Селена Гомес

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Селена Гомес latin yazuında])
Селена Гомес
Selena Gomez
Фото
2013 елда Гомес
Туган исеме:

Селена Мари Гомес

Туган көне:

22 июль 1992(1992-07-22) (31 яшь)

Туу җире:

Гранд-Прейри, Техас, АКШ

Гражданлыгы:

АКШ байрагы АКШ

Һөнәр:

актриса, комик, җырчы, җырлар авторы, ЮНИСЕФ'ның ирекле илчесе

Карьера:

2002 елдан — бүгенге көнгә кадәр

IMDb:

ID 1411125

Рәсми сайт

Селе́на Мари́ Ти́фи-Го́мес (ингл. Selena Marie Teefey-Gomez[1]; 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендә туа) — Америка актрисасы, комик, җырчы, җырлар авторы һәм ЮНИСЕФның ирекле илчесе булып тора. «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» (2007) телесериалында катнашуы белән таныла һәм «Эмми» бүләгенә ия була.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Селена Мари Гомес 1992 елның 22 июлендә, АКШ'ның Техас штатындагы Гранд-Прейри шәһәрендәге Мэнди Корнетт һәм Рикардо Гомес гаиләсендә туа. Селенаның әтисе — латин-америкалы, ә әнисе итальян-инглиз чыгышлы[2]. Гомес үз исемен ул чордагы танылган җырчы - Селена хөрмәтенә ала[3]. Аңа 5 яшь булганда, аның әтисе белән әнисе аерылыша. Әнисе, театр актрисасы, үзенең кызын бер ялгызы гына тәрбияле һәм үзенең актер эшчәнлеге белән кызына да бу юлны сайларга ярдәм итә. 2006 елда Мэнди Брайан Тифига кияүгә чыга, шуннан соң Селена икеле фамилия йөртә башлый — Тифи-Гомес[4].

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомес берничә танылган фильмнарда һәм телесериалларда катнаша:

Ә 2009 елда исә, Вэйверли Плэйс тылсымчылары» телесериалыннан чыгып, тулыметражлы «Вэйверли Плэйс тылсымчылары кинода» исемле фильм дөнья күрә.

2008 елда Селена Гомес Hollywood Records студиясе белән шартнамә төзи, шуның нигезендә ул «Феялар» мультфильмына, «Көлсу турында тагын бер хикәя» фильмына, «Принцессаларны саклау программасы» һәм «Вэйверли Плэйс тылсымчылары» сериалына үз җырларын кертә. Үзенең төркеме «Selena Gomez & the Scene» берлектә ул «Kiss & Tell» дебютлы әлбүмен төзи. Әлбум 2009 елның сентябрь аненда АКШ'та чыга.

2010 елда Селена төп рольләрне «Рамона һәм Бизус» [5][6] һәм «Монте-Карло»[5][6] фильмынарында уйный.

2010 елда Селена шулай ук Люк Бессонның «Артур һәм ике дөнья сугышы» фильмында төп рольне башкарган Принцесса Селенияны тавышландыра.

Йолдыз буларак «Саннига шанс бирегез» сериалының 1-нче сезонның 13-нче сериясенә чакырыла.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Чыгу көне US
Billboard 200
Kiss & Tell 2009 елның 29 сентябре 4
A Year Without Rain 2010 елның 21 сентябре
When the Sun Goes Down 2011 елның 28 июне

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Selena Gomez an IMDb
  2. Selena Gomez and Jake T. Austin on being latin, archived from the original on 2010-12-25, retrieved 2011-02-13 
  3. Selena Gomez's Famous Name. E!Online.com (2008-08-22). әлеге чыганактан 2012-05-25 архивланды. 2009-11-05 тикшерелгән.
  4. Michelle Tan (2008-05). Is Selena Gomez... the Next Miley Cyrus?. People.com. 2009-11-05 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Vena, Jocelyn (2009-02-06). Selena Gomez To Star In 'Ramona and Beezus' Movie. MTV.com. 2009-10-21 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Kilday, Gregg (2009-02-05). Young actresses cast for 'Beezus and Ramona'. Reuters.com. 2009-10-21 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]