Әшрәф Гани

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әшрәф Гани latin yazuında])
Әшрәф Гани
Әфганстан президенты
Вазыйфада
2014 елның 29 сентябре – 2021 елның 15 августы
Аңа кадәр Хәмид Карзай
Дәвамчысы Әмруллаһ Салех (в.в.б.)
Һибәтулла Ахунзадә (ӘИӘ әмире буларак)
Кабул университеты ректоры
Вазыйфада
2004 елның 22 декабре – 2008 елның 21 декабре
Әфганстан финанс министры
Вазыйфада
2002 елның 2 июне – 2004 елның 21 декабре
Шәхси мәгълүмат
Туган 19 май 1949(1949-05-19) (74 яшь)
Әфганстан, Логар провинциясе
Сәяси фирка фиркасез
Җефет Рула Гани[d]
Белем Бәйрут Америка университеты
Колумбия университеты
Сугышлар/бәрелешләр война в Афганистане (2015-2021)[d]

Әшрәф Гани (пушту اشرف غني, дари اشرف غنی (2015 елның ноябренә кадәр Әшрәф Гани Әхмәтзай[1]), 1949 елның 19 мае, Әфганстан, Логар провинциясе) — Әфганстан сәясәтчесе, 2014 елның 29 сентябреннән[2] 2021 елның 15 августына кадәр Әфганстан президенты [3]. 2019 елның 28 сентябрендә узган Әфганстан президентын сайлауларда икенче срокка президент итеп сайланган булган[4].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 19 маенда Кабулдан көньякта урнашкан Логар провинциясендә әхмәтзай(ингл.) кабиләсенә караган абруйлы һәм зур йогынтыга ия пуштун гаиләсендә туган.

1967 елда Кабулда «Хәбибия» лицеен (Habibia High School) тәмамлаган.

1973 елда Бәйрутта (Ливан) Америка университетын тәмамлаган, бакалавр һәм магистр дипломы алган.

1974 елда Кабул университетында укытучылык эшчәнлеген башлау өчен Әфганстанга кайта. Чит илдә ике ел укуга хокук бирүче дәүләт стипендиясе откан һәм АКШка укырга киткән.

1977 елда АКШның Колумбия университетына укырга кергән, анда антропология өлкәсендә фән докторы дәрәҗәсен алган.

1983 елда Берклида Калифорния университетына, шулай ук Джонс Хопкинс университетына (Балтимор, Мэриленд штаты) укытучы итеп чакырыла.

Даниядә Орхус университетында лекцияләр укыган. BBC телекомпаниясенең дари һәм пушту телләрендәге тапшырулары комментаторы булган.

1991 елда Бөтендөнья банкында эшли башлаган. Башта Көнчыгыш Азия проектлары буенча махсуслашкан.

20002001 елларда Бөтендөнья банкы миссиясенең Россия күмер шахталарын реабилитацияләү буенча кредит программасын алып баручы махсус вәкиле булып эшләгән. Бөтендөнья банкының Кытай һәм Һиндстан миссияләре эшчәнлегендә катнаша.

Гарвард һәм Стэнфорд бизнес-мәктәпләрендә җитәкчеләрне укыту программасын алып барган.

2001 елның октябрендә БМОның Әфганстандагы махсус вәкиле Лахдар Ибраһиминың(ингл.) киңәшчесе итеп билгеләнә. Әфганстанга кайта, Бонн килешүен эшләүдә, килештерүдә һәм кабул итүдә катнаша.

2001 елның декабрендә Әфганстан президенты Хәмит Карзайның(ингл.) финанс мәсьәләләре буенча өлкән киңәшчесе вазифасына билгеләнгән.

Әфганстанга гуманитар ярдәм күрсәтүне координацияләү буенча БМО Идарәсе җитәкчесе булган.

2002 елның июненнән 2004 елның декабренә кадәр Хәмид Карзайның күчеш чоры хөкүмәтендә финанс министры вазыйфаларын башкара.

2003 елда үсеп килүче базарлар трейдерларының Emerging Markets ассоциациясе тарафыннан «Азиядә иң яхшы финанс министры» дип таныла.

2004 елгы президент сайлауларыннан соң сайланган хөкүмәт составына керми һәм Кабул дәүләт университеты ректоры итеп билгеләнә.

2006 елда Ә. Г. Әхмәтзай кандидатурасы Әфганстан тарафыннан Кофи Аннан урынына БМО Генераль сәркатибе вазифасына рәсми рәвештә тәкъдим ителә. Әмма ул БМОның булачак генераль сәркатибе Пан Ги Мунга оттыра.

2009 елгы президент сайлауларында катнашкан, анда сайлаучыларның 3 % ка якын тавышын җыйган.

2011 елдан 2013 елга кадәр Әфганстанның тулы суверенитетын торгызу (Afghanistans Transition Coordination Commission) проблемалары белән шөгыльләнүче күчеш чоры координация шурасы рәисе булып торган.

2013 елның 6 октябрендә Әфганстан президентын сайлауларда кандидат буларак теркәлгән [5].

