Һенри Һудзон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һенри Һудзон latin yazuında])
Һенри Һудзон
Туган телдә исем ингл. Henry Hudson
Туган 12 сентябрь 1570(1570-09-12)
Лондон
Үлгән 1611(1611)
билгесез
Ватандашлыгы  Англия кыйраллыгы[d]
Һөнәре диңгезче

 Һенри Һудзон Викиҗыентыкта

Һенри Һудзон (Һадсон) (ингл. Henry Hudson; 12 сентябрь 1570, Лондон1611?) — инглиз диңгезчесе. Атлантик океаныннан Тын океанга үтүче төньяк диңгез юлын табу максатында 1607—1611 елларда 4 мәртәбә Арктика диңгезләрендә йөзгән. Экспедицияне инглиз һәм һолланд сәүдәгәрләре Кытай вә Һиндстанга Испания һәм Португалия мөстәмләкәләреннән иң уңай су юлын табу максатында оештырган. Һудзон 1607 елда т.к. 80°23’кә кадәр барып җиткән. 1609 елда Баренц диңгезе аша Төньяк Америка ярларына кадәр йөзеп җиткән һәм кыйтга ярларын тәдкыйк иткән. Һудзон елгасын кәшеф итеп, ул елга буйлап якынча 250 км барган. Соңрак Һудзон исемен йөртәчәк бугаз һәм култыкны кәшеф иткән. 1611 елның июнендә кораб командасы гыйсъян күтәргән; гыйсъянчылар Һудзонны, аның улын һәм тагын 7 диңгезчене корабтан каекка төшерегәннәр. Аның алдагы язмышы билгесез.