Судет таулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Судет таулары latin yazuında])

Судет таулары
пол. Sudety, чех. Sudety, алман. Sudeten
50°45′00″ т. к. 15°53'00" кч. о. (G) (T)
ИлләрЧехия Чехия
Алмания Алмания
Польша Польша
Барлыкка килү периодыПалеозой
Мәйдан49 739 км²
Озынлык347 км
Киңлек310 км
Иң биек ноктасы1602 м [1]
Судет таулары (Аурупа)
 Судет таулары Викиҗыентыкта

Судет таулары яки Судетлар (полякча һәм чехча Sudety, алман. Sudeten) — Үзәк Аурупада урнашкан таулар. Алмания, Польша һәм Чехия дәүләтләре территорияләрендә урнашканнар. Иң биек урыны — 1602 м (Снежка тавы). Нигездә, грәнит, гнейс, комташ, сланецлардан төзелгән. Тау түбәләре яссы, битләүләре текә. Югары пояста альп типлы рельеф шәкелләре, мореналы күлләрне очрап була.

Судет тауларыннан Эльба, Одра, Морава елгалары башлана.

Климаты уртача, гыйнварның уртача температурасы —4°…—7°, июльнеке 8…14°. Еллык явымнар саны 700—1400 мм.

Тау битләүләре урман вә куаклыклар белән капланган, тау түбәләрендә болыннан һәм торфлы җирләр күп. Бальнеологик курортлар бар. Туризм үсеш алган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җирләр судет алманнарының милли хәрәкәте белән бергә танылдылар. 1938 елда Мюнхен килешмәсе буенча Судетлар Гитлер Алманиясе тарафыннан аннексияләнде. Бу вакыйганы Икенче Бөтендөнья сугышына китергән конфликтларның берсе булып саныйлар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]