Татар Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Википедиясе latin yazuında])
Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 123
Битләр саны 786 889
Үзгәртүләр саны 4 137 805
Теркәлгән кулланучылар 51 142
Актив кулланучылар 79
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Статус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].

Статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 123 мәкалә бар, 6654 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 605 581 2 960 275 40 438 32 461 510 1 579 251 3145 20 165.8
2 tt Татар 2003 501 123 786 889 6654 4 137 805 51 142 79 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 486 577 318 337 1 558 427 49 355 104 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 377 972 329 3291 4 219 448 130 031 829 16 32.8
5 kk Казакъ 2002 236 507 632 401 11 104 3 309 939 155 415 368 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 380 562 184 16 970 7 568 169 289 541 625 14 44.6
7 ky Кыргыз 2002 79 172 110 162 2681 471 970 40 092 99 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 590 182 467 1505 1 271 061 41 150 84 5 24.3
9 cv Чуваш 2004 52 773 110 777 537 820 459 35 153 45 2 8.9
10 crh Кырым-татар 2008 28 022 51 482 0 217 081 26 650 40 2 3
11 sah Саха 2008 17 393 51 904 1765 405 642 25 370 35 3 30.8
12 tk Төрекмән 2004 6848 16 650 340 251 500 28 841 37 3 30.9
13 ug Уйгур 2012 5982 15 617 0 158 798 22 402 29 1 26.4
14 gag Гагауз 2010 2811 6655 0 69 362 14 553 17 1 19.5
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 198 10 676 14 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 4677 14 441 23 77 700 12 387 46 4 23.5
17 tyv Тыва 2013 3519 12 689 0 47 427 9427 23 1 25.4
18 alt Алтай 2021 1094 6175 0 46 400 2968 16 4 162.1


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Tatar.info проектының эмблемасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]