Хулио Бокка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хулио Бокка latin yazuında])
Хулио Бокка
Туган телдә исем Julio Adrián Lojo Bocca
Туган 6 март 1967(1967-03-06) (57 яшь)
Буэнос-Айрес, Аргентина
Ватандашлыгы Аргентина
Һөнәре балет биючесе
Ата-ана
  • Нэнси Бокка (әни)
Бүләк һәм премияләре 40 премия

 Хулио Бокка Викиҗыентыкта

Хулио Бокка (исп. Julio Bocca) – дөньякүләм билгеле балет биючесе, ЮНЕСКО мәдәният илчесе.

Хулио Бокка Аргентина президенты Кристина Фернандес де Киршнер белән

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 6 мартында Аргентина башкаласы Буэнос-Айрес шәһәрендә туа. Балет биюләре белән 4 яшеннән шөгыльләнә. Колон театры каршындагы Югары мәдәният институтын тәмамлый.

1983 елдан (15 яшендә) Рио-де-Жанейро муниципаль театрында әйдәүче партияләрне башкара. Шул ук елны Каракас шәһәрендә сәнгать җитәкчесе һәм бию куючы мөгаллиме Нинель Юлтыева булган Т. Кареньо исемендәге театрда стажировка үтә.[1]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу җиңүдән соң 18 яшьлек биючене American Ballet Theater (Америка балет театры) на (сәнгать җитәкчесе Михаил Барышников) эшкә алалар. Тиздән, сәнгать җитәкчесе белән килешә алмыйча, әлеге театрдан китә. Җитәкче алышынгач кына, «йолдыз» статусында әйләнеп кайта. Лондонның Король театры, Миланның Ла Скала балет театры, Һамбург балет театры төркемнәре белән дөньяның иң атаклы сәхнәләрендә чыгыш ясый. Һәр җирдә биюченең чыгышлары зур уңыш казана. Россиядә биючене шулай ук көтеп алалар.[2] Ул еш кына Санкт-Петербургның Мария театрында һәм Мәскәүнең Зур театрында, Борис Эйфман спектакльләрендә бии.

  • 1990 елда Аргентина балеты төркеме төзеп, бөтен дөнья буйлап, гастрольләрдә йөри. Елга 200 ләп спектакльдә катнаша.
  • 1997 елда Буэнос-Айреста Борхес исемендәге мәдәният үзәгендә Хулио Бокканың студиясе ачыла, анда яшь биючеләрне әзерлиләр.
  • Бродвейда Боб Фоссның атаклы «Кабаре» һәм «Чикаго» мюзиклларында катнаша.
  • 2002 елда шәхси «BOCCA TANGO» (Бокка-танго) шоу - тамашасын ача.
  • ЮНЕСКОның мәдәният илчесе итеп билгеләнә.
  • 2007 елның азагында зур сәхнәдән китә.

Хулио Бокка: Тангода шундый гаҗәеп сер бар, аны хәтта ир белән хатын ятакта да сөйләшми. Танго – үлемсез үлү. Танго – үтерешсез җинаять ул.[3]

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Primus Inter Pares (1986);
  • «Ел биючесе» New York Times фикере буенча (1987);
  • Сан Мартин де Турс ордены кавалеры (1987);
  • Мәдәнияткә керткән хезмәте өчен Джино Тани бүләге;
  • Ел шәхесе (Франция, 1990) Тереза Ана белән бер вакытта тапшырыла;
  • Barocco — Приз RAI
  • Martin Fierro for Best Performance in Television (1991);
  • Dance Magazine (1992);
  • King David Award from the Argentine House of Jerusalem (1996)
  • Benios de la Danse призының беренче иясе (Мәскәү,1992)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фуэте королевасы
  2. Вечерняя Москва, archived from the original on 2022-10-05, retrieved 2014-09-13 
  3. biografguru сайты