Томаш Масарик

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томаш Масарик latin yazuında])
Томаш Масарик
Туган телдә исем чех. Tomáš Garrigue Masaryk
Әйтелеш
Туган 7 март 1850(1850-03-07)
Гөдиң, Моравия, Австрия империясе
Үлгән 14 сентябрь 1937(1937-09-14) (87 яшь)
Ланы, Чехословакия
Күмү урыны Ланское кладбище[d] һәм Grave of Masaryk family[d]
Яшәгән урын birth house of Tomáš Garrigue Masaryk[d]
house of Tomáš Garrigue Masaryk[d][1]
Мутенице (Годонин)[2]
Чейч[3]
Брно[4]
Вена[5][6]
Лейпциг[7]
Вена[8]
Прага[9]
Лондон[10]
Пражский Град[d][11]
Ватандашлыгы Цислейтания[d]
Чехословакия
Әлма-матер Вена университеты[d][12] һәм Венская академическая гимназия[d][13]
Һөнәре сәясәтче, фәлсәфәче, педагог, язучы, социолог, университет профессоры, журналист, укытучы
Эш бирүче Вена университеты[d], Карл университеты[d] һәм Лондон король көллияте[d]
Сәяси фирка Младочехи[d]
Җефет Шарлотта Гарриг[d][14][15]
Балалар Alice Masaryková[d], Герберт Масарик[d], Ян Масарик[d] һәм Olga Masaryková[d]
Ата-ана
Кардәшләр Ludvík Masaryk[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]

 Томаш Масарик Викиҗыентыкта

Томаш Гарриг Масарик (чех. Tomáš Garrigue Masaryk, 7 март 1850(18500307), Гөдиң, Моравия, Австрия империясе, — 14 сентябрь 1937, Ланы, Чехословакия) — чех фәлсәфәчесе, Австрия-Маҗарстанның һәм Чехословакиянең дәүләт эшлеклесе, Чехословакиянең беренче президенты (1918–1935).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Словак-алман эшче гаиләсендә туган. Брнода һәм Венада мәктәптә, аннары Венада һәм Лейпцигта университетта укый. 1882 тән Праһа уинверситетында фәлсәфә профессоры. 1883 тә Athenaeum, listy pro literaturu a kritiku vědeckou («Атенәум, әдәбият һәм фәнни тәнкыйть битләре») чех телле мәдәни журналын нигезли һәм аның баш мөхәррире була. 1891—1893 һәм 1907—1914 елларда Австрия-Маҗарстан рейхсраты депутаты. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Австрия-Маҗарстанны фидирәлләштерү тарафдары булган. 1915 тә Чехословакия бәйсезлеге өчен сәяси хәркәткә кушыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында мөһаҗирлектә (Швейцария, Италия, Бөекбритания, Франция, Россия империясе, АКШ). 1917—1918 дә Россиядә Чехословак корпусын оештыруда катнаша.[17] Австрия-Маҗарстан империясе таркалгачтын (1918) Чехословакия президенты итеп сайланыла. 1920, 1927, һәм 1934 елларда президент вазыйфасына кабат сайланыла. 1935 тән истигъфада. 1937 дә вафат булган.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1920 еллардан башлап, Томаш Масарик хөкүмәте, Ватандашлар сугышы вакытында ак чехлар тарафыннан Россиядән алып чыгылган алтын запасы барәбәренә, кайбер рус мөһаҗирләренә стипендия-пособие түләп тора. Мәсәлән, рус шагыйрәсе М. Цветаеваның ире Сергей Эфрон әлеге стипендиягә Праһада университет тәмамлау мөмкинлеге ала һәм гаиләсенең, Франциягә күченгәч тә, шул акчага яшәп торуы мәгълүм. Алман фашистлары 1938 елда Чехиягә һөҗүм иткәч, М. Цветаева, үзенә сыену урыны һәм яшәргә акча биргән илне яклап, «Чехиягә шигырьләр» (рус. Стихи к Чехии) шәлкемен яза[18].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=21&misto=Bydliste-Masarykovy-rodiny-1856%E2%80%931862
  2. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=31&misto=Bydliste-Masarykovy-rodiny-1852%E2%80%931853
  3. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=23&misto=Bydliste-Masarykovy-rodiny-1858%E2%80%931859,-1864
  4. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=261
  5. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=21
  6. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=223
  7. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=243
  8. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=228
  9. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=33
  10. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=285
  11. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=44
  12. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=220
  13. http://tg-masaryk.cz/mapa/index.jsp?id=219
  14. marriage registry
  15. ČT24 — 2017.
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 записи о рождениях
  17. Preclík, Vratislav. Masaryk a legie (Masaryk and legions), váz. kniha, 219 pages, first issue vydalo nakladatelství Paris Karviná, Žižkova 2379 (734 01 Karvina, Czech Republic) ve spolupráci s Masarykovým demokratickým hnutím (Masaryk Democratic Movement, Prague), 2019, ISBN 978-80-87173-47-3, pages 5 — 32, 36 — 39, 41 — 42, 106 — 107, 111-112, 124–125, 128, 129, 132, 140–148, 184–199.
  18. Жизнь и творчество Марины Цветаевой, archived from the original on 2016-02-07, retrieved 2016-02-25