Ымлыклар
Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярын кыска рәвештә белдерә торган сүзләр ымлыклар дип атала.
Ымлыклар төрләнми. Кайбер ымлыклардан яңа сүзләр ясала: 1) уф — уфылдау, ах — ахылдау, мм — ммлау, ах-вах итү. 2) Безнең батыр егетебез дә ах орды.
Кешенең теләк-ихтыярын белдерә торган ымлыкларга хайваннарны һәм кош-кортларны чакыру, куу, куркыту өчен кулланыла торган сүзләр керә. Мәсәлән: көш-көш (кошларны куу), тпру (атны туктату), пес-пес (мәчене чакыру), тсс (тыю), прс-с-с (мәчене куу).
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Тел белеме буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |