Шри Рамана Махарши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Рамана Махарши latin yazuında])
Рамана Махарши

Шри Рамана Махарши (1879 елның 30 декабре1950 елның 14 апреле) — мәшһүр Һиндстан фәйләсуфы һәм олы фикер иясе. Адвайта-веданта нигезендә фәлсәфи тәгълимат барлыкка китерүчесе. Аның үзеңне белү фәлсәфәсе «Мин» төшенчәсендә һәм үзеңә : «Кем мин?», «Мин нәрсә?» һ.б. сорауларында нигезләнгән.[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Рамана Махарши (туганда исеме Венкатараман Айяр) 1879 елның 30 декабрендә Тиручули авылында (хәзер көньяк Һиндстан Тамилнад штатында)[1] брахманнар гаиләсендә туган. 16 яшендә колледжта укуы вакытында ул үлем кичереше аша узган, бу аның ул үзен тән түгел, ә үлемсез рух икәнлеге аңлавына китергән. Бу аны тулысынча үзгәрткән. Шулай итеп джняна (олы фикер иясе) булып ул өеннән киткән һәм Шива яки Абсолют чагылышы дип саналган изге Аруначала тавына Тируваннамалай шәһәренә барган һәм анда 1950 елның 14 апрелендә физик үлеменә кадәр калган. Акча калдыкларын, дөньяви киемнәрен ташлап һәм бот бәйләвечен киеп ул озак вакыт дини сәфәр кылучылар хәеренә яшәгән. Озак вакыт ул мауна (дәшмичә калу) үткән, шуңа күрә аңа беренче өйрәнчекләре килгәч ул сөйләмен торгызырга мәҗбур булган. 1907 елда ул Бхагаван Шри Рамана Махарши буларак мәгълүм булган (Махарши — (сандхины исәпкә алып) «Махариши» сүзенең Санскритта әйтелеше, аның мәгънәсе «бөек олы фикер иясе”, ә Рамана исеме Венкатарамандан кыскартылма) — алкышлы Рамана Ходае, бөек олы фикер иясе. Аның тирәли ашрам үскән, аннан үз өйрәнүләр (атма-вичара) “Кем мин?” соравына сорауларга җаваплар һәм кичерешләр аша азат ителү – кешенең беренчел халәте дигән тәгълимат үскән дә. Шри Рамана Махаршиның мәшһүр туры өйрәнчекләре арасында — Пападжи, Аннамалай Свами, Шри Муруганар, К. Лакшмана Шарма («Кем» мәхәллүсе астында мәшһүр), Роберт Адамс, Йоги Рамсураткумар, Папа Рамдас, А.Девараджа Мудальяр, Свами Бхаратананда[2] һәм күп башкалар. Рамана Махаршиның турыдан-туры булмаган тарафдарлары булып Аруначала Рамана, Цезарь Теруэль һәм башкалар тора. Рамана Махаршиның фикерләре мәшһүр Америка фәйләсуфы һәм язучы Кен Уилберга йогынты ясаган.

Фәлсәфәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Махаршины Неоадвайта вәкилләренә кертәләр. Аның төп ысулы «Мин кем?» соравы аша медитатив үзеңне өйрәнү. Рамана әйләнә-тирә дөньяны аңлаудан алдан үзеңне белергә кирәк дип раслый.

« Сезнең бурычыгыз — булырга, ә бу, яки теге булырга түгел. «Мин бар»да бөтен Хакыйкать бар, ә практика методын ике сүз белән йомгакларга була: «тыныч булырга». Һәм Тынлык нәрсә ул? Аның мәгънәсе «Үзегезне бетерегез», чөнки теләсә нинди исем яки форма дулкынлану сәбәбе булып тора. «Мин ул Мин» — Атман, Сезнең чын табигатегез. «Мин бу яки теге» — ул эго, Сезнең иллюзор табигатегез. Мин бары тик Мин буларак сакланып калганда, бу нәкъ Атман булып тора. Ул кинәт үзеннән китә һәм «Мин - ул бу яки теге» дип әйткәндә — бу инде эго. »

