Сергей Иванов (1953)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Иванов (1953) latin yazuında])
Сергей Иванов
РФ президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле
Вазыйфага керешкән
2016 елның 12 августы
Туган 31 гыйнвар 1953(1953-01-31) (71 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Әти Борис Иванов[d]
Белем Питырбур дәүләт университетының филология факультеты[d], Тышкы разведка академиясе[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты
Сугышлар/бәрелешләр Беренче чечен сугышы һәм Икенче чечен сугышы

Иванов Сергей Борисович (31 гыйнвар 1953) — Россия дәүләт эшмәкәре, отставкадагы генерал-полковник. 2011-2016 елларда Россия Президенты Хакимияте башлыгы. Россия Федерациясе Иминлек Советы әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Борисович Иваново 1953 елның 31 гыйнварында Ленинград шәһәрсендә туган. 1975 елда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университеты филология факультетының тәрҗемә бүлеген һәм хәрби кафедрасын белем ала. 1974 елда Лингс техник көллиятендә (бөекбритания) инглиз телен камилләштерә.

1975 елда ССРБ Дәүләт иминлеге комитеты органнарына хәрби хезмәткә алына. 1976 елда КГБ-ның Югары курсы (Минск шәһәре), 1981 елда ССРБ Дәүләт иминлеге комитетының Кызыл Байраклы институтын белем ала.

1991-1998 елларда Россиянең Тышкы күзәтчелек хезмәтендә эшли.

2005 елның 9 май парадында

1998 елдан Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәте директоры урынбасары.

2001-2007 елларда Россия Федерациясенең Оборона министры.

2007-2008 елларда Россия Хөкүмәте Рәйесенең беренче урынбасары, 2005-2007 һәм 2008-2011 елларда Россия Хөкүмәте Рәйесенең урынбасары.

2011-2016 еллардаРоссия Президенты Хакимияте башлыгы.

2015 елдан Ростелеком Директорлар советы рәисе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]