Сергей Лавров (1950)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Лавров (1950) latin yazuında])
Сергей Виктор улы Лавров
Туган телдә исем Серге́й Ви́кторович Лавро́в
Туган 21 март 1950(1950-03-21) (73 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм 1414 санлы мәктәп[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, Чит ил эшләре министры (2004 елдан)
Эш бирүче Русия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгы[1] һәм АКШ һәм Канада: икътисад, сәясәт, мәдәният[d]
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Мария Лаврова[d]
Балалар Екатерина Сергеевна Лаврова[d]

 Сергей Виктор улы Лавров Викиҗыентыкта

Сергей Виктор улы Лавров (рус. Серге́й Ви́кторович Лавро́в; 21 март, 1950 , Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министры (2004 елдан), Россия Иминлек Шурасының даими әгъзасы. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче. Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 елда Мәскәүдә туган. Әтисе — Тбилисилы әрмән (Калантаров), әнисе — рус.

1972 елда Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Мәскәү дәүләт институтын (МГИМО) тәмамлаган.

Инглиз, француз һәм сингал (Шри-Ланка) телен белә.

1972-1976 елда Шри-Ланкада ССРБ илчелегендә стажер булып эшләгән.

1981-1988 — БМОда ССРБ даими вәкиллегенең олы киңәшчесе һәм беренче сәркәтибе булып эшләгән.

1994-2004 елларда БМОда Россия Федерациясенең даими вәкиле.

2004 елдан — Россиянең Чит ил эшләре министры.

Россия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән АКШ Дәүләт сәркәтибе Джон Керри авыр сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2013 елның 14 сентябрендә Сүрия турында (химик коралны юк итү) килешүне төзиләр.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]