Сергей Шойгу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Шойгу latin yazuında])
Сергей Шойгу
Россия Федерациясенең саклану министры
Туган 21 май 1955(1955-05-21) (68 яшь)
Чадан, Тыва айрат өлкәсе[d], РСФСР, СССР
Милләт тывалы
Җефет Ирина Шойгу[d]
Әни Александра Шойгу[d]
Әти Кужугет Шойгу[d]
Белем Краснаяр дәүләт тихникә үнивирситите[d]
Сугышлар/бәрелешләр Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)

Серге́й Кужуге́т улы Шойгу́ (рус. Сергей Кужугетович Шойгу, тыв. Сергей Күжүгет оглу Шойгу , 21 май 1955, Чадан, Тыва АӨ, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2012 елның 6 ноябреннән Россия саклану министры. Армия генералы (2003). Россия Федерациясе Каһарманы (1999).

Тәрҗемәи хәл

Сергей Шойгу 1955 елның 21 маенда Чадан шәһәрендә (хәзерге Тыва Республикасы) район гәзите мөхәррире һәм зоотехник гаиләсендә туган.

1972—1977 елларда Красноярск политехника институтында укыган һәм «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1977 елдан Себер төзү терестларында эшләгән һәм унбер ел эчендә мастердан трест идарәчегә кадәр юлны узган.

Сәяси карьера

Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев, 2003

1989 елда КПССның Абакан шәһәр комитетының икенче сәркатибе, 1990 елдан Красноярск край комитетының инспекторы булган. 1990 елда Мәскәүгә китә, анда РСФСР архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары вазифасын алган.

1991 елда Шойгу Россия коткаручылар корпусы башлыгы сайлауларында җиңә; июльдә аның исеме РСФСР гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты итеп үзгәртелә, Шойгу аның башында торган. 1991 елның августындагы вакыйгалар барышыда Ельцинны актив рәвештә яклаган. 1991 елның көзендә Шойгу барлык граждан саклану көчләре үз контроле астына тапшыруына ирешкән, комитет РФ президенты буйсынуына күчкән.

1992—1993 елларда осетин-ингуш, абхаз, Төньяк Осетия низагларның җайлаштыруында катнашкан. 1993 елның октябрендәге вакыйгаларында яңадан Ельцинны яклый.

1994 елда гадәттән тыш комитеты министрлыкка үзгәртеп корыла, шулй итеп, Шойгу гадәттән тыш министры булып киткән.

2000 елда «Бердәмлек» фикасенең башында торган, соңрак ул «Ватан» (Юрий Лужков) һәм «Бөтен Россия» (Минтимер Шәймиев) фиркаләре белән «Бердәм Россия» фиркасенә үзгәртеп корылган.[1] 2009 елдан — Россия география җәмгыяте президенты.

2012 елның апрель—ноябрь айларында Мәскәү өлкәсе губернаторы булып торган.[2] 6 ноябрендә саклану министры вазифасына билгеләнгән.[3]

Галерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар