Җоди Фостер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җоди Фостер latin yazuında])
Җоди Фостер
Jodie Foster
Туган телдә исем Алисия Кристиан Фостер
Туган 19 ноябрь 1962(1962-11-19) (61 яшь)
АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Ель үнивирситите, Ель көллияте[d], Lycée Français de Los Angeles[d], Центр раннего образования[d] һәм Grace Hopper College[d]
Һөнәре актриса, кинорежиссёр, продюсер
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Җефет Александра Һедисон[d][1]
Ата-ана
Кардәшләр Бадди Фостер[d] һәм Connie Foster[d]
Бүләк һәм премияләре Оскар премиясе (1989, 1992)
«Алтын глобус» премиясе (1989, 1992, 2013)
«Сатурн» премиясе (1978, 1998)

 Җоди Фостер
Jodie Foster
Викиҗыентыкта

Җоди Фостер, Али́сия Кри́стиан (Җо́ди) Фо́стер (ингл. Alicia Christian «Jodie» Foster, 1962 елның 19 ноябре, АКШ, Калифорния штаты, Лос-Анджелес) — АКШ кино актрисасы, режиссёры, продюсеры. Ике мәртәбә «Оскар» кино премиясе (1989, 1992), өч «Алтын глобус» премиясе (1989, 1992, 2013), ике «Сатурн» премиясе (1978, 1998) һ. б. премияләр лауреаты. Йель университетының шәрәфле сынлы сәнгать докторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оскар премиясен алу вакытында. 1990

1962 елның 19 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәрендә туган. Әтисе (АКШ хәрби-һава көчләре полковнигы, күчемсез милек брокеры) белән әнисе кызлары Җоди туганчы ук аерылышканнар. Лос-Анджелеста шәхси француз мәктәбен (1980), «әдәбият өлкәсендә бакалавр» дәрәҗәсендә Йель университетын (1985) тәмамлаган. Француз, итальян телләрен камил белә, алман һәм испан телләрендә аралаша. Актерлык эшчәнлеген 3 яшендә реклама роликларында уйнап башлап җибәрә. 1970 елларда Уолт Дисней студиясе төшергән фильмнарда катнаша. Зур экрандагы дебюты — 1973 елда уйнаган «Наполеон һәм Саманта» фильмы. 14 яшендә «Таксист» фильмында уйнаган фахишә роле өчен «Оскар» премиясе конкурсы номинанты була. 1988 елда «Гаепләнүчеләр» (ингл. The Accused) фильмында уйнаган баш роле өчен «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләре лауреаты була. 1992 елда «Бәрәннәрнең сүзсезлеге» (ингл. The Silence of the Lambs) фильмы өчен икенче «Оскар» премиясенә лаек була.

1991 елдан башлап, үзен режиссер буларак та таныта: «Кечкенә кеше Тэйт» (ингл. Little Man Tate, 1991), «Өйгә, бәйрәмнәргә» (ингл. Home For The Holidays, 1995), «Кондыз» (ингл. The Beaver, 2011) фильмнары, «Кәрттән йорт» (ингл. House of Cards, 2013) телесериалын, «Акча монстры» (ингл. Money Monster, 2015) һ. б. төшерә.

Актриса Җоди Фостер төшкән иң билгеле фильмнар: «Таксичы» (ингл. Taxi Driver, 1976), «Гаепләнүчеләр» (ингл. The Accused, 1988), «Бәрәннәрнең сүзсезлеге», «Нелл» (ингл. Nell, 1994), «Контакт» (ингл. Contact, 1997), «Шом бүлмәсе» (ингл. Panic Room, 2002), «Очыш иллюзиясе» (ингл. Flightplan, 2005) һ. б.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике улы бар: Чарльз (1998), Кристофер (2001). 2014 елдан фотограф һәм актриса Александра Хедисон белән бер җенесле никахта тора[3]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Безнең кавем. Джоди Фостер. «Сөембикә», 2017 ел, ноябрь, 63нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]