Таллыкурган

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таллыкурган latin yazuında])
Талдыкорган
Карта
Ил Казакъстан
Өлкә Җидесу өлкәсе (Казакъстан)
Координатлар 45°1'тн, 78°22'кнч
Башлык Карасаев, Багдат Абильмажинович[d]
Нигезләнгән 1868 ел
Элеккеге исемнәр Гавриловка, Талды-Курган
Халык саны 123 038 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Телефон коды +7 7282
Почта индексы 040000
Рәсми сайт taldykorgan.gov.kz
Кардәш шәһәрләр Анталия һәм Манчистыр

Талдыкорган (каз. Талдықорған, рус. Талды-Курган, Талдыкорган) — Казакъстан Республикасы шәһәре, 2022 елга кадәр Алматы өлкәсенең, 2022 елның 8 июненнән Җидесу өлкәсенең административ үзәге.

Халык саны — 123 038 кеше (2009).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Җидесу үзәгендә, Җунгар Алатавының алдыныда, тамагы янында урнашкан.

Тимер юл станциясе. Аэропорт. 604 авиабазасы.

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Талдықорған» сүзе казакъчадан "таллы курган" дигәнне аңлата.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1868 елда Гавриловка авылы буларак нигезләнгән. 1920 елда аңа Талды-Курган исем кушылган.

1930 елдан — Казакъ АССР-ы Алматы округының Талды-Курган районының үзәге. 1944 елдан — шәһәр.

1944—1959 һәм 1967—2001 елларда — Талды-Курган өлкәсе үзәге. 2001 елда Алматы өлкәсе үзәге булып тора.

2022 елның 8 июненнән яңа оештырылган Җидесу өлкәсенең административ үзәге.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 1999[6] 2009[6]
41 418 60 601 87 948 119 149 97 996 123 038

Милли состав (2010): казакълар — 65,0%, руслар — 25,5%, кореялылар — 3,6%, татарлар — 1,9%, алманнар — 1,1%.[7]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аккумулятор заводы, машинналар төзү заводы, төрле фабрикалар, төзү материллар комбинаты.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]