоркта һәм Лондонда Веданта үзәкләрен нигезләгән, төп университетларда лекцияләр укыган, кайда гына бармаса да, Көнбатышның индуизмга кызыксынуын кабызган. Шулай ук, христиан дәгъвачылары белән дә кертеп каршылыклар да булган. Көнбатышта дүрт ел даими турнедан, лекцияләр укуы һәм ретритлардан соң 1897 елда ул Һиндстанга кайткан.

Һиндстанга кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның тарафдарлары игълан иткәнчә, ул кайтканнан соң кабул итү белән хәйран булган. Һиндстанда ул серия лекция укыган, бу "Коломбодан Алморага кадәр лекцияләр" буларак мәгълүм лекцияләр циклы шул вакытта төшенке Һиндстан җәмгыятенең әхлакый халәтен күтәргән. 1897 елда ул Рамакришны Миссиясен нигезләгән. Бу оешма Һиндстанда Һинд дине җәмәгатенең иң эре монахлык орденнарының берсе һәм күпсанлы дини-җәмәгать һәм иганә оешмалары арасында аеруча абруй һәм ихтирамга казанган.

Принциплар һәм фәлсәфә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вивеканандага Мумбаида һәйкәл.

Вивекананданы движения нью-эйдж хәркәтенең алдан килүчеләрнең берсе дип атыйлар. Аның фикере буенча

Илаһ берәү, бары тик аның исемнәре аерылып тора, — дип раслаган ул. — Берәүләре аны Аллаһ дип атыйлар, башкалары — Ходай дип, кемдер Брахман дип, кемдер Кали Алиһәсе дип, кемдер — Рама, Хари, Гайсә, Будда дип[9]

Вивекананда мәшһүр һәм оригиналь фикер йөртүче булган. Аның дөнья фәлсәфәви фикеренә иң әһәмиятле кертемнәре булып Адвайта-веданта фикерләре фәлсәфи югары һәм рухи гына булмаска, ә күбрәк һәм күбрәк практик һәм җәмәгать һәм хәтта сәяси әһәмияткә ия булырга мөмкин. Ул Рамакришнадан бер әһәмиятле фикерне алган дип игълан иткән — «Джива ул Шива» дигәнне (һәр шәхес үзеннән-үзе илаһи булып тора). Бу фикер аның мантрасы булган һәм ул аның фәкыйрь кешеләрдә булуын күреп «даридра нараяна сева» — Ходайга хезмәт итү төшенчәсен барлыкка китергән. Әгәр дә чынлап та барлык күренешләрнең нигезендә ятучы Брахман берлеге булса, ул вакытта нинди нигездә без үзебезне яхшырак һәм начаррак һәм хәтта башкаларга караганда яхшырак һәмм начаррак дип саныйбыз? Бу ул үзенә биргән сорау булган. Ахыр чиктә ул бу аермалар йог Самадхи халәтендә хис иткән берлек яктылыгында бернәрсә дә түгелгә эри дигән чишелешкә килгән. Аннан соң нәрсә кала - шул Берлек турында белмәүче "индивидуум"нарга карата мәрхәмәтлелек һәм аларга ярдәм итәргә тәвәкәллелек. Свами Вивекананда бөтенесе азат булганчы, беркем дә чын мәгънәдә азат була алмый дип раслаган Веданта агымы тарафдары булмаган. Хәтта шәхси коткарылу теләге калдырылырга тиеш һәм бары тик башкаларны коткару өчен армый-талмый эш чын якты үткән кешенең билгесе булырга мөмкин. Ул «Атмано Мокшартхам Джагаддхитая Ча» (आत्मनॊ मोक्षार्थम् जगद्धिताय च) (Үзеңне азат итү һәм дөньяның яхшылыгы өчен) принципында Матхны (монастырь) һәм Рамакришна Миссиясен нигезләгән . Вивекананда изгелек тартырга, хирыссыз булырга һәм үзеңә ышануга ия булырга киңәш иткән. Ул брахмачарья (целибат) практикасын киңәш иткән. Балалык дусты Шри Прия Натх Синх белән әңгәмәләрнең берсендә ул үзенең физик һәм акыл көчләре брахмачарья практикасына рәхмәтле дип әйтә. Шулай да, Вивекананда дин һәм дәүләт (чиркәү һәм дәүләт) арасында кырыс аеруда нык торган, ул нигезләгән оешма да бу идеал нык яклы булып тора. Гәрчә җәмгыять традицияләре үткәндә дин йогынтысы астында формалаштырылган булса да, хәзерге вакытта дин өйләнү, мирас, һ.