Комай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Комай latin yazuında])
Комай

Комай (кар сибы, лат. Gyps himalayensis) — карчыга кошлар семьялыгының комайлар ыругыннан үләксә кошы.

Тасвир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эре кош. Авырлыгы 8–12 кг, озынлыгы 116–150 см, канатлар колачы 310 см кадәр.

Гималайлар, Монголия, Саяннар, Тибет, Хөвсекүл, Памир, Тянь-Шань, Җидесу Алатавы, Иле Алатавы биек тауларда (2000–5000 м) тора. Үләксә белән туклана, күбесенчә тояклы хайваннарның.

Төсе белән ак башлы комайга ошый. Әмма андан аксылрак, аксыл яка мамыктан түгел, ә каурыйдан. Яшь кошлар караңгырак.