Чабаксар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чабаксар latin yazuında])
Чабаксар
Карта
Ил Pəcəй
Җөмһүрият Чуашстан
Координатлар 56°8'тн, 47°15'кнч
Эчке бүленеш 3 район:
Калинин,
Ленин,
Мәскәү
Башлык Черкесов Леонид Ильич
Нигезләнгән 1235
Беренче телгә алу 1469
Элеккеге исемнәр Улус Джачи, Чулман, Персула, Эсехел
Мәйдан 250,87 (в границах городского округа)[1] км²
Мәркәз биеклеге 150 м
Халык саны 447 929[2] кеше
Халык тыгызлыгы 1947 кеше/км²
Милли состав чуашлар, руслар һ.б.
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 8352
почта индекслары 428000-428038
Рәсми сайт gcheb.cap.ru
Кардәш шәһәрләр Анталия, Эгер, Санта-Клара (Куба), Красноярск һәм Пенза[3]
Кардәш шәһәрләр Анталия, Эгер, Санта-Клара (Куба), Красноярск һәм Пенза[3]
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Чабаксар (рус. Чебокса́ры, чуаш. Шупашка́р) — Pəcəйдә урнашкан шәһәр, Чуашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле.

Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Нижгарга — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстанның тимер юл төененә — Канашка — 80 км.

2021 елның 21 маеннанХезмәт даны шәһәре.[4]

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км²[5]. Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чабаксар климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,0 12,4 24,0 32,5 36,2 38,6 39,9 29,7 21,4 11,4 7,0 39,9
Уртача максимум, °C −9,4 −7,4 −1,5 8,5 18,4 22,2 24,2 22,0 15,5 6,6 −1,2 −6,2 7,6
Уртача температура, °C −12,9 −10,7 −5,1 4,3 12,6 16,6 18,8 16,6 10,6 3,1 −3,4 −9,1 3,5
Уртача минимум, °C −16,4 −14,1 −8,5 0,4 7,7 11,9 14,4 12,4 7,2 0,8 −5,8 −12,2 −0,2
Абсолют минимум, °C −39 −33 −27 −16,9 −2 1,0 6,2 3,6 −2,5 −11,9 −25,9 −44,3 −44,3
Явым-төшем нормасы, мм 29 19 25 33 37 60 65 52 51 51 43 34 499

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына.

1555 елданМәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б).

1708 елданКазан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елданКазан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елдаЕкатерина II, 1798 елдаПавел I булганнар.[6]

1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.

1920 елданЧуаш автономияле өлкәсе, 1925 елданЧуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора.

XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән.

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык исәбе 447 929 кеше (2010).

Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.

Ел Халкы саны
1625 458
1646 661
1723 1924
1795 4687
1879 4498
Ел Халкы саны
1897 5500
1913 5673
1926 22400
1940 40000
1949 59900
Ел Халкы саны
1959 104 000
1970 219 600
1980 339 100
1985 404 800
1986 414 000
Ел Халкы саны
1990 429 000
1995 446 700
1999 458 000
2005 442 600
2009 444 430[2]
2010 447 929[2]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:

Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Православие
Покров-Татиана соборы
Ислам
Болгар мәчете

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора.

Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән.

Кардәш калалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чабаксарның биш кардәш шәһәре бар[7]:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Pəcəйнең зур шәһәрләре