Стево Пендаровски

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стево Пендаровски latin yazuında])
Стево Пендаровски
5нче Төньяк Македония президенты
Вазыйфага керешкән
2019 елның 12 мае
Шәхси мәгълүмат
Туган 3 апрель 1963(1963-04-03) (60 яшь)
Югославия, Өскеп
Сәяси фирка МСДБ
Җефет Гёргиевская, Элизабета[d]
Белем Өскеп Изге Кирилл һәм Мефодий университеты

Стево Пендаровски (мак. Стево Пендаровски, 1963 елның 3 апреле, Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте, Македония Социалистик Җөмһүрияте, Скопье) — македон сәясәтчесе, политология профессоры, 2019 елның 21 апрелендә узган сайлауларда Төньяк Македония президенты итеп сайланды.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стево Пендаровски сайлаулар вакытында. 2019

1963 елның 3 апрелендә Югославия Социалистик Федератив Җөмһүриятенә кергән Македония Социалистик Җөмһүрияте административ үзәге Өскеп (Скопье) шәһәрендә туган. Өскеп Изге Кирилл һәм Мефодий университетының юридик факультетында бакалавриат (1987), магистратура тәмамлаган. Политология докторы дәрәҗәсе бар. 2008 елдан Өскеп Америка көллияте университетының сәясәт фәннәре факультетында халыкара хәвефсезлек, тышкы сәясәт һәм глобальләштерү буенча доцент вазифасында.

19982001 елларда Македония Җөмһүриятенең тышкы эшләр министрлыгында министр Любомир Фрчкоскиның иҗтимагый элемтәләр буенча ярдәмчесе, анализ һәм тикшеренүләр бүлеге башлыгы.

20012004 елларда илнең 2нче президенты Борис Трайковскийның милли хәвефсезлек һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

20042005 елларда илнең дәүләт сайлау комиссиясе рәисе.

20052009 елларда илнең 3нче президенты Бранко Црвенковскийның милли хәвефсезлек һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

2014 елда узган президент сайлауларында икенче урынны ала.

20162017 елларда НАТО милли координаторы вазифасында.

2019 елның 21 апрелендә (беренче тур) узган сайлауларда икенче турга уза. 5 майда узган икенче турда Төньяк Македониянең 5нче президенты итеп сайланды.

Сәяси карашлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стево Пендаровски илнең НАТОга һәм Европа берлегенә керүе өчен тырыша, шуның өчен илнең атамасын Македония Җөмһүриятеннән Төньяк Македония итеп үзгәртү турында Греция белән килешүне имзалау яклы була [1].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]