Җәмгыять утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәмгыять утраулары latin yazuında])

Җәмгыять утраулары
фр. Îles de la Société, таит. Tōtaiete mā
17°32′00″ ю. к. 149°50'00" кб. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Утраулар саны14
Иң эре утрауТаити
Гомуми мәйдан1593 км²
Иң биек ноктасы2241 м
ИлФранцуз Полинезиясе Француз Полинезиясе
Беренче дәрәҗә АБҖилтияр һәм Җилтимәс утраулары
Җәмгыять утраулары (Тын океан)
Халык саны (2007 ел)227 807 кеше
Халык тыгызлыгы143,005 кеше/км²
Җәмгыять утраулары Викиҗыентыкта

Җәмгыять утраулары (фр. Îles de la Société, таит. Tōtaiete mā) — Тын океанның көньяк өлешендә, Полинезиядә урнашкан утраулар төркеме. Француз Полинезиясе (Франциянең диңгезарты биләмәсе) составына керә.

Җилтияр һәм Җилтимәс утраулар төркмнәреннән гыйбарәт. Мәйдан 1593 км². Административ мәркәз — Папеэте (Таити утравында). Утрауларның күбесе янартау атылуыннан пәйда булганнар, алар мәрҗән рифлары белән уратылган. Биеклек 2241 метргача. Иң зур утрау — Таити.

Тропик диңгез климаты. Уртача температура мартта +26°С, августта +20°С. Еллык явымнар саны — 1500—2500 мм. Һинд чикләвеге пальмасы, сандал, ваниль агачлары, банан, шикәркамыш, пахта, ананас һ.б.н. үстерелә. Балык тотыла, энҗе җыела.