Христиан Раковский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Христиан Раковский latin yazuında])
Христиан Раковский
Туган телдә исем болг. Кръстьо Георгиев Раковски
рум. Cristian Racovschi
рус. Христиан Георгиевич Раковский
Туган 1 август 1873(1873-08-01)
Котел, Рүмәли вилаяте, Госман империясе
Үлгән 11 сентябрь 1941(1941-09-11) (68 яшь)
Орёл өлкәсе, ССРБ
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Ватандашлыгы Румыния кыйраллыгы[d]
РСФСР
 СССР
 Госман империясе
Һөнәре хәрби табиб, сәясәтче, дипломат, журналист, язучы, табиб, адвокат
Сәяси фирка Румынская социал-демократическая партия[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Христиан Раковский Викиҗыентыкта

Христиан Георгий улы Раковский (чын фамилиясе Станчев, болг. Кръстьо Георгиев Раковски, рус. Раковский Христиан Георгиевич, укр. Християн Георгійович Раковський; 1 август 1873(18730801), Котел, Госман империясе — 11 сентябрь 1941, Орёл өлкәсе, ССРБ) — Совет дәүләт эшлеклесе, дипломат.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Болгариядә алпавыт гаиләсендә туган. Болгар милләтеннән. 1890 да Женевага күчеп китә, 1897 дә җирле универистетны тәмамлый. Октябрь инкыйлабына хәтле Балкан илләрендә (Сербия, Болгария) һәм Рәсәйдә инкыйлаби эшчәнлек белән шөгыльләнә. Болгариядән, Алманиядән, Франциядан һәм Россия империясеннән берничә мәртәбә сөрелгән булган.

  • 1917 дән инкыйлаби эштә (Петроград, Әдис), аннары Украинада контрреволюция белән көрәшү буенча югары коллегия рәисе.
  • 1919—1923 тә УССР Халык Комиссарлары Шурасы рәисе.
  • 1923 тән — ССРБның Бөекбританиядә тулы вәкәләтле вәкиле, 1925—1927 елларда — Францияда шул ук вазыйфада, бер үк вакытта 1923 тән ССРБ тышкы эшләр халык комиссарының урынбасары.
  • Троцкийчы оппозициясендә катнашканы өчен 1927 дә Б(б)КФдән чыгарылган. 1928—1934 тә Костанайда, Әстерханда һәм Барнавылда сөргендә булган.
  • 1934 тә фиркадә торгызыла һәм РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссарлыгында эшли.
  • 1937 нең 27 гыйнварында дә кабат фиркадән чыгарыла һәм кулга алына. РСФСР Җинаять кодексының 58, 582, 587, 588, 589 һәм 5811 маддәләрдә каралган җинаятьләрдә гаепләнеп, ССРБ Югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән 20 елга иректән мәхрүм итүгә һәм тагы биш елга сәяси хокуклардан мәхрүм итүгә хөкем ителгән. Орёл төрмәсендә утырган. 1941 нең 8 сентябрендә, Орёлга вермахт чәстләре керер алдыннан, шул ук Хәрби коллегия карары белән үлем җәзасына хөкем ителгән. Хөкем карары 11 сентябрьдә гамәлгә ашырылган.

1988 нең 4 февралендә ССРБ Югары Мәхкәмәсе пленумы карары белән акланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]