Швеция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швеция latin yazuında])
Швеция
Байрак
Илтамга
Башкала Стокһолм
Халык саны 10 551 707 (31 декабрь 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 700-е годы Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел швед теле
География
Мәйдан 447,425.16 км²
Координатлар 61°N 15°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Жан-Батист-Жюль Бернадот
Башлык исеме Швециянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Стефан Лөвен
Карта
Икътисад
ТЭП 636 856 миллион US$ (2021), 585 939 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Шевитсә кронасы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8.4% (2020)[1]
Туу күрсәткече 1.57 (2001)[2]
КПҮИ 0.947 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 82.20488 ел (2015, 2016)[4]
Джини коэффициенты 29.3 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
Телефон коды +46
ISO 3166-1 коды SE[8]
ХОК коды SWE
Интернет домены .se


Шве́ция (швед. Sverige  [ˈsvæ̌rjɛ]), рәсми атамасы — Швеция Корольлеге (швед. Konungariket Sverige  [ˈkôːnɵŋaˌriːkɛt ˈsvæ̌rjɛ]) — Европаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

Европа берлегенә керә.

Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[13]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төньяк Европаның Атлантика буе өлешендә, уртача поясының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Швеция тарихы

Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Европадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.

Швед империясе, 1560-1815

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
AB Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
AC Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
BD Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
C Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
D Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
E Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
F Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
G Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
H Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
I Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
K Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
M Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
N Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
O Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
S Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
T Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
U Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
W Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
X Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
Y Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
Z Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

Дәүләт гимны (рәсми өлеше)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швед телендәге текст Татар теленә тәрҗемә

Du Gamla Du Fria
Du gamla, du fria, du fjällhöga nord
Du tysta, du glädjerika sköna!
Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna,
Din sol, din himmel, dina ängder gröna.

Du tronar på minnen från fornstora dar,
då ärat ditt namn flög över jorden.
Jag vet att du är och du blir vad du var.
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,
Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.

Борынгы азат илем
Котып түрендә – борынгы үрләрең,
Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!
Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
Даның танытып, Җир гизеп үткәнең.
Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

Гимнның тарихы

“Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) гимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак гимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. гимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли гимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Король җыры”) дип исемләнгән гимн да башкарыла. Ул шулай ук гимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

Дүрт куплетлы Швеция дәүләт гимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[14] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. 2009 елдан
  10. фин, меянкиели, саам, чегән һәм идиш телләре — рәсми азчылыклар телләре
  11. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелгән.
  12. Human Development Report 2013. United Nations (2013). әлеге чыганактан 2014-10-06 архивланды. 2013-03-14 тикшерелгән.
  13. Финляндиядә ничек яшиләр? (Швециядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 август, 2008, archived from the original on 2014-07-23, retrieved 2012-08-13 
  14. Atheism: Contemporary Rates and Patterns 2015 елның 5 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]