Туфрак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туфрак latin yazuında])
Туфрак
Сурәт
Төс көрән
Кайда өйрәнелә туфракны өйрәнү[d] һәм туфрак турында фән[d]
Моның каршысы тау токымы
 Туфрак Викиҗыентыкта
Эшкәртелгән кыр

Туфрак — югары уңдырышлыкка ия булган җирнең өске катламы.

Туфрак уңдырышлыгы - ул туфракның сыйфатлары билгеләмәсе.

Туфракның уңдырышлыгын күрсәтүче билгеләре:


Участок җирен культуралаштыруга керешкәнче аның туфрагы нинди төргә керүен белергә кирәк. Кәсле-көлсу туфраклар механик составлары буенча (алардагы төрле кисәкчекләрнең микъдары буенча) балчыклы, балчыксыл, комлы һәм комсу төрләргә бүленә.

Балчыклы туфраклар бик тыгыз, аларда һава аз, шуңа күрә алар структурасыз. Аларга һава һәм җылылык начар керә. Хәтта су да тулысынча парга әйләнеп беткәнче өстә ята. Су парланып беткәч җир өстендә тоташ кабык хасил була. Шуның нәтиҗәсендә туфракка һава керми, файдалы микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеге туктала. Андый туфракларны структуралы һәм югары уңдырышлы итү өчен ел саен көздән һәм язын һәр квадрат метрга 3—4 кг органик ашлама, 200—300 г известь кертергә кирәк. Ашламаларны һәм известь материалларын җирне тирән итеп казып 22—25 см га кадәр күмдерәләр. Минераль ашламаларны аларның күпме булуына һәм үстерелә торган культураларның ихтыяҗларына карап көздән яки яз көне кер тәләр. Андый (балчыклы) туфракларда яшелчә культураларын башлыча түтәлләрдә үстерәләр. Орлыкларны сай гына чәчәләр. Бәрәңгене дә сай (6—8 см) утырталар.

Туфракны җәй буена кимендә биш тапкыр йомшарталар һәм кимендә ике тапкыр үсемлекләрнең төпләрен өяләр. Балчыксыл туфраклар балчыклыларга караганда уңдырышлырак һәм структуралырак. Аларда балчык азрак, ә һава күбрәк була. Әледән-әле ашлап торганда алар барлык яшелчә культураларында үстерү өчен яраклы була. Комсу һәм комлы туфраклар туклыклы матдәләргә ярлы. Алар нигездә комнан торалар, аларда бераз гына тузан һәм ләм бар, аска таба суны җиңел һәм тиз үткәрәләр, үтәдән-үтә яхшы һәм тиз җылыналар. Андый туфракларның уңдырышлылыгын күтәрү максатында алар өчен билгеләнгән ашламаларны (1 квадрат метрга 4 кг тирес яки компост һәм 0,4 кг известь) ике өлешкә бүләләр һәм аларның бер өлешен көз көне җирне казыганда 22—25 см тирәнлеккә, ә икенче өлешен — яз көне казыганда яки культивацияләгәндә 12—15 см тирәнлеккә кертәләр. Орлыкларны балчыксыл туфраклардагыга караганда тирәнгәрәк күмдерәләр. Яшелчә культураларын түтәлләр ясамыйча үстерәләр, бәрәңгене 14—16 см тирәнлеккә утырталар.

Биек итмичә һәм бары тик яңгырдан соң гына 1—2 тапкыр төпләрен өяләр. Андый туфракларда минераль ашламаларны оптималь күләмдә һәм, туфрак эремәсен әчетеп җибәрмәү өчен, бары тик органик ашламалар белән бергә генә кертәләр. Комлы туфракларны үзләштерүдә яшел ашламага люпин, шулай ук печәнгә клевер чәчү зур ярдәм итә.

2—3 ел буе культуралаштырганнан соң андый җирләрдә кыяр, помидор һәм хәтта ак кәбестә, чәчәк кәбестә һәм башка төр кәбестәләр, үлән яшелчәләр яхшы үсә.

