Наил Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наил Гәрәев latin yazuında])
Наил Гәрәев
Туган телдә исем Наил Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәев
Туган 22 март 1932(1932-03-22) (92 яшь)
Куйбышев өлкәсе, Гали авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Себер дәүләт физик мәдәният һәм спорт университеты
Һөнәре классик көрәш
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган спортчысы (2002)

Наил ГәрәевРСФСР, ССРБ биеклегендә күп мәртәбә чемпион исемнәрен яулаган, дөнья Чемпионатында көмеш медальгә лаек, СССРның спорт остасы, грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры. 52 кг кадәр үлчәүдә чыгыш ясаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Наил Гәрәев 1932 елны Куйбышев өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында дөньяга килгән. Күп балалы гаиләдә беренче бала булып туа.

1948 елда бер төркем үсмерләр белән Куйбышев каласының Сталин исемендәге завод каршында эшли торган 9 нчы һөнәр училищесына укырга керәләр. Аны 1950 елда Мактау грамотасы белән тәмамлый, җыючы-слесарь булып эшли башлый. «Маяк» спорт клубында Иван Халаджи җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөри.

1954 елны Ижауда оештырылган зона ярышларында икенче урынга чыккач РСФСР беренчелегендә катнашу мөмкинлеге ала. Поездның гомуми бүлегендә Ленинградка килә... һәм РСФСР чемпионы булып кала. Җиңүчеләр Ригада узасы СССР беренчелегенә китәләр.

Шундагы келәмдә Гәрәев бер-бер артлы Украина чемпионы Широковны, 1нче җыелма командадан Коршуновны җиңә. Финалда ул 1нче разряд башы белән җыелма командадан, СССР чемпионы Власовка каршы чыга.

Наил үзе баштарак, бер ярты минут көрәшермен дә, аннары чистага җиңелермен, шуның белән спорт остасы исемен алырмын дип уйлый. Ә келәмгә чыккач шулкадәр явызланып китә, мондый хәлгә әзер булмаган Соловьев бөтенләй югалып кала һәм оттыра. Шуның белән Гәрәев 1955 елны Карлсруэда (ГФР) узачак дөнья чемпионатына барачак командага керә. Ул елларда Дөнья беренчелеге ике-өч елга бер уздырыла иде.

Германиядә Наил Гәрәев көмеш медаль яулый. Финалга кадәрге очрашуларда берничә көндәшен, шул исәптән ярымфиналда дөньяның ике тапкыр чемпионы төрек Акбашны бирелдергән булса да, соңгы хәлиткеч көрәштә Италия батыры, тумыштан чукрак Фабрадан калыша ул.

1956 елны Гәрәев Власов белән бер үлчәүдә Мельбурн Олимпия уеннарына бара. Аңа келәмдә чыгыш ясарга насыйп булмаса да, ул барыбер – Самар өлкәсенең беренче Олимпиячесе булып тарихка кереп кала.

Зур күләмле ярышларда 1963 елга кадәр катнаша. 1959 елда СССР халыкларының 2нче «Спартакиада»сында Олимпия батыры Соловьевтан гына калышып, көмеш медаль яулый.

Шуннан тренерлык эшенә күчәргә карарга килә. Ленинград физкультура техникумын, Омскидагы физкультура институтын тәмамлый. Наил Гәрәев тренер буларак 20 СССР спорт остасын тәрбияләде, халыкара дәрәҗәсендә спорт осталарын үстерде, җыелма спорт командаларын чын һөнәрмәндләр биеклегендә әзерләде.

1967-80 елларда Идел буе хәрби округының спорт клубы тренеры булып эшли, күп кенә талантлы көрәшчеләрне, шул исәптән Рамил Фәйзуллов (Самар), Равил Җамалетдинов, Минсәет Таҗетдинов (Ульян), Илдус Мөхәрләмов (Казан), Раиф Арсланов (Чаллы), Шамил Хәлилов, Кязим Нарбеков, Шамил Ногаев (Саранск) кебек татар егетләрен дә ил күләмендәге ярышларга әзерләшә, утызга якын спорт остасы, берничә халыкара оста әзерли. Кораллы Көчләр, РСФСР, СССР командаларын зур күләмле бәйгеләргә алып йөри. Армия спортына кирәге беткәч тә әле байтак вакытлар — 1992 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, Самардагы «Восход» балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Мөхәммәтгәрәй углы Наил Гәрәев күп еллар буена Сабантуйларында татар көрәшен оештырып, гадел судья булып, дан һәм шөһрәт казанды.

Наил Гәрәев хөрмәтенә Самарда яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше бәйгесе үткәрелә.[1]

“Күптөрле, күп юнәлешле спортта көрәш – иң камил. Тик көрәштә генә ирләргә кирәк көч туплана, чыдамлылык тәрбияләнә, кискен хәрәкәт, түземлелек, сиземлелек, корыч, каты холыклылык һәм фикер йөртү тәрбияләнә. Көрәш – ике капма-каршы көндәшнең бер-берсе белән тыгыз якынлыкта булуы. Ике дошманның кочакланышуы. Менә шул тәнгә-тән терәлгән мизгелдә ике көрәшченең берсе мизгел эчендә көчен туплап көндәшеңне сыртына салырга тиешсең.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]