Украина баш күтәрүчеләре гаскәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Украина баш күтәрүчеләре гаскәре latin yazuında])
Украина баш күтәрүчеләре гаскәре
укр. Українська повстанська армія
Нигезләнү датасы 14 октябрь 1942
Сурәт
Кыскача исем UPA
Кабер сурәте
Катнашучы Волыния суешы һәм Этнические чистки в Восточной Малопольше[d]
Сугыш Восточноевропейский театр Второй мировой войны[d], Көнбатыш Украинада советларга каршы партизан каршылыгы[d] һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Урын Западная Украина[d], Урман буе, Губернаторство Транснистрия[d], Рейхскомиссариат Украина[d], Генерал-губернаторлык[d], Галиция, Волынь[d], Северная Буковина[d], Холмщина[d], Подолье[d], Карпат таулары һәм Линия Кёрзона[d]
Әгъзалар саны 30 000 һәм 40 000
Сәяси позиция ультра уңнар[d]
Сәяси идеология украинский национализм[d] һәм антикоммунизм[d]
Гамәлдән чыгу датасы 1954[1]
Командир Клячкивский, Дмитрий Семёнович[d], Роман Иосифович Шухевич[d] һәм Кук, Василий Степанович[d]
 Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Викиҗыентыкта

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре, УБКГ (украинча Українська повстанська армія, УПА) — Украина милләтчеләре оешмасының (Бандера хәрәкәтенең) кораллы канаты.

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре җитәкчеләре: Степчук, Климчак, Семенюк, 1941-1942

1943 елның языннан бирле Галиция, Холмщина генерал-губерналыгы, Украина рейхскомиссариаты, Волыния, Румыния Транснистириясе, Төньяк Буковина территориясендә эш иткән.

Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең парады, Ивано-Франковск өлкәсе

1943-1944 елларда Украина баш күтәрүчеләре гаскәре поляклар яшерен оешмалары - Людова Гаскәре, Крайова Гаскәре, һәм ССРБ партизаннарына каршы эш итә. 1943 елда алман кораллы көчләренә каршы, "халык үз саклануы" тактикасын кулланып эш итә.

1943-1944 елларда Украина баш күтәрүчеләре гаскәре украин-поляк этник низагында катнаша, полякларга каршы этник чистартулар ысулларын куллана (Волыния суешы).

Украина хәрби булмаган ватандашларына каршы эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре украин хәрби булмаган ватандашларына каршы террористик ысулларны куллана: 1944-1956 елларда 40 райисполком башлыгы, 1454 авыл шурасы башлыгы, 1235 совет хезмәткәре, 216 фирка хезмәткәре, 205 комсомол хезмәткәре, 314 күмәк хуҗалык рәисе, 647 эшче, 1931 зыялылар вәкиле, 50 рухани, 15 355 крестьян, 860 бала һәм картны үтергән[2]. Барлыгы: Волыниядә — 3500, Карпатлар арты өлкәсендә — 48, Ивано-Франковски өлкәсендә — 10527, Дрогобыч һәм Илбау өлкәсендә — 7968, Ровно өлкәсендә — 3997, Тернополь өлкәсендә — 3557, Черновицки өлкәсендә — 796, Хмельницки өлкәсендә — 133, Житомир өлкәсендә — 150 кеше үтерелгән.

Полякларга каршы эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре үтергән поляклар, Луцк, 1943

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 35 000-60 000, ә Көнчыгыш Галициядә 25 000-40 000 полякны үтергән. Үтерешләр Степан Бандера тарафыннан оештырылган, төп максаты булып "киләчәк бәйсез Украинада украин кешеләрен генә калдыру максатыннан этник чистартулар оештыру" тора.

Яһүдләргә каршы эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Роман Шухевич җитәкчелегендәге Украина баш күтәрүчеләре гаскәре яһүдләргә каршы эзәрләүләрдә катнаша. "Нахтигаль" батальоны Илбау шәһәренә кергәч, Илбау профессорларын үтерүдә катнаша[3].

Бетерелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет гаскәре Украинаны фашист көчләреннән азат иткәннән соң, Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Кызыл Гаскәрнең хәрбиләренә каршы эш итә башлый, шулай ук күмәк хуҗалык хезмәткәре, зыялылар вәкилләрен үтерүне оештыра.

1948 елда "Аэродинамик" операциясе кысаларында Үзәк күзләү идарәсе тарафыннан ярдәм ала.

Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең эшчәнлеге формаль рәвештә 1949 елда туктатыла, ләкин вак төркемнәре 1956 елга кадәр эш итәләр.

1944 елда Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең саны 20 мең кеше тәшкил итә.

Торгызылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елда Украинаның Югары Радасы Украина баш күтәрүчеләре гаскәренең әгъзаларын "Украина бәйсезлеге өчен көрәш итүчеләре" булып таный.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.kyivpost.com/content/ukraine-abroad/demotix-69th-anniversary-of-the-ukrainian-insurgen-114845.html
  2. ОУН i УПА, 2005, Разд. 7. — С. 439
  3. Дюков А. Р. Второстепенный враг. ОУН, УПА и решение «еврейского вопроса».] Монография / Послесл. Ю.Шевцова. — М.: Regnum, 2008. — 152 с. — 2000