б. сорауларга кысылырга тиеш түгел. Идеаль җәмгыять брахман белеме, кшатрий мәдәнияте, вайшья эффективлыгы һәм шудраларның тигезләүче характерының катнашмасы булырга тиеш. Берәвенең артык хөкем сөрүе төрле бер яклы үскән граждан җәмгыятьләрнең барлыкка килүенә китерә. Вивекананда дин яки шул төрдәге башка берәр көч идеаль җәмгыять төзү өчен кулланылган булырга тиеш дип санамаган, чөнки ул тиешле шартлар булгач, шәхси дәрәҗәдә үзгәрү белән үсәргә тиеш берәр-нәрсә. Россиядә Вивекананданы Я.К. Попов тәрҗемә иткән. 1906 елдан 1914 елга кадәр Вивекананданың төп иншаларының тәрҗемәләре эшләнгән булган.

Иншалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтере[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вивекананда хөрмәтенә Райпурда Свами Вивекананда исемендәге Аэропорт аталган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Swami Vivekananda : Life and Teachings
  3. 3,0 3,1 Babelio — 2007.
  4. 4,0 4,1 Брокгауз энциклопедиясе
  5. Swami Vivekananda: The Living VedantaPenguin India, 2006. — ISBN 978-0-14-306209-7
  6. https://hindi.theprint.in/opinion/people-like-ambedkar-nehru-gandhi-lohia-also-respected-vivekananda-above-politics-and-ideology/177987/
  7. 7,0 7,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  8. 8,0 8,1 Georg, 2002, p. 600
  9. The Condensed Gospel of Sri Ramakrishna. Madras, 1978, P.119. (Цит. по Ткачёва А. А. «Новые религии» Востока. — М.: Наука, Главная редакция восточной литературы, 1991. — 216 с. ISBN 5-02-016913-7 (С. 82) Автор — кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института востоковедения РАН)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

рус телендә
башка телләрдә
  • Adiswarananda, Swami, ed. (2006), Vivekananda, world teacher : his teachings on the spiritual unity of humankind, Woodstock, Vermont: SkyLight Paths Pub, ISBN 1-59473-210-8
  • Agarwal, Satya P. (1998), The social role of the Gītā: how and why, Motilal Banarsidass, ISBN 978-81-208-1524-7
  • Arrington, Robert L.; Chakrabarti, Tapan Kumar (2001), «Swami Vivekananda», A Companion to the Philosophers, Blackwell Publishing, ISBN 978-0-631-22967-4
  • Arora, V. K. (1968), «Communion with Brahmo Samaj», The social and political philosophy of Swami Vivekananda, Punthi Pustak
  • Badrinath, Chaturvedi (2006). Swami Vivekananda, the Living Vedanta. Penguin Books India. ISBN 978-0-14-306209-7.
  • Banhatti, G.S. (1995), Life and Philosophy of Swami Vivekananda, Atlantic Publishers & Distributors, p. 276, ISBN 978-81-7156-291-6
  • Banhatti, G.S. (1963), The Quintessence of Vivekananda, Pune, India: Suvichar Prakashan Mandal, ASIN B0007JQX3M
  • Beckerlegge, Gwilym (2008). Colonialism, Modernity, and Religious Identities: Religious Reform Movements in South Asia. Oxford University Press. ISBN 978-0-19-569214-3.