Президент сайлаулары (2014)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 5 апрелендә (1нче тур) һәм 14 июньдә (2нче тур) узган Әфганстанда президент сайлауларында(ингл.) Әшраф Гани Әхмәтзай җиңеп чыга. Тавыш бирүнең икенче туры 14 июньдә уза. Аның өчен сайлаучыларның 55,27 проценты тавыш биргән. Аның көндәше — Әфганстанның элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла (Abdullah Abdullah) 44,73 процент тавыш җыйган. Әмма ул бу нәтиҗәләрне танудан баш тарта һәм тавышларны яңадан исәпләүне таләп итә. Яңадан исәпләү нәтиҗәләренә дә риза булмыйча, ул сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен танудан баш тарта. 21 сентябрьдә Абдулла белән Гани хакимиятне бүлешү турында килешә һәм президент итеп Әшраф Гани, хөкүмәт җитәкчесе итеп Абдулла билгеләнә[6].

Әхмәтзай[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әшрәф Гани Әхмәтзай үзенең Әхмәтзай нәсел (кабилә) исеменнән баш тартырга һәм Әшрәф Гани булып калырга карар кыла. Президент таныклыгына да үзгәрешләр кертелгән. Әхмәтзай(ингл.) — Әфганстандагы иң зур пуштун кабиләләренең берсе. Аның әгъзалары исемнәренең ахырында кабилә исемен дә өсти[7].

Президент сайлаулары (2019)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның 28 сентябрендә узган Әфганстан президентын сайлауларда, сайлаучыларның 50, 64 % ын җыеп, икенче срокка президент итеп сайланган[8].

Кандидат Тавышлар[9] %
Әшраф Гани 923 868 50,64
Абдулла Абдулла 720 990 39,52
Гөлбетдин Хикмәтияр 70 242 3,85

Рәсми мәгълүматларга караганда, сайлауда кенче урынны 39,52 процент тавыш белән башкарма хакимият башлыгы Абдулла Абдулла алган. Ул сайлауларның нәтиҗәләрен танудан баш тарта һәм үз хөкүмәтен формалаштырырга планлаштыра. 9 мартта Әфганстан башкаласы Кабулда ил Президенты вазыйфасына керешү буенча (инаугурация) берьюлы ике тантана узган: Президент сараенда дәүләт башлыгы Әшраф Гани ант иткән. Күрше сарайда Премьер-министр Абдулла Абдулланың президент сайлауларында җиңүе турында игълан иткән инаугурациясе дә булган[10][11].

Вазифадан китү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның августында, «Талибан» хәрәкәте гаскәренең Әфганстанның хөкүмәт көчләренә каршы уңышлы һөҗүменнән соң, Әфганстан хөкүмәте отставкага китә һәм Әшраф Гани вазифасын югалта. Вазифа талиблар лидеры мулла Абдулла Гани Барадарга биреләчәк, күчмә хөкүмәтне отставкадагы генерал Али Әхмәд Җәлил җитәкләячәк, дип хәбәр ителә [12].

2021 елның 15 августында Әшраф Гани илдән китеп, Таҗикстанга, аннан Оманга килә [13][14].

2021 елның 18 августында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Әшрәф Гани БГӘ территориясендә «гуманитар нигезләрдә» кабул ителгән»[15][16].

21 августта Әфган милли каршылыгы (Пәнҗшир каршылыгы) лидеры Әхмәд Мәсуд Әшрәф Ганине чит илдән Пәнҗшир тарлавыгына кайтырга чакырган (Әшрәф Гани, элеккегечә, сайланган президент булып тора һәм халыкара бергәлек тарафыннан танылган).

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рула Сааде (әфган исеме Бибигөл, 1948 елда Ливанда христиан гаиләсендә туган), журналист. 1975 елда өйләнешкәннәр. Ике балалары да АКШта туган: кызлары Мәрьям, рәссам; уллары Тарик.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Президент Афганистана изменил имя. lenta.ru, 3.11.2014
  2. Президент Афганистана вступил в должность под взрывами бомб. 2020 елның 20 февраль көнендә архивланган. The Moscow Post, 29.09.2014(рус.)
  3. Ирина Шелудкова (2021-08-15). Смена власти в Афганистане: талибы вошли в Кабул.
  4. Ашраф Гани побеждает на выборах президента Афганистана. tass.ru, 22.12.2019(рус.)
  5. Биография Ашрафа Гани Ахмадзая. ria.ru, 05.04.2014(рус.)
  6. Анна Федякина. Кабул примерил на себя дуумвират. rg.ru. 30.09.2014(рус.)
  7. Әфганстан президенты исемен үзгәртте
  8. Ашраф Гани побеждает на выборах президента Афганистана. tass.ru, 22.12.2019 (рус.)
  9. Presidential Election Preliminary Results. Независимая избирательная комиссия Афганистана. әлеге чыганактан 2019-12-22 архивланды. 2019-12-24 тикшерелгән.
  10. В Кабуле сразу два кандидата объявили о вступлении в должность президента Афганистана. Радио Свобода, 9.03.2020
  11. اشرف غنی و عبدالله عبدالله مراسم تحلیف را به‌جا آوردن. da.azadiradio.com, 9.03.2020
  12. Ирина Шелудкова (2021-08-15). Смена власти в Афганистане: талибы вошли в Кабул.
  13. «Талибан» объявил о захвате Афганистана. Главное 2021 елның 15 август көнендә архивланган.
  14. Президент Афганистана объяснил побег из страны. rbc.ru, 15.08.2021
  15. МИД ОАЭ: Ашрафа Гани приняли на гуманитарных основаниях.
  16. Находящегося в ОАЭ Ашрафа Гани госпитализировали.