Махарши ысулы буенча эшләгәндә һәм «Кем инде ул „мин“?» дип сораганда эзләүче үз чыганагының, “үз” сизелешенең табигатен, килеп чыгышын өйрәнә. Ул гомуми фикер буенча Он обнаруживает, что «үз» бу барлык практикаларны башкара һәм булган түгел, ә бары тик күренә торган икәнлеген аңлый. Нәтиҗәдә ул үзенең чын табигатен таба — ягъни бердәнбер Чынлыгы иң олы Үз, дулкынланмгаган абсолют тынычлык икәнлеген аңлый; Бердәнбер-табигате сат-чит-ананда (булу-аң-хозурлык) булган икенчедән башка. Сез үзегезне : «Кем мин?» дип сорыйсыз һәм бөтен акыл игътибарын бу сорауга җавапны алуда тотарга тырышасыз. Чынлап та, сезнең эчегездә төрле чакырылмаган фикерләр килеп чыгачак һәм Сезнең игътибарыгызны алырга тырышачак. Әмма бөтен бу фикерләр өчен «мин» фикере чыганак һәм ризык булып тора. Шуңа күрә бу яки теге фикер пәйда булганда аңа үсеш бирмичә: «Бу фикерне кем уйлый?» дип сорагыз. Җавап «мин» булачак. Аннан соң үзегезне: «Бу ‘мин’ кем һәм кайда?» дип сорагыз; шунда барлыкка килгән фикернең тынчулануы була. Фикерләр пәйда була башлагач, аларны «Кем мин?» өйрәнүен кулланып бетерергә кирәк. Бөтен фикерләр беткәч, үзәк яки тамыр фикер — «мин», акыл яки эго — шулай ук булмый башлар һәм чын табигать, чын «Мин», берне балкый башлаячак — тын итеп, үзеннән, акыл белән тасвирламаслык итеп, бары тик акыл (фикерләр) булудан беткәннән соң кичерелергә мөмкин нәрсә. Чын табигатьтә (санскр. Атман) булырга, чөнки эго, мысль «Мин ул тән» фикере тулаем, калдыксыз, океан белән бер булган елга кебек юк булган — нәкъ моны олы фикер ияләре Азат ителү (мокша-мукти) дип атыйлар да.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Рамана Махариши (Венкатарамана Аияр) // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм: Словарь. — М.: Республика. М. Ф. Альбедиль, А. М. Дубянский. 1996.
  2. Meeting Maharaj by Cathy Boucher

