Стивен Спилберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стивен Спилберг latin yazuında])
Стивен Спилберг
Туган телдә исем ингл. Steven Allan Spielberg
Әйтелеш
Туган 18 декабрь 1946(1946-12-18) (77 яшь)
Цинциннати, Огайо, АКШ
Милләт яһүди
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары[1]
Әлма-матер Лоң-Бичтәге Калифорния университеты[d], Saratoga High School[d] һәм Arcadia High School[d]
Һөнәре фильм төшерүче, сценарий язучы
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Кейт Кэпшоу[d]
Балалар Саша Спилберг[d], Джессика Кэпшоу[d], Max Spielberg[d], Сойер Спилберг[d], Theo Spielberg[d] һәм Destry Allyn Spielberg[d]
Ата-ана
Кардәшләр Энн Спилберг[d]
Бүләк һәм премияләре «Оскар» (1993, 1998)
«Алтын глобус» (1982, 1993, 1998)
BAFTA (1993)

 Стивен Спилберг Викиҗыентыкта

Сти́вен А́ллан Спи́лберг (ингл. Steven Allan Spielberg; 18 декабрь 1946 ел, Цинциннати, АКШ) — сценарист, продюсер һәм иң уңышлы американ режиссёрларның берсе.

Яшь чаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стивен Спилберг Цинциннатида (Огайо штаты, АКШ) инженер булып эшләгән Арнольд Спилберг һәм профессиональ пионист Лея Адлер гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә Энн, Сью һәм Нэнси исемле тагын өч бала була. Стивенның балачагы Аризона һәм Нью Джерси штатларында уза.

Ата-анасы аерылышканнан соң ул әтисе белән Калифорния штатындагы Саратогага күченә. Аның өч бертуган сеңлесе әнисе белән Аризонада кала. 1965 елда Стивен Саратога Югары мәктәбен тәмамлый.

Беренче кыска фильмнарын ул 10 яшьләрендә әтисе бүләк иткән камерага төшерә.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калифорниядә Стивен ике тапкыр Көньяк Калифорния университетының киномәктәбенә кереп карый, ләкин аны алмыйлар. Аннары ул техник колледжка керә, ял көннәрендә исә 20 минутлык «Эмблин» фильмын төшерә. Бу фильмга гаять югары бәя биргән Universal Pictures компаниясе 1969 елда аның белән «Төнге галерея» сериалының беренче эпизодын төшерүгә килешмә төзи.

Ике елдан ул «Дуэль» исемле тулы метражлы беренче фильмын төшерә.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1959The Last Gun (Соңгы корал)
  • 1961Fighter Squad (Хәрби взвод)
  • 1964Firelight (Күктәге утлар)
  • 1968Amblin (Эмблин)
  • 1971Duel (Дуэль)
  • 1974The Sugarland Express (Шугарленд экспрессы)
  • 1975Jaws (Теш казналары)
  • 1977Close Encounters of the Third Kind (Өченче дәрәҗә якын мөнәсәбәтләр)
  • 19791941 (Мең тугыз йөз кырык беренче)
  • 1981Raiders of the Lost Ark (Индиана Джонс: җуелган көймә эзләреннән)
  • 1982E.T. the Extra-Terrestrial (Башка планетадан килгән)
  • 1984Indiana Jones and the Temple of Doom (Индиана Джонс һәм язмыш сарае)
  • 1985The Color Purple (Җете кызыл төс)
  • 1987Empire of the Sun (Кояш империясе)
  • 1989Indiana Jones and the Last Crusade (Индиана Джонс һәм соңгы тәре явы)
  • 1989Always (Һәрчак)
  • 1991Hook (Ыргак-капитан)
  • 1993Jurassic Park (Юра дәвере паркы)
  • 1993Schindler’s List (Шиндлер исемлеге)
  • 1997The Lost World: Jurassic Park (Җөелган дөнья: юра периоды паркы)
  • 1997Amistad (Амистад)
  • 1998Saving Private Ryan (Гаскәр Райанны коткару)
  • 2001Artificial Intelligence: AI (Ясалма зиһен)
  • 2002Minority Report (Махсус фикер)
  • 2002Taken (Урланганнар)
  • 2002Catch Me If You Can (Булдыра алсаң, мине тотып кара)
  • 2004The Terminal (Терминал)
  • 2005War of the Worlds (Дөньялар бәрелеше)
  • 2005Munich (Мюнхен)
  • 2008Fourth Installment of the Indiana Jones Adventures (Индиана Джонс һәм бәллүр баш сөяге)
  1. Museum of Modern Art online collection