Ходай, Патшаны сакла!

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ходай, Патшаны сакла! latin yazuında])
Ходай, Патшаны сакла!
Сүзләрнең авторы Василий Жуковский
Композиторы Алексей Фёдорович Львов[d]
Дәүләт Русия империясе байрагы Россия империясе
Билгеләнү вакыты 1833
Кире кагу 1917
/ Россия империясенең "Боже, Царя храни!" гимны.

Ходай, Патшаны сакла! (рус. Боже, Царя храни!) — 1833—1917 елларда Россия гимны[1] булып торган көй. Ул бу сыйфатында «Руслар догасы» дигән җырны алмаштырган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия гимныПатриотик җырССРБ гимныИнтернационал (гимн)Ходай, Патшаны сакла!

1833 елда көйязар Александр Львов Николай I патшаны Австрия һәм Пруссиягә тәшриф ясаган вакытында озаткан. Императорны һәркайда инглиз маршлар тавышлары белән исәнләшкәннәр. Патшага бу маршларны энтузиазмыз тыңлаган, шуңа күрә, Россиягә килеп ул Александр Львов яңа гимнны язырга кушты. Яңа гимн беренче тапкыр 1833 елның 18 (икенче мәгълүмат буенча — 25) декабрендә «Рус халкының догасы» исеме астында башкарылган. 1833 елның 31 декбреннән ул, «Ходай, Патшаны сакла!» исеме астында, Россия империяснең рәсми гимны буларак кабул ителде һәм шул сыйфатында Февраль инкыйлабына кадәр калды.

Текст[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«
Боже, Царя храни!
Сильный, державный,
Царствуй на славу, на славу намъ!
Царствуй на страхъ врагамъ,
Царь православный!
Боже, Царя храни!
»
«
Ходай, Патшаны сакла!
Көчле, мәһабәт,
Данаыбызга, даныбызга патшалык ит!
Дошманнарны куркытып патшалык ит,
Православ патшасы!
Ходай, Патшаны сакла!
»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гимн // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.