Танганьика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Танганьика latin yazuında])
Танганьика
Сурәт
Күлгә коючы елгалар Рузизи[d], Malagarasi River[d], Каламбо[d] һәм Mulobozi[d]
Күлдән ага торган елгалар Лукуга[d]
Су җыю бассейны Конго бассейны
Объектның бассейны илләре Бурунди, Конго Демократик Җөмһүрияте, Танзания һәм Замбия
Бассейн мәйданы 231 000 км²
Дөнья кисәге Африка
Дәүләт  Танзания
 Конго Демократик Җөмһүрияте
 Бурунди
 Замбия
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 773 метр
Озынлык 673 km
Киңлек 72 ± 1 km
Вертикаль тирәнлек 1433 метр һәм 570 метр
Мәйдан 32 900 км²
Күләм 18 900 кубический километр
Харита сурәте
Карта
 Танганьика Викиҗыентыкта

Танганьика элекке исеме Таганайка[1][2][3][4]) — үзәк Африкадагы зур күл. Озынлыгы буенча иң озын төче сулы күл.

Планетада (Байкал белән беррәттән) тирән һәм борынгы күл. Күләме һәм тирәнлеге буенча Танганьика төче сулы күлләр арасында, Байкалдан калышып, икенче урында[5]. Күл ярлары дүрт илгә карый — Конго Демократик Республикасы, Танзания, Замбия һәм Бурунди.

Танганьика күле диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 773 метр биеклектә урнашкан, һәм Көнчыгыш Африканың борынгы риф системасы өлеше булып тора. Күл дөньяның иң зур елгаларының берсе - Конго бассейнына карый.

Күл 1858 елда инглиз сәяхәтчеләре Р. Бёртон һәм Дж. Спик тарафыннан ачылган.

Топонимы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер фараз буенча «Танганьика» исеме «Етанга янья» сүзеннән килеп чыккан, күлнең көньягында яшәүче бемба кабиләсе теленнән тәрҗемә иткәндә, «балык тулы су савыты» дигәнне аңлата.

Икенче фараз буенча, күлгә исемне суахили халкы биргән. Бу шикле фараз, чөнки суахили халкы бу Бөек Африка күлләре районының җирле халкы түгел, алар Һинд океаны ярларыннан күчеп килгән.

Характеристикалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика күле, июнь 1985

Күл 676 км озынлыкка сузылган һәм уртача киңлеге 50 км. Күлнең мәйданы 32900 км². Уртача тирәнлеге 570 метр, максималь тирәнлеге — 1470 метр. Күләме — 18900 км³[6]. Танганьика диңгез өсте тигезлегеннән 773 метр биеклектә урнашкан. Күл, Көнбатыш Африка Җир кабыгы кытыршы урында Альбертин риф упкынында урнашкан. Танганьика — риф үзәненең борынгы һәм эре күле[5]. Яр буе ланшафты, кагыйдә буларак, текә, тик көнчыгыш яры сөзәк. Биеклеге 2000 м җиткән көнбатыш яры Көнчыгыш Африка риф зонасыннан барлыкка килгән.

Күл берничә чыганактан туена, бассейн мәйданы 231 мең км². Күлгә коючы иң зур елга - Рузизи елгасы. Көнбатыштан Малагараси (инг. Malagarasi River) елгасы коя. Килеп чыгышы буенча Малагараси елгасы, Танганьикага карагында борынгырак һәм элек Конго елгасына койган. Бердәнбер агып чыгучы елга — Лукуга (Lukuga), күлнең көнбатыш яры уртасыннан агып чыга да, Заир елгасына кушыла, аннары Атлантик океанга коя[7]. Күл суының еллык кереме 64,8 км³, шуның 40,9 км³ явым-төшемгә туры килә (63 %) һәм 23,9 км³ (37 %) елгалардан туена. Су чыгымының зур өлеше — 61,2 км³ (94,4 %) парга әйләнүгә туры килә, Лукугу елгасы белән чыгым 3,6 км3 (5,6 %) дип билгеләнә. Уртача су температурасы 25 °C, pH уртача 8,4. Күлнең тирәнлеге һәм тропик пояста урнашуы су әйләнешенә мөмкинлек бирми, ягъни суның өске өлеше аскы өлеше белән буталмаган меромиктик су яткылыгына әверелә.

