Пензятка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пензятка latin yazuında])
Пензятка
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Ләмбрә районы
Координатлар 54°14'5"тн, 44°59'35"кнч
Нигезләнгән 1642
Халык саны 1257 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча топонимы Пензятка

Пензятка (рус. Пензятка) — Мордовиянең Ләмбрә районына керүче татар авылы. Щербак һәм Тарасполь авылларын керткән Пензятка авыл советы үзәге. Пензятка елгасы буенда урнашкан.

Авылны темников татарлары 1642 елда нигезли. Авыл атамасы мордвачадан "пеньзара, пеньсара" - сазлы елга тамагын аңлата.

Авылда 1869 елга 191 йорт булган. 1894 елда 285 йортта 2 057 кеше яшәгән; 2 мәчет, 2 мәктәп. 1913 елда - 2 татар мәктәбе, 3 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, 9 җил тегермәне, 2 май атлагыч гөбе, тимерчелек, 14 кибет.

2006 елга авылда 1190 кеше яши.

Пензяткада Советлар берлеге каһарманы Асыйм Баляев туып үскән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2002[1] 2010[1]
1120 1257

Милли состав (2002): татарлар – 81,1%, руслар — 12,0%, мордва – 6,2%.[2]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22 
  2. 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]