Эдда Мозер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эдда Мозер latin yazuında])
Эдда Мозер
Туган телдә исем алман. Edda Moser
Туган 27 октябрь 1938(1938-10-27)[1] (85 яшь)
Берлин, Өченче рейх[2]
Ватандашлыгы  Алмания
Һөнәре опера җырчысы, музыкачы, университет профессоры
Эш бирүче Кёльнская высшая школа музыки[d]
Ата-ана

 Эдда Мозер Викиҗыентыкта

Мозер Эдда (алман. Edda Moser; 27 октябрь 1938 ел, Берлин) — алман опера җырчысы (сопрано), музыка педагогы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эдда Мозер музыка белгече Ханс Иоахим Мозреның кызы, музыка белгече һәм педагог Андреас Мозерның оныгы. Штерн консерваториясендә Херман Вайссенбергта, аның вафатынан соң Герли Кениг а вокалга өйрәнә. 1962 елдан 1963 елга кадәр Вюрцбургта Шәһәр театрында, ә аннары Билефельд һәм Хаген театрында эшли. 1968 елда Эдда Мозер Герберт фон Караян Зальцбург фестиваленә чакыра, анда Вагнерның «Нибелунглар кулсасына» Вельгунда партиясен башкара. 1968 елдан 1971 елга кадәр Франкфурт операсында чыгыш ясый, Вена дәүләт операсына күчә.

Герберт фон Караян Эдда Мозерны Метрополитен-операга чакыра, анда ул Моцартның «Тылчымлы флейта» операсында Төн пашбиткәсе партияләрен башкара. Метрополитен-операда «Нибелунглар куласасы», «Сералдән урлау», Гендельның «Ринальдо» партияләрен җырлый, «Дон Жуан»да Донна Анна партиясен башкара.

Ул Нью-Йоркта «Метрополитен-опера», Миландагы «Да Скала», Венадагы Staatsoper, Лондонда «Ковент-Гарден», Мәскәүдә Зур театр кебек дөньядагы иң зур театрларда чыгыш ясый[3]

Үзенең карьерасының югарыгы ноктасы дип Эдда Мозер 1972 елның авгусында Electrola лейблында дирижер Вольфганг Заваллиш җитәкчелеге астында оештырылган «Тылчымлы флейтада» Төн пашбиткә партиясенең Мюнхенда язуын исәпли. Техник яктан катлаулы Төн патшабикәсенең икенче ариясе, Мозер хатирәләре буенча, бер дубльда ук языла[4]. Эдда Мозер башкаруындагы ария 1977 елның 20 августында «Вояджер-2» галәм аппаратында җибәрелгән «Вояджер» алтын пластикасының видео - һәм тавыш сигналлары составына кертелә[5][6].

1980 елдан алып Эдда Мозер оста-класслар үткәрә, шул исәптән Аурупа рәсем һәм сынлы сәнгате академиясендә (Монтано), de:Philharmonie Junge Münchner, Моцартеум һәм Кельнда Югары музыка мәктәбе профессоры булып тора.

2006 елда Мозер Рудольштадт янындагы Хайдерсбургта, ә 2007 елда Бад-Лаукстедтта тарихи Гете-театрда «Немец теле фестивален» үткәрү буенча әйдәүче булып чыгыш ясый.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Борис Бахер: «Ромео и Юлия» (Юлия);
  • Эжен д'Альбер: «Отъезд» (Луиза);
  • Гаэтано Доницетти: «Лючия ди Ламмермур» (Лючия);
  • Кристоф Виллибальд Глюк: «Орфей и Эвридика» (Амур);
  • Шарль Гуно: «Фауст» (Маргарита)
  • Георг Фридрих Һендел: «Ринальдо» (Армида); «Brockes Passion» (Сопрано);
  • Ханс Вернер Хене: Оратория «Плот Медузы[en]»;
  • Леош Яначек: «Ена» (Сторожиха костелы);
  • Фр Легар: «Веселая вдова» (Ганна Гавари); «Джулиетта» (Джулиетта);
  • Руджерс Леонкавалло: «Паяцы» (Неда);
  • Зигфрид Матту: «Помада» (Томала, Царица Лидии)
  • Вольфганг Амадей Моцарт: «Аполлон и Гиацинт» (Гиацинт); «Директор театра» (Мадемуазель Зильберг); «Тын Жуан» (Донна Анна); «Похищение из сераля» (Констанца); «Волшебная флейта» (Царица Ночи, Первая Ханым); «Домене» (Электр); Коронация месса (Сопрано); Vesperae solennes de Confessore (Сопрано); Exsultate, jubilate
  • Жак Оффенбах: «Сказки Гофмана» (Олимпия/Антония/Джульетта/Стелла)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Munzinger Personen
  2. 2,0 2,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #124950604 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Звёзды оперы: Эдда Мозер | Belcanto.ru. www.belcanto.ru.Дата обращения: 26 сентября 2019.
  4. Edda Moser: „Ich habe nie ein Fach gehabt, ich habe nur Rollen gesungen“. FONO FORUM. 2013-12-17 тикшерелгән.
  5. Music From Earth. NASA. 2013-07-22 тикшерелгән.
  6. Edda Moser. eddamoser.com. 2013-12-18 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Edda Moser: Ersungenes Glück : Erinnerungen und Gespräche, aufgezeichnet von Thomas Voigt, Leipzig : Henschel, 2011, ISBN 978-3-89487-671-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]