Эссе климат шартларында су тиз парга әйләнү сәбәпле, су күләме коючы елгалар, бигрәк тә Рузизи елгасына бәйле. 12000 ел элек Рузизи елгасы Танганьика күленә коймаган.

Рузизи Киву күленнән агып чыга, элек бу күл бассейны Нил бассейндагы Эдуард күленә караган. Тик вулканнар атылудан соң гына бассейннар хәзергечә бүленгән. Борынгы яр сызыгы эзеннән билгеле, Танганьика күләме 300 метр түбәнрәк булган һәм күл диңгезе белән тоташмаган. Хәзерге торышы да тотрыклы түгел, 1858 елда европалылар күлне ачканда диңгез белән тоташмаган булуы мөмкин.

Шулай ук, төрле тарихи дәвердә Танганьиканың төрле коючы һәм агып чыгучы елгалары булуы мөмкин. Күлгә коючы су күләме аз булса, һава температурасы күтәрелүе су күләмен төшерергә мөмкин.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика күле тирәнлеге Каспий диңгез һәм Байкал күле белән чагыштырганда

Танганьика флорасы һәм фаунасы бик бай. Күлдә гиппопотам, тимсах, су кошлары, кысла сымаклар, төрле промысл балыклары тереклек итә. Аквариум балыклары тоту яр буе илләре хуҗалыгында мөһим урын алып тора.

Күлдә эндемик организмнар тереклек итә, шул исәптән Cichlidae (цихлид) гаиләсендәге организмнар. Күлдәге 200-дән артык балык төренең 170-е эндемик.

Икенче бер үзенчәлеге, Танганьика күлендә яшәүчеләрнең диңгез хайваннары белән охшашлыгы бар. Бу күренеш, күл үз тарихында бер вакытта да кипмәгән, шундагы фауна үлмәгән, тик эволюция дәверендә яңа формалар белән тулыланган икәнен исбатлый. Моннан тыш, Танганика озак дәвер хуҗалык күл булган, хайваннар дөньясы башка су яткылыкларына изоляциядә үскән.

Яшәү мөхите[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика 200 м тирәнлеккә кадәр тереклек өчен яраклы, түбәндәрәк сероводород концентрациясе арта һәм тереклек бөтенләй диярлек юк.

Балык запасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Neolamprologus cylindricus

Танганьика күленең балык запасы җирле халык өчен борын заманнардан безнең көнгә кадәр төп азык-төлек, икътисади социаль иминлек чыганагы булып тора[5].

Сельд, сардин, лимнотрисса миодон (инг. Limnothrissa miodon), столотрисса танганьикская (инг. Stolothrissa tanganicae), шулай ук дүрт төр Centropomidae (инг. Centropomidae) Lates (инг. Lates): Lates stappersii (инг. Lates stappersii), Lates angustifrons (инг. Lates angustifrons), Lates mariae (инг. Lates mariae), Lates microlepis (инг. Lates microlepis) төп промысел балыклары булып тора.

Су[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика су температурасы төрле катламнарда төрлечә. Өске катламында 24-30 градус булса, аска төшкән саен салкыная. Табигый агым һәм су тыгызлыгы төрлечә булганга су буталмый, түбән катламда 6-8 градус кына кала.

Танганьика су үтә күренмәле (30 метрга тикле). Суда күп булмаган концентрациядә бик күп тозлар эрегән, су составы буенча сыекланган диңгез суын хәтерләтә. Су катылыгы 8-15 градус (башлыча магний тозлары булуы белән бәйле). Су реакциясе селтеле, РН 8,0 — 9,5.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соңгы елларда күлнең экологик хәле катлаулы, бигрәк тә Бурунди ярында кискен.

