Аксубай районы гербы
Аксубай районы гербы | |
Нигезләнү датасы | 20 декабрь 2005 |
---|
Аксубай районы гербы — Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы гербы-муниципаль берәмлекнең рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе.
Герб Аксубай муниципаль районының вәкиллекле органының 20 нче номерлы карары белән 2005 елның 20 декабрендә расланган.[1]
Герб 2171 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 24 номерлы астында кертелгән.
Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Сәнәксыман рәвештә зәңгәрсу (күк), яшел һәм җете кызыл (кызыл) өлешләргә бүленгән җирлектә аңа каршы очучы, арка якларыннан сурәтләнгән һәм канат очлары белән бер-берсенә орынган өч (бер һәм ике) көмеш күгәрчен белән чолгап алынган яктыртучы алтын кояш».[2]
Герб символикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.
Канатлар һәм тирә-юньдәгеләр белән тоташучы өч көмеш кош район территориясендә өч халыкның: чуашларның, татарларның һәм русларның тыныч һәм гармонияле яшәвен символлаштыра. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Гебтагы алтын кояш Аксубай районын борынгы бабалар истәлеген саклап, киләчәк буыннарны кайгыртып яшәүче, бай традицияле төбәк буларак сурәтли. Кояш — уңдырышлылык, хакыйкать, ихласлык, дан символы.
Гербның өчкелт җирлеге күп мәгънәгә ия: район икътисадының юнәлешләрен символлаштыра: нефть, игенчелек, терлекчелек; басулар ел фасыллары алмашын һәм аңа нигезләнгән еллык циклны күрсәтә, шулай итеп, район җитештерүнең авыл хуҗалыгы юнәлешенә басым ясам ясала.
Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
җете кызыл — caбатырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.
Ачык зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.
Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә Россия составында башкарылды:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 73-76. — 248 с.