Латыш (Мордовия)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латыш (Мордовия) latin yazuında])
Латыш
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Кадошкин районы
Координатлар 53°57'4.126"тн, 44°24'25.798"кнч
Беренче телгә алу 1669
Халык саны 578 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Латышёвка

Латыш авылы (рус. Латышовка) — Мордовиянең Кадошкино районына керүче татар авылы. Потиж елгасы буенда урнашкан.

Авылны темников татарлары нигезли. 2008 елда 261 йорт исәпләнгән, 248 йортта 607 кеше тора.

Авылда 1869 елга 127 йорт булган.

Авыл атамасы, аның хуҗасы булып торган морза Осташко Латышевтан килә.

Латыш авылы шактый зур татар авылы, ул олы юл (СаранскКовылкин) өстенә урнашкан, газы-суы кергән, хакимият үзәге үзләрендә, урта мәктәп, мәчет, клуб бар. Авылда 650 кеше яши икән, халык игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә, фермерлары бар, 600 чакрым ераклыктагы Мәскәүгә барып эшләүчеләр дә бар. Шулай ук район үзәгенең якынлыгы, ерак түгел электротехника заводы булуы, Кадошкинода Голландия технологиясе белән роза чәчәкләре үстерүче теплицаның эшләп торуы да авыл халкына файдалы. Халыкның милли ягы да көчле булып чыкты, биредә саф татарча сөйләшәләр, сабантуйлар уздырыла.

Элек авылда 4 мәчет булган, совет заманында алар барысы да беткән. Хәзерге мәчет исә элеккеге балалар бакчасын үзгәртеп эшләнгән.

1970 елларда салынган яңа мәктәптә татар теле укыту беркайчан да бетмәгән, хәзер дә югары классларда атнасына 6 сәгать, түбән классларада 5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла икән. Мәктәптә татар теле кабинеты бар, 2 укытучы ана телен укыта.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[1] 2010[1]
663 578

Милли состав (2002): татарлар – 94,4%.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22 
  2. 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]