Фәридә Мөэминова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Мөэминова latin yazuında])
Фәридә Мөэминова
Фарида Муминова
Туган телдә исем Фәридә Шамил кызы Мөэминова
Туган 23 ноябрь 1957(1957-11-23) (66 яшь)
Лесной, Кай районы, Киров өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Үлгән 31 гыйнвар 2024(2024-01-31) (66 яшь)
Магнитогорск, Чиләбе өлкәсе, Россия
Милләт татар[1][2] (?)
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре театр һәм кино артисты
Эш бирүче Прогресс Сцена Армена Джигарханяна[d]
Балалар улы
Ата-ана
  • Шамил (әти)
  • Муза (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артисты

Фәридә Мөэминова (Фәридә Шамил кызы Мөэминова, рус. Фарида Шамильевна Муминова) – танылган артист, кино һәм театр актрисасы, РФ атказанган артисты (2002), «Театр язы» фестиваленең призлар иясе (1993, 1999).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елның 23 ноябренда Киров өлкәсенең Кай районы (1963 елдан Омутнинск районы, 1965 елдан Югары Чулман районы) Лесной бистәсендә туган.

1976 елда Ташкәнт хореография укуханәсенең классик бию бүлеген, 1985 елда ВГИКның актёрлык бүлеген (Борис Чирков остаханәсе) тәмамлый.[4]

1976-1979 елларда Ташкәнттә үзбәк дәүләт «Бахор» ансамблендә бии.

1986 елда Дүшәнбедә В. Маяковский исемендәге рус драма театрында, «Ярымутрау» (рус. Полуостров) театр-студиясендә эшли.

1991-2000 елларда Магнитогорскида А.С. Пушкин исемендәге театрда, әйдәүче актриса.

Хәзер Мәскәүдә, Армен Джигарханян театр-студиясендә [5]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинода[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинодагы беренче роле - ГөлбахорҖиденче җен», 1974).

Төрле киностудияләрдә танылган кинорежиссёрлар И. Ишмөхәммәтов, А. Хамраев, И. Миколайчук, Бен Барк һ.б. төшергән уннан артык нәфис фильмда төп рольләрне башкара:

  • Принцесса («Язмыш барабаннары» (рус. Барабаны судьбы),
  • Мәрьям («Фатир» (рус. Квартира),
  • Лола («Шок», 4 серияле телеверсиясе - «Яратып һәм сызланып» (рус. С любовью и болью) һ.б.

В. Әхәдовның «Королеваның шәхси тормышы» нәфис фильмында уйнады.

Театрда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрда беренче уйнаган роле – Маргарита («Остаз һәм Маргарита» (рус. Мастер и Маргарита), Дүшәнбе театры)

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Джил Теннер – «Бу ирекле күбәләкләр» (рус. Эти свободные бабочки);
  • Наталья – «Кәләшләр» (рус. Невесты);
  • Нина Заречная – «Акчарлак» (рус. Чайка);
  • Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» (рус. Без вины виноватые);
  • Джулия – «Алма ханым» (рус. Яблочная леди);
  • Раневская – «Чия бакчасы» (рус. Вишнёвый сад);
  • Марта – «Кем Вирджиния Вульфтан курка» (рус. Кто боится Вирджинии Вульф);
  • Марга – «Кыргый» (рус. Дикарь), Касон;
  • Аркадина – «Акчарлак» (рус. Чайка);
  • Джейн – «Француз кварталы» (рус. Французский квартал), Т. Уильямс;
  • Фея – «Көлгенә» (рус. Золушка), Е. Шварц;
  • Титания - «Җәйге төндә йокы» (рус. Сон в летнюю ночь), У. Шекспир;
  • Джессика – «Күрше бүлмәгә ишек» (рус. Дверь в смежную комнату), Д. Эйкбурн;
  • Грациелла – «Толларны юатучы» (рус. Утешитель вдов), Д. Маротт, Б. Рандони;
  • Мелисса – «Мәхәббәт хатлары» (рус. Любовные письма ), А. Гурней;
  • Агата – «Кәҗә утравы», (рус. Козий остров), Уго Бетти[6]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда «Театр язы» (рус. Театральная весна) фестивалендә (Чиләбе, 1993) иң яхшы хатын-кыз ролендә (Наталья, «Кәләшләр» спектаклендә) уйнаган өчен приз белән бүләкләнде.

1999 елда «Театр язы» (рус. Театральная весна) фестивалендә иң яхшы хатын-кыз ролендә (Марта, «Кем Вирджиния Вульфтан курка» спектаклендә) уйнаган өчен приз алды. Шул ук роль өчен «Алтын маска» милли театр премиясенә (2000) тәкъдим ителде.[7]

2002 елда РФ атказанган артисты исеме бирелде.[8]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-09-27, retrieved 2014-11-02 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-12-14, retrieved 2014-11-02 
  3. Магнитогорски театры сайты, archived from the original on 2014-04-26, retrieved 2014-11-02 
  4. http://www.biletline.ru/?actor_id=1444
  5. Теледидар сайтында(үле сылтама)
  6. Билет онлайн сайты
  7. «Алтын маска» сайты, archived from the original on 2016-07-09, retrieved 2014-11-02 
  8. РФ Президенты указы 04.10.2002 N 1126, archived from the original on 2015-01-10, retrieved 2014-11-02