Алексей Васильев (1918)
Алексей Васильев | |
---|---|
Файл:Алексей Афанасьевич Васильев.jpg | |
Туган | 17 март 1918 Поручик, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d] |
Үлгән | 3 май 1971 (53 яшь) Одесса, Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы |
Алексей Васильев (рус. Алексей Афанасьевич Васильев, 17 март 1918, Поручик, Зәй вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, РСФСР[d] — 3 май 1971 (53 яшь), Одесса, Әдис өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946).
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Васильев Алексей Афанасьевич 1918 елның 17 мартында Зәй районының Поручиково авылында крестьян Афанасий Васильев гаиләсендә туа. Милләте — рус[1], кайбер чыганаклар аны керәшен татары дип билгели.[2]
Алешаның балачагы җиңел булмый, әмма әти-әни мәхәббәте, аларның матур үрнәге үзенекен итә - малай хезмәт яратучан, тыңлаучан булып үсә. һәм аның бер хыялы була: малай очучы булырга омтыла. Уку бары тик алты класс кына эләгә. Шуннан соң хезмәт юлы башлана: башта - умарталыкта, аннары, Зәй МТСы оешкач, трактор бригадасында хисапчы була. Ул чорлар авыр да, кызыклы да була. Энтузиазм массакүләм характер алып, һәркем техник-икътисади артталыкны, наданлыкны бетерү, әйбәтрәк яшәү өчен үз өлешен кертергә омтыла, комсомоллар колхоз тормышын җайга салуда өлкәннәргә булышалар. Ә Алексей исә иң активлар рәтендә йөри. Менә шулай кичектергесез эшләр һәм мәшәкатьләр белән вакыт узганы сизелми дә. Икенче бишьеллык башлана. Колхозда уңыш әйбәт була, шәхси хуҗалыкта да эшләр яхшы бара.
1939 елның көзендә Алексей Афанасьевичны Кызыл Армиягә чакыралар. Медицина комиссиясен узгач, үзенең авиациягә билгеләнүен белеп, ул куанып бетә алмый: ниһаять, хыялы тормышка аша! Кече авиабелгечләр әзерләүче полк мәктәбендә (Торжок шәһәрендә) ул укчы-радист белгечлегенә өйрәнә. Теориядән соң практик күнегүләргә керешәләр. Ә инде Пе-2 бомбардировщигында оча башлагач, Алексей үзен җиде күктә итеп тоя. Бер ел укыганнан соң, яшь авиатор Эстониянең Тарту шәһәренә, 35 нче авиаполк базасына билгеләнә.
22 июньдә иртә белән полк тревога буенча аякка баса - сугыш башлана! Совет чиген бозган дошманны тар-мар итәргә - авиаторлар шундый задание алалар. Көн саен күп санлы очышлар ясап, алар дошманның танк колонналарын, техника төягән эшелоннарын, кичү һәм күперләрне, тимер юл үзәкләрен утка тоталар. Сугышлар кискен һәм кан коюлырак була бара. Полк очучылары кыюлык, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Әмма дошман сугышның баштагы чорында сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да өстен була шул.
35 нче авиация полкы кыска гына вакыт эчендә үзенең күп самолетларын югалта. Шул сәбәпле, ул сугышларда катнаша алмый һәм таркатыла. Васильев запас авиа- бригадага эләгә. 1942 елның маенда Алексейны Дала фронтының 5 нче һава армиясе, 511 нче аерым разведка авиаполкына укчы- радист итеп җибәрәләр. Соңрак хәрби берләшмә 2 нче Украина фронты составына күчә. Очучыларга бик конкрет бурычлар куела: дошман авиациясе һәм коры җир гаскәрләре тупланган урыннарны ачыкларга, көчле удар белән аның аэродромнарын, җанлы көчен юк итәргә. Өлкән сержант Васильев үз экипажы белән бергә еш кына разведка очышлары ясый, һава разведкасы күп факторларга бәйле. Хәл бик тиз үзгәрә, дошман турында мәгълүмат оператив рәвештә кирәк була. 5 нче һава армиясе фашистларның 1 нче танк армиясен һәм 17 нче гомумгаскәр армиясен тар-мар итүдә катнаша, Воронеж, Курск, Белгород шәһәрләрен һәм башка торак пунктларны азат итүгә зур өлеш кертә. Хәл бик тиз үзгәргән шартларда һава разведкасы еш кына дошман турында мәгълүмат табу өчен бердән-бер чыганак була. 1943 елның сентябрь ахырында Днепрны кичеп, унъяк ярда плацдарм яулап алалар. 5 нче һава армиясенең 511 нче авиа-полкы укчы-радисты өлкән сержант Васильев 1943 елның ноябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр экипажы белән бергәләп 3( разведка очышы ясый һәм өч «мессер- шмитт»ны бәреп төшерә, һава разведкасында алынган мәгълүмат, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Алексей Васильев 1944 елның җәендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1943 елның августыннан 1944 елның июненә кадәр ул 27 тапкыр разведкада катнаша, шул чакта дошман самолетларынын дүрт һөҗүмен кире кайтара. 1944 елның августында II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Дүрт ел сугыш вакытында самолет экипажы йөзләрчә тапкыр атакага дучар була. әмма һәрчак полкка исән-сау кайта. 1944 елның көзендә Васильев, экипажы белән бергәләп, Венгрия, Румыния территориясе өстендә 42 разведка очышы ясый, «Ме-109» немец истребительләренең ике атакасын кире кага, берничә тимер юл составын һәм дошманның 20 ләп самолетын юк итүдә катнаша. Аннары Чехословакияне азат итү сугышлары башлана. Фашистлар Германиясе капитуляциягә кул куярга ике көн кала, өлкән сержант Васильев соңгы заданиедән кайта. Экипажның сугышчан очышлары исемлегендә 142 разведка очышы исәпләнә. һава разведкасын уңышлы оештыруы, мәгълүматларны самолет бортыннан тиз тапшыруы, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен, Алексей Васильев 1946 елның 15 маенда I дәрәжә Дан орденына лаек була.
Җиңүдән соң әле тагын 10 ел ул авиациядә хезмәтен дәвам иттерә. Демобилизацияләнгәч, Одессада урнаша. «Стройснабсбыт» берләшмәсе базасында өлкән электрик булып эшли, яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша. Алексей Афанасьевич Васильев 1971 елда вафат була.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- I дәрәҗә Дан ордены
- IIдәрәҗә Дан ордены
- III дәрәҗә Дан ордены
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Алексей Афанасьевич Васильев
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. - 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кавалеры ордена Славы трех степеней:Дан орденаның тулы кавалерлары. - Казань:"Книга памяти", 2005.-247с.