Туфракның механик составын кул белән белеп була. Моның өчен аны камырсыман хәлгә килгәнче суда җебетергә һәм уч табаннары белән шар яки шнур әвәләргә кирәк. Әгәр шар әвәләп булмаса һәм уч табаннары чиста калса, туфрак — көпшәк-комлы. Шар әвәләнмәсә, ә уч табаннарында туфрак кисәкчекләре калса—туфрак — комлы; уч табаннары арасында шар әвәләнеп, шнур килеп чыкмый икән, туфрак — комсыл. Шар әвәләнеп, шнур килеп чыкса, әмма боҗра итеп бөккәндә чатнап, таралып китсә, туфрак— балчыксыл дигән сүз. Шар әвәләнеп, аннан шнур килеп чыкса һәм ул ярылмыйча-чатнамыйча боҗра булып бөгелә икән, туфрак — балчыклы.

Аз торфлы саз туфрагы кәсле-көлсу туфраклар кебек минераль кисәкчекләрдән түгел, ә тулысынча диярлек ярым таркалган органик матдәдән тора. Торфлы туфракларны уйсулык торфлы, мүкле торфлы һәм алмашынучан торфлы туфракларга аерып йөртәләр. Уйсулык торфлы саз туфраклары түбәнлекләрдә һәм күл тирәләрендә, елга үзәннәрендә хасил була. Өстән ага торган һәм грунт сулары андый урыннарга күп кенә минераль матдәләр, известь алып килә.

Шуңа күрә дә уйсу торфлыклар туклыклы матдәләргә бай һәм аларның туфрак эремәләре нейтраль яки җиңелчә генә әче реакцияле була. Системалы рәвештә фосфорлы-калийлы ашламалар керткәндә андый җирләрне тиз һәм яхшы үзләштерергә, аларны теләсә нинди яшелчә, чәчәк культуралары һәм хәтта җиләк-җимеш бакчалары өчен дә файдаланырга мөмкин. Мүкле торфлыклар калку урыннарда нигездә ак мүкләрнең (сфагнус) таркалуы хисабына формалаша, ә алар исә минераль туклануны сорамый. Начар таркалалар, шуңа күрә андый торфлыкларның көллелеге түбән (2—4%), аларда туклыклы элементлар запасы аз. Мүкле торф теплицалар яки башка ябык җайланмаларның туфрак грунты өчен яхшы компонент булып кына тора.

Әгәр инде һәвәскәр яшелчәченең участогы шундый агачы көле кертәләр. Күгәрек төсендә булмаса, торф көлен дә файдаланырга ярый. Күгәрек төсле көлдә тимер күп,

шуңа күрә аны ашламага файдаланырга ярамый. Әгәр һәвәскәр яшелчәче участогына бер кисәк ташландык болын бирелсә, аны алданрак үзләштерә башларга кирәк. Җәй көне анда 8—10 см тирәнлектә кәсен алалар, үләнен аска әйләндереп каплап штабельгә салалар. Аннары шушы җиргә берничә тапкыр тирес сыекчасы сибәләр, әйләндереп каплап чыгалар. Киләчәктә теплица яки парник грунты итеп файдаланалар, я булмаса кыяр утыртканда аның рәтләренә сибәләр.

Көз көне кәсе алынган җиргә тирес яки башка төр органик ашлама кертәләр һәм участокны сөрү тирәнлегенә казып чыгалар, тырмалыйлар, тигезлиләр. Уңдырышлылыгы буенча төрле участокларны үзләштерү теләсә нинди очракта да ашламаларсыз мөмкин түгел.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ковда В. А. Основы учения о почвах. — М.: Наука, 1983.
  • Розанов Б. Г. Морфология почв. — М.: изд. МГУ, 1983.
  • Почвоведение. В 2 ч. / Под ред. В. А. Ковды, Б. Г. Розанова — М.: Высш. шк., 1988. — ISBN 5-06-001159-3, ISBN 5-06-001195-X
  • Теории и методы физики почв / Под ред. Е. В. Шеина и Л. О. Карпачевского. — М.: «Гриф и К», 2007. — ISBN 978-5-8125-0921-7
  • Шишов Л. Л., Лебедева И. И., Тонконогов В. Д. Классификация почв России и перспективы ее развития 2008 елның 24 февраль көнендә архивланган. /Почвоведение: история, социология, методология. Памяти основателя теоретического почвоведения В. В. Докучаева / Отв. ред. В. Н. Кудеяров, И. В. Иванов. — М.: Наука, 2005. — С. 272—279.