  • Bharathi, K.S. (1998b), Encyclopaedia of eminent thinkers: the political thought of Vivekananda, New Delhi: Concept Publishing Company, ISBN 978-81-7022-709-0
  • Bhide, Nivedita Raghunath (2008), Swami Vivekananda in America, ISBN 978-81-89248-22-2
  • Bhuyan, P. R. (2003), Swami Vivekananda: Messiah of Resurgent India, New Delhi: Atlantic Publishers & Distributors, ISBN 978-81-269-0234-7
  • Burke, Marie Louise (1958), Swami Vivekananda in America: New Discoveries, Kolkata: Advaita Ashrama, ISBN 978-0-902479-99-9
  • Burke, Marie Louise (1985), Swami Vivekananda in the West: New Discoveries (in six volumes) (3 ed.), Kolkata: Advaita Ashrama, ISBN 978-0-87481-219-0
  • Chakrabarti, Mohit (1998), Swami Vivekananda, poetic visionary, New Delhi: M.D. Publications, ISBN 81-7533-075-9
  • Chattopadhyaya, Rajagopal (1999), Swami Vivekananda in India: A Corrective Biography, Motilal Banarsidass Publ., ISBN 978-81-208-1586-5
  • Chetanananda, Swami (1997), God lived with them: life stories of sixteen monastic disciples of Sri Ramakrishna, St. Louis, Missouri: Vedanta Society of St. Louis, ISBN 0-916356-80-9
  • Clarke, Peter Bernard (2006), New Religions in Global Perspective, Routledge
  • Cooper, Carebanu (1984). Swami Vivekananda: Literary Biography. Bharatiya Vidya Bhavan.
  • Das, Sisir Kumar (1991), A History of Indian Literature: 1800—1910, Western impact : Indian response, Sahitya Akademi, ISBN 978-81-7201-006-5
  • Von Dense, Christian D. (1999), Philosophers and Religious Leaders, Greenwood Publishing Group
  • Dhar, Shailendra Nath (1976), A Comprehensive Biography of Swami Vivekananda (2 ed.), Madras, India: Vivekananda Prakashan Kendra, OCLC 708330405
  • Dutta, Krishna (2003), Calcutta: a cultural and literary history, Oxford: Signal Books, ISBN 978-1-56656-721-3
  • Dutt, Harshavardhan (2005), Immortal Speeches, New Delhi: Unicorn Books, p. 121, ISBN 978-81-7806-093-4
  • Farquhar, J. N. (1915), Modern Religious Movements in India, London: Macmillan
  • Ganguly, Adwaita P. (2001), Life and Times of Netaji Subhas: From Cuttack to Cambridge, 1897—1921, VRC Publications, ISBN 978-81-87530-02-2
  • Feuerstein G.(ингл.). The Yoga Tradition. — Delhi: Motilal Banarsidass, 2002.
  • Ghosh, Gautam (2003). The Prophet of Modern India: A Biography of Swami Vivekananda. Rupa & Company. ISBN 978-81-291-0149-5.
  • Gokhale, B. G. (January 1964), «Swami Vivekananda and Indian Nationalism», Journal of Bible and Religion, Oxford University Press, 32 (1): 35-42.
  • Gosling, David L. (2007). Science and the Indian Tradition: When Einstein Met Tagore. Routledge. ISBN 978-1-134-14333-7.
  • Gupta, N.L. (2003), Swami Vivekananda, Delhi: Anmol Publications, ISBN 978-81-261-1538-9
  • Gupta, Raj Kumar (1986), The Great Encounter: A Study of Indo-American Literary and Cultural Relations, Delhi: Abhinav Publications, ISBN 978-81-7017-211-6, retrieved 19 December 2012
  • Houghton, Walter Raleigh, ed. (1893), The parliament of religions and religious congresses at the World’s Columbian exposition (3 ed.), * Frank Tennyson Neely, OL 14030155M
  • Isherwood, Christopher (1976), Meditation and Its Methods According to Swami Vivekananda, Hollywood, California: Vedanta Press, ISBN 978-0-87481-030-1
  • Isherwood, Christopher; Adjemian, Robert (1987), «On Swami Vivekananda», The Wishing Tree, Hollywood, California: Vedanta Press, ISBN 978-0-06-250402-9
  • Jackson, Carl T (1994), «The Founders», Vedanta for the West: the Ramakrishna movement in the United States, Indianapolis, Indiana: Indiana University Press, ISBN 978-0-253-33098-7
  • Kashyap, Shivendra (2012), Saving Humanity: Swami Vivekanand Perspective, Vivekanand Swadhyay Mandal, ISBN 978-81-923019-0-7
  • Kapur, Devesh (2010), Diaspora, development, and democracy: the domestic impact of international migration from India, Princeton, New Jersey: Princeton University Press, ISBN 978-0-691-12538-1
  • Kattackal, Jacob (1982), Religion and ethics in Advaita, Kottayam, Kerala: St. Thomas Apostolic Seminary, ISBN 978-3-451-27922-5
  • Kearney, Richard (13 August 2013). Anatheism: Returning to God After God. Columbia University Press. ISBN 978-0-231-51986-1.
