Түкәле
Түкәле[1] | |
---|---|
Ил | Русия |
Регион | Омск өлкәсе |
Район | Түкәле районы |
Координатлар | 55°52'тн, 72°12'кнч |
Нигезләнгән | 1759 |
Мәркәз биеклеге | 115 м |
Климат | континенталь |
Халык саны | 11 276 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+6 |
Телефон коды | +7 38176 |
Почта индексы | 646330 |
Түкәле (рус. Тюкалинск) — Омск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1823 елдан), Түкәле районының административ үзәге.
Халык саны — 11 276 кеше (2010).[2]
География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Түкәле елгасы өстендә, Омскидан 124 километр төньяк-көнбатыштарак урнаша. Якындагы тимер юл станциясе — Называевск (79 километр ераклыкта).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1759 елда хәзерге Түкәле урынында почта станциясе нигезләнә. 1763 елдан — ямчылар бистәсе.
1823 елда Түкәлегә шәһәр статусы бирелә һәм Түкәле округы үзәге була. 1838-1878 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр, 1878 елдан — Тубыл губернасы Түкәле округы (1898 елдан — өяз) үзәге.
1865 елда Түкәледә 2 чиркәү, 242 йорт һәм 20 лавка (кибет) булган.
Транссебер магистрале төзелүдән соң Түкәле үзенең сәүдә мөһимлеген югалта.
1924 елдан — Түкәле районының үзәге.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1840[3] | 1856[4] | 1897[5] | 1913[4] | 1926[4] | 1931[4] | 1939[4] | 1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 124 | ~1 500 | 5 884 | ~8 200 | ~4 200 | ~4 400 | ~6 600 | 10 197 | 10 385 | 11 480 | 12 191 | 12 007 | 11 276 |
Милли состав (2002): руслар — 95,8%, алманнар — 1,1%, украиннар — 0,7%, казакълар — 0,6%.[11]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Май-пышлак комбинаты, халык куллану товарлары фабрикасы.
тимер-бетон әйберләрне ясау, урман хуҗалыгы.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Габдрәшит Ибраһимовның 150 еллыгы уңаеннан. Татарның бөек мөһаҗире.
- ↑ 2,0 2,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-01-08
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 http://www.mojgorod.ru/omsk_obl/tjukalinsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=729
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-01-08