Танганьика күле суына сәнәгать, авыл хуҗалыгы, көнкүреш калдыклары ташлана.

Су үткәргечләр һәм канализация булмаганга, яр буендагы авыллар табигый хаҗәтен суга агыза, шул ук вакытта көнкүреш өчен суны шул күлдән ала. Шул сәбәпле, Бурундида холера кебек авырулар кискен артуы күзәтелә.

Соңгы вакытта яңа төр үсемлекләрнең таралуы Танганьика экосистемасына янаучы хәвеф булып тора.

Иң хәвефлесе - су гиацинты (лат. Eichhornia crassipes). Тиз үсүче бу үсемлек су өстен каплый, бу катлам кояш нурларын үткәрми һәм кислород алмашу режимын боза. Бу күренеш судагы организмнарның миграция һәм үлеменә китерә. Суднолар йөрүе кыенлаша.

Икътисади әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика тирә яктагы дәүләтләр өчен мөһим база булып хезмәт итә. Күл эчә торган су, азык чыгынагы, транспорт юлы булып хезмәт итә. Яр буенда таза пляжлар, утраулар һәм диңгез култыклары булган өчен күлнең экотуризм өчен потенциалы зур.

1995 елда балык тоту белән 45 мең кеше мәшгуль булган, балык тотучы суднолар исәбе 20 мең берәмлектән арткан.

Яр буе инфраструктурасы һәм туризм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

240 000 кеше яшәгән Бужумбура шәһәре Танганьиканың эре шәһәр-порты булып тора, икенче урында Калеми (Конго) һәм Кигома (Танзания) калалары. Бу калалардан Дар-әс-Сәлам һәм Һинд океаны белән тимер юл бәйләнеше бар. Яр буендагы шәһәрләр белән судно угы булдырылган. Инфраструктура күлнең төньягында һәм көньягында нык үскән. Төньяк өлешендә яр буйлап асфальт юл салынган. Замбия яры буйлап, бик бай булмаган турислар өчен, эконом сыйныф кунакханәләр урнашкан. Кунакханәләр Касаба, Ндоле, Нкамба һәм Исанга кебек матур култыкларда төзелгән. Кунакханәләргә гасыр башында немецлар төзегән тимер юл белән барырга була.

Конго яры буенда экзотика яратучы туристлар өчен кечкенә өйләр төзелгән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Танганьика күле Танзания, Конго Демократик Республикасы, Замбия һәм Бурунди илләре өчен мөһим пассажирлар һәм йөк ташу артериясе булып тора. Бу илләрдә автомобильләр өчен юллар төзү үсеш алмаган, шуңа су юлы мөһим транспорт исәпләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И смеются, заливаются / Так, что дубы сотрясаются / На далёкой Танганайке, / На широкой Лимпопо — Корней Чуковский
  2. Я читал об одном англичанине, который задумал исследовать берега таинственной Танганайки — А.Т. Аверченко
  3. И была она покорна, / Как прирученная лайка, / Как особенный, отборный / Чёрный негр из Танганайки — Н.Я. Агнивцев
  4. Проф. Д.П. Григорьев, Лимнология. Гидрология озера Танганайка, Природа, 1978
  5. 5,0 5,1 5,2 V. T. Langenberg. On the limnology of Lake Tanganyika. Thesis Wageningen University, The Netherlands.ISBN 978-90-8504-784-1. P.13-23
  6. Datbase Summary: Lake Tanganyika. www.ilec.or.jp. әлеге чыганактан 1999-11-10 архивланды. 2008-03-14 тикшерелгән.
  7. Кравчук П.А. Рекорды природы. — Любешов: Эрудит, 1993. — 216 с. ISBN 5-7707-2044-1.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]