  • Kraemer, Hendrik (1960), «Cultural response of Hindu India», World cultures and world religions, London: Westminster Press, ASIN B0007DLYAK
  • Majumdar, Ramesh Chandra (1963), Swami Vivekananda Centenary Memorial Volume, Kolkata: Swami Vivekananda Centenary, p. 577, ASIN B0007J2FTS
  • Malagi, R.A.; Naik, M.K. (2003), «Stirred Spirit: The Prose of Swami Vivekananda», Perspectives on Indian Prose in English, New Delhi: Abhinav Publications, ISBN 978-81-7017-150-8
  • McRae, John R. (1991), «Oriental Verities on the American Frontier: The 1893 World’s Parliament of Religions and the Thought of Masao Abe», Buddhist-Christian Studies, University of Hawai’i Press, 11: 7-36, doi:10.2307/1390252, JSTOR 1390252.
  • Michelis, Elizabeth De (8 December 2005). A History of Modern Yoga: Patanjali and Western Esotericism. Continuum. ISBN 978-0-8264-8772-8.
  • Miller, Timothy (1995), «The Vedanta Movement and Self-Realization fellowship», America’s Alternative Religions, Albany, New York: SUNY Press, ISBN 978-0-7914-2398-1
  • Minor, Robert Neil (1986), «Swami Vivekananda’s use of the Bhagavad Gita», Modern Indian Interpreters of the Bhagavad Gita, Albany, New York: SUNY Press, ISBN 978-0-88706-297-1
  • Mukherji, Mani Shankar (2011), The Monk As Man: The Unknown Life of Swami Vivekananda, ISBN 978-0-14-310119-2
  • Nikhilananda, Swami (April 1964), «Swami Vivekananda Centenary», Philosophy East and West, University of Hawai’i Press, 14 (1): 73-75, doi:10.2307/1396757, JSTOR 1396757.
  • Nikhilananda, Swami (1953), Vivekananda: A Biography (PDF), New York: Ramakrishna-Vivekananda Center, ISBN 0-911206-25-6, retrieved 19 March 2012
  • Pangborn, Cyrus R.; Smith, Bardwell L. (1976), «The Ramakrishna Math and Mission», Hinduism: New Essays in the History of Religions, Brill Archive
  • Paranjape, Makarand (2005), Penguin Swami Vivekananda Reader, Penguin India, ISBN 0-14-303254-2
  • Parel, Anthony (2000), Gandhi, Freedom, and Self-Rule, ISBN 978-0-7391-0137-7
  • Paul, Dr S. (2003). Great Men Of India : Swami Vivekananda. Sterling Publishers Pvt. Ltd. ISBN 978-81-207-9138-1.
  • Prabhananda, Swami (June 2003), «Profiles of famous educators: Swami Vivekananda» (PDF), Prospects, Netherlands: Springer, XXXIII (2): 231—245.
  • Rambachan, Anantanand (1994), The limits of scripture: Vivekananda’s reinterpretation of the Vedas, Honolulu, Hawaii: University of Hawaii Press, ISBN 978-0-8248-1542-4
  • Richards, Glyn (1996), «Vivekananda», A Source-Book of Modern Hinduism, Routledge, pp. 77-78, ISBN 978-0-7007-0317-3
  • Rinehart, Robin (1 January 2004). Contemporary Hinduism: Ritual, Culture, and Practice. ABC-CLIO. ISBN 978-1-57607-905-8.