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Атма Ананда (Николаева М.) Рамана Махарши. Через три смерти. Ритамбхара, Постум, 2008. — 128 с. ISBN 978-5-91478-006-4; 2008 г.
  • Беседы с Шри Раманой Махарши. Сост. и пер. с англ. О. М. Могилевера. — 2-е изд., испр. / М. — Тируваннамалай: Изд-во «Ганга» — Шри Раманашрам, 2006. — Т. 1. — 472 с. ISBN 5-98882-017-4
  • Беседы с Шри Раманой Махарши. Пер. с англ. Ю. А. Бутора и О. М. Могилевера, сост. О. М. Могилевера / М. — Тируваннамалай: «Ганга» — Шри Раманашрам, 2006. — Т. 2. — 478 с. ISBN 5-98882-004-2
  • Брантон П. Путешествие в тайную Индию. Пер. с англ. — М.: Сфера, 2002. — 416 с.
  • Годман Д. Воспоминания о Рамане Махарши. Встречи, приводящие к трансформации. Пер. В. Ремизовой. М.: Ганга, 2014. 488 с. ISBN 978-5-906154-44-6
  • Годман Д. Жизнь с Раманой Махарши. Воспоминания Аннамалая Свами. М.: Ганга, 2011. 288 с. ISBN 978-5-98882-131-1
  • Годман Д. Преображающие встречи с Раманой Махарши. Пер. В. Ивановой. М.: Ганга, 2014. 376 с. ISBN 978-5-906154-52-1
  • Годман Д. Свет Аруначалы. Беседы с Раманой Махарши и Аннамалаем Свами. М.: Ганга, 2011. 320 с. ISBN 978-5-98882-132-8
  • Годман Д. Сила присутствия. Встречи, приводящие к трансформации. М.: Ганга, 2012. Т.1. 384 с. ISBN 978-5-98882-171-7
  • Годман Д. Ум исчез, я — Сущее. Жизнеописания и поучения Шри Лакшманы Свами и Матру Шри Сарады. Сост. и пер. с англ. О. М. Могилевера. СПб.: Внутренний Путь, 2010. 304 с. ISBN 978-5-903696-14-7
  • День за днем с Бхагаваном Шри Раманой Махарши. Из дневника А. Дэвараджа Мудалияра. СПб., Тируваннамалай: Внутренний Путь, Шри Раманашрам, 2013. — 496 с. ISBN 978-5-4391-0054-5
  • Духовное учение Рамана Махарши (Предисловие К. Г. Юнга). М.,1990
  • Кайда А. А. Адвайта-веданта и Шри Рамана Махарши: новации в практике. // Путь Востока: Традиции и современность. Серия «Symposium», Конференция «Путь Востока», Выпуск 28. / Материалы V Молодежной научной конференции по проблемам философии, религии, культуры Востока Санкт-Петербург : Санкт-Петербургское философское общество, 2003. C.42-43.
  • Кайда А. А. Метод самоисследования Шри Рамана Махарши как средство духовного развития. // Путь Востока: Проблема методов. Серия «Symposium», Конференция «Путь Востока», Выпуск 10. / Материалы IV Молодежной научной конференции по проблемам философии, религии, культуры Востока Санкт-Петербург : Санкт-Петербургское философское общество, 2001. C.6-7.
  • Маха-йога, или Предание Упанишад в свете поучений Бхагавана Шри Раманы. Сост. и пер. с англ. О. М. Могилевера, 2009. — 320 c.
  • Письма из Шри Раманашрама. Вечно живущие Мудрость и Любовь Бхагавана Шри Раманы Махарши. СПб., Тируваннамалай: Внутренний Путь, Шри Раманашрам, 2014. 640 стр. ISBN 978-5-4391-0110-8
  • Премананда. Аруначала Шива. Комментарии к учению Шри Раманы Махарши «Кто Я?» К.: Открытое Небо. — 402 с. ISBN 978-617-7161-15-7
  • Премананда. Намётки к Пробуждению. К.: Открытое Небо, 2014. — 370 с. ISBN 978-617-7161-07-2
  • Федоренко Г. Г. Атма-вичара Рамана Махарши в контексте адвайта-веданты.// Философия XX века: школы и концепции. Материалы работы секции молодых ученых «Философия и жизнь». Материалы научной конференции 21 ноября 2000 г. С-Петербург, 2001, с. 280—283.
  • Шри Муруганар. Гуру Вачака Коваи. Собрание устных наставлений Шри Раманы Махарши. Перевод с английского А. Киселёва, О. Короткова. М.: Ганга, 2014. 596 с. ISBN 978-5-906154-86-6
  • Шри Муруганар. Падамалай. Наставления Рамана Махарши. Перевод с английского М. Роттера. М.: Ганга, 2015. 552 с. ISBN 978-5-9906742-8-8
  • Шри Рамана Махарши. Будь тем кто ты есть. Наставления Шри Раманы Махарши. Сост. Д. Годман. (составление и перевод Могилевера О. М.) М.: Ганга, 2005.
  • Шри Рамана Махарши: Весть Истины и Прямой Путь к Себе (составление и перевод Могилевера О. М.) Ленинград, 1991.
  • Шри Рамана Махарши: Жизнь и Путь. Сост. и пер. с англ. О. М. Могилевера / Под ред. Н. Сутары. — СПб. — Тируваннамалай: «Экополис и культура» — Шри Раманашрам, 1995. — 416 с.
  • Шри Рамана Махарши. Собрание произведений. Сост. и пер. с англ. О. М. Могилевера. — 2-е изд., испр. и доп. — М. — Тируваннамалай: Изд-во К. Г. Кравчука — Шри Раманашрам, 2003. — 494 с.
  • Шри Рамана Гита (Песнь Шри Раманы). Пер. с испол. санскр. ориг. и сост. рус. изд. О. М. Могилевера / СПб. — Тируваннамалай: «Экополис и культура» — Шри Раманашрам, 1996. — 240 с.

Темалар буенча сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]