Эмма Гольдман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмма Гольдман latin yazuında])
ингл. Emma Goldman
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 Америка Кушма Штатлары[2]
 Бөекбритания[2]
Туу датасы 27 июнь 1869(1869-06-27)[3][4][5]
Туу урыны Каунас, Ковно гөбернәсе, Россия империясе[6]
Үлем датасы 14 май 1940(1940-05-14)[4][5] (70 яшь)
Үлем урыны Торонто, Канада[6]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе инсульт
Җирләнгән урыны Иллинойс һәм Haymarket Martyrs' Monument[d][7]
Кабер сурәте
Ире яки хатыны Джейкоб Кершнер[d]
Никахтан тыш партнёр Александр Беркман[d][8]
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Сак астында тоту урыны Missouri State Penitentiary[d]
Гаепләнгән Espionage Act of 1917[d]
Һөнәр төре сәяси активист, анархист, журналист, сәяси фәлсәфәче, борец за права женщин, лектор, нәшир, антивоенный активист, автобиограф, шәфкать туташы, язучы, фәлсәфәче
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә
Активлык урыны Нью-Йорк[6]
Катнашучы Испания ватандашлар сугышы[d]
Архивлары саклана Международный институт социальной истории[d][9]
Сәяси идеология анархизем
Моның хуҗасы Мать-Земля[d]
Йогынтысын кичергән Ральф Уолдо Эмерсон[d], Fridrix Nitsşe, Мост, Иоганн Йозеф[d], Генри Дэвид Торо[d], Пётр Алексеевич Кропоткин[d], Михаил Бакунин, Мэри Уолстонкрафт[d], Николай Чернышевский, Оскар Уайлд һәм Макс Штирнер[d]
 Эмма Гольдман Викиҗыентыкта
Эмма Гольдман

Эмма Гольдман (ингл. Emma Goldman, шулай ук Кызыл Эмма исеме астында билгеле, 27 июнь 1869 ел14 май 1940 ел) — XX гасырның беренче яртысындагы Төньяк Американың билгеле анархизм вәкиле.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмма Гольдман Ковно (хәзерге Каунас, Литва) шәһәрендә яһүд гаиләсендә туган. Аның гаиләсе шәһәрдә зур булмаган кунакханә тоткан. Аңа 13 яшь булганда, гаиләсе Санкт-Петербург каласына күчә. Бу вакыт император Александр II «Халык иреге» (рус. «Народная воля») вәкилләре тарафыннан үтерелүе нәтиҗәсендә оештырылган сәяси репрессияләр чорына тура килгән. Бу елларда яшьләр арасында революцион кәефләр бик популяр була һәм аның белән Эмма да кызыксына башлый.

17 яшендә Эмма апасы Елена белән бергә АКШка эмиграциягә китә, биредә Нью-Йорк штатыннан Рочестер каласындагы туку фабрикасында эшли башлый. 1887 елда Эмма фабрика эшчесе Джейкоб Кершнерга кияүгә чыга һәм америка гражданлыгын ала. Чикагода Хеймаркеттагы фетнәдә катнашкан 4 анархистны асу турындагы хәбәрләр Эмманы америка анархистик хәрәкәткә кушылырга этәрә. Ул ире белән аерылыша, һәм апасын калдырып Коннектикут штатыннан Нью-Хейвен каласына, ә аннары — Нью-Йоркка китә. Бу чорда сәяси һәм социаль максатларны ашыру өчен көч куллану хаклыгын яклаган Иоганн Мостның лекцияләре аңа зур йогынты ясый.

Нью-Йоркта Эмма бу вакытта АКШтагы анархистик хәрәкәтнең мөһим фигурасы булган Александр Беркман белән таныша. Алар башта сөяркәләр булалар, ә соңрак 1936 елда Беркманның үлүенә кадәр дус булып калалар. Иоган Мостның теорияләре белән канатланып, алар революция максатларына кирәкле булган эшләр планын төзи башлыйлар. Гольдман һәм Беркман Хоумстедтагы фетнә тирәсендә булган вакыйгаларда катнаша. Биредә эшчеләр заводны басып ала һәм хакимиятне куа, моннан соң Пинкертон детективлары көч кулланып (берничә кеше һәлак була) аларны заводтан чыгара. Беркман завод идарәчесе Генри Клэй Фрикны үтерү буенча план төзи һәм аны гамәлгә ашыра. Александр Беркманны кулга алалар һәм 22 елга төрмәгә ябуга хөкем итәләр. Тикшеренү барышында Эмма Гольдманның бу эшкә кагылышын дәлилли алмыйлар. Эмма актив рәвештә Беркманны төрмәдән иртә чыгару өчен көрәшә һәм 1906 елда, 14 елдан соң, аны иреккә чыгарылуына ирешә.

1893 елда Гольдман ил буйлап күп тапкыр йөреп сул хәрәкәтен яклап чыгыш ясый. Шул ук елда Нью-Йоркта эшсезләр алдында эскпроприацияга чакырып (Эш сорагыз! Сезгә эш бирмәсәләр — икмәк сорагыз! Әгәр дә сезгә икмәк бирмәсәләр — аны үзегез алыгыз![10]) чыгыш ясавы ихтилалга чакыру буларак бәяләнгән һәм Эмманы беренче тапкыр кулга алганнар. Нью-Йорк суды, гаепләү ягындагы бер шаһитка ышанып һәм яклау ягындагы унике шаһитның сүзләрен инкарь итеп, Эмма Гольдманны 1 елга иректән мәхрүм итүгә хөкем чыгара һәм аны Блэквелл-Айленд төрмәсенә ябалар.

Икенче тапкыр Эмманы тугыз көрәштәше белән бергә 1901 елның 10 сентябрендә АКШ Президенты Уильям Мак-Кинлины үтермәкче булуда гаепләп кулга алалар.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Record #39377930 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Notable Names Database — 2002.
  3. Wexler A. Emma Goldman: An Intimate LifePantheon Books, 1984.
  4. 4,0 4,1 Gran Enciclopèdia CatalanaGrup Enciclopèdia, 1968.
  5. 5,0 5,1 Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija — 2009.
  6. 6,0 6,1 6,2 Deutsche Nationalbibliothek Record #118540475 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  7. https://npgallery.nps.gov/pdfhost/docs/NHLS/Text/97000343.pdf
  8. Blain V., Grundy I., Clements P. The Feminist Companion to Literature in English: Women Writers from the Middle Ages to the Present — 1990.
  9. http://hdl.handle.net/10622/ARCH00520
  10. The outlaw bible of American literature — Google Книги

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]