  • Rolland, Romain (1929a), «Naren the Beloved Disciple», The Life of Ramakrishna, Hollywood, California: Vedanta Press, pp. 169—193, ISBN 978-81-85301-44-0
  • Rolland, Romain (1929b), «The River Re-Enters the Sea», The Life of Ramakrishna, Hollywood, California: Vedanta Press, pp. 201—214, ISBN 978-81-85301-44-0
  • Rolland, Romain (2008), The Life of Vivekananda and the Universal Gospel (24 ed.), Advaita Ashrama, p. 328, ISBN 978-81-85301-01-3
  • Seifer, Marc (2001), Wizard: The Life and Times of Nikola Tesla : Biography of a Genius, Citadel, ISBN 978-0-8065-1960-9
  • Sen, Amiya (2003), Gupta, Narayani, ed., Swami Vivekananda, New Delhi: Oxford University Press, ISBN 0-19-564565-0
  • Sen, Amiya (2006), Indispensable Vivekananda: anthology for our times, Orient Blackswan, ISBN 978-81-7824-130-2
  • Sharma, Arvind (1988), «Swami Vivekananda’s Experiences», Neo-Hindu Views of Christianity, Leiden, The Netherlands: Brill, ISBN 978-90-04-08791-0
  • Sharma, Benishankar (1963), Swami Vivekananda: A Forgotten Chapter of His Life, Kolkata: Oxford Book & Stationary Co., ASIN B0007JR46C
  • Shattuck, Cybelle T. (1999), «The modern period ii: forces of change», Hinduism, London: Routledge, ISBN 978-0-415-21163-5
  • Sheean, Vincent (2005), «Forerunners of Gandhi», Lead, Kindly Light: Gandhi and the Way to Peace, Kessinger Publishing, ISBN 978-1-4179-9383-3
  • Shetty, B. Vithal (2009), World as seen under the lens of a scientist, Bloomington, Indiana: Xlibris Corporation, ISBN 978-1-4415-0471-5
  • Sil, Narasingha Prosad (1997), Swami Vivekananda: A Reassessment, Selinsgrove, Pennsylvania: Susquehanna University Press, ISBN 0-945636-97-0
  • Sooklal, Anil (1993), «The Neo-Vedanta Philosophy of Swami Vivekananda» (PDF), Nidan, 5
  • Thomas, Abraham Vazhayil (1974), Christians in Secular India, Madison, New Jersey: Fairleigh Dickinson University Press, ISBN 978-0-8386-1021-3
  • Thomas, Wendell (1 August 2003). Hinduism Invades America 1930. Kessinger Publishing. ISBN 978-0-7661-8013-0.
  • Vrajaprana, Pravrajika (1996). A portrait of Sister Christine. Calcutta: Ramakrishna Mission Institute of Culture. ISBN 978-8185843803.
  • Majumdar, R. C. (2000), Swami Vivekananda: A Historical Review, Advaita Ashrama, ISBN 978-81-7505-202-4
  • Paranjape, Makarand R. (2012). Making India: Colonialism, National Culture, and the Afterlife of Indian English Authority. Springer. ISBN 978-94-007-4661-9.
  • Ritananda, Swami (2013). «Swami Vivekananda: The personification of Spirituality». Swami Vivekananda: New Perspectives An Anthology on Swami Vivekananda. Ramakrishna Mission Institute of Culture. ISBN 978-93-81325-23-0.
  • Urban, Hugh B. (1 January 2007). Tantra: Sex, Secrecy, Politics and Power in the Study of Religion. Motilal Banarsidass Publisher. ISBN 978-81-208-2932-9.
  • Wuthnow, Robert (1 July 2011). America and the Challenges of Religious Diversity. Princeton University Press. ISBN 978-1-4008-3724-3.
  • Wolffe, John (2004). Religion in History: Conflict, Conversion and Coexistence. Manchester University Press. ISBN 978-0-7190-7107-2.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]