Томас Мор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томас Мор latin yazuında])
Томас Мор
Туган телдә исем ингл. Thomas More
Туган 7 февраль 1478(1478-02-07)
Лондон
Үлгән 6 июль 1535(1535-07-06) (57 яшь)
Лондон
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Күмү урыны Часовня Святого Петра в оковах[d], Церковь Святого Дунстана (Кентербери)[d] һәм Chelsea Old Church[d][1][2]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Бөекбритания Бөекбритания
Әлма-матер Линкольнс-Инн[d] һәм Magdalen College School[d]
Һөнәре хокукчы, сәясәтче, язучы
Җефет

Джейн Кольт (15051511 елларда)

Элис Миддлтон (1511-1535 елларда)
Балалар Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
Ата-ана
Кардәшләр Elizabeth More[d][4]

 Томас Мор Викиҗыентыкта

Томас Мор, ингл. Thomas More (1478, Лондон1535, Лондон) — Англия гуманисты, дәүләт эшлеклесе, язучы, утопик социализмга нигез салучыларның берсе. Эразм Роттердамлының дусты. Англия канцлеры (1529-1532). Католик булу сәбәпле, англикан чиркәве югары башлыгы саналучы корольгә ант итми, илне сатуда гаепләнә һәм җәзага тартыла. Англикан чиркәве тарафыннан изге дип табылган (1935).
«Утопия» әсәрендә (1516) шәхси мөлкәт булмаган, сәнәгать һәм көнкүреш иҗтимагый, хезмәт мәҗбүри булган фантастик идеаль җәмгыять үрнәген бирә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1478 елның 7 февралендә Лондонда билгеле юрист гаиләсендә туган. Үз чорына күрә, бик яхшы белем алган: әүвәл грамматик мәктәпне, аннары Оксфорд университетын һәм Лондон юридик мәктәбен тәмамлаган. Оксфордта укыганда гуманитар мәсьәләләр белән кызыксынучы яшь галимнәр белән элемтәгә керә. Алар җәмгыятьтәге тигезсезлекнең һәм көчле катламның изү сәбәпләрен ачарга омтыла. Борынгы әдәбият һәм фәлсәфәне өйрәнә. Уку йортында укыганда, дөньяга карашы ныгый: интеллектуал фетнәче, урта гасырлар җәмгыятендә урнашкан төшенчәләрне һәм нормаларны җимерүче исемен ала. Оксфорд түгәрәге аша Яңарыш чорының күренекле вәкиле, Һолландия һуманисты, филологы, язучысы Эразм Роттердамлы (1469-1536) белән танышып, гомерлек дуслык урнаштыра.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белем алгач, әтисе юлыннан китәргә тиеш була. Тиз арада Лондонда «намуслы белгеч» дигән даны тарала. 1504 елда 26 яшендә Англия парламентына сайлана. 1510 елда яңадан парламентка сайлана, Лондон шерифы ярдәмчесе була. 1515 елда корольнең мөһим дипломатик йөкләмәсе белән Фландриягә бара. 1517 елда король Генрих VIII Т. Морны үзенең киңәшчесе итеп билгели. Дәүләт хезмәтендә тиз күтәрелә, әһәмиятле дәүләт вазифаларын били. 1529 елдан Англия лорд-канцлеры, ритсер дәрәҗәсенә ирешә.

Дәүләт хезмәте белән бергә әдәби иҗат белән дә шыгыльләнергә вакыт таба. «Лютерга җавап бирү» әсәрендә католик диненең нигез принципларын яклый, динне реформалаштыру яклы булганнарга каршы чыга. Өлкәнәя барган саен, яшь чагындагы фикерләрен үзгәртә. Европа мәдәниятенең нигез ташы булган католик динен яклый. Король Генрих VIII башлаган динне үзгәртеп кору чорында сайлау алдында кала: дәүләт мәнфәгатьләрен сатучы исемен күтәреп, җәза алу яки инануларыңа каршы барып, «чиркәүнең иң югары башлыгы» дип игълан ителгән корольгә ант итү. Т. Мор беренче юлны сайлый, «Югары дәрәҗә турындагы акт»ны кабул итми, отставкага китәргә мәҗбүр була. Аны Тауэрга ябалар, 1535 елның 6 июлендә җәзага тарталар (башы чабыла).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томас Морга һәйкәл. Челси
  • I хатыны Джейн Кольт (1477-1511)
    • Балалары Маргарет, Элизабет, Сесиль, Джон
      • Алиса Кресакр дигән ятим кызның опекуны була, соңыннан кыз Т. Морның улы Джонга кияүгә чыга.
  • II хатыны (1511 елдан) Элис Мидлтон

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Томас Мор. Утопия (латинчадан тәрҗемә). М.: Наука, 1978.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]