Альберт Нурмиев (1973)
Альберт Нурмиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Альберт Әнвәр улы Нурмиев |
Туган | 1973 СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | инженер |
Бүләк һәм премияләре |
Альберт Нурмиев, Альберт Әнвәр улы Нурмиев (рус. Альберт Анварович Нурмиев, 1973 ел, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск) ― Татарстанның нефть сәнәгате эшлеклесе, 2023 елдан В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1973 елда Магнитогорск шәһәрендә туган. 1997 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын (КАИ) «машина төзелеше технологиясе» белгечлеге буенча тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хезмәт юлын «Татнефть»тә башлаган:
2006 елдан – «Татнефть» нефть һәм нефть продуктларын сату идарәсенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы (рус. КНПиНХЗ) төзелеш проектын координацияләү бүлегенең I категорияле инженеры.
2010 елдан ― Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының (КНПиНХЗ) катнаш гидрокрекинг җайланмасын төзү проектын гамәлгә ашыру идарәсенең әйдәп баручы инженеры, 2011 елдан ― финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе.
2012―2016 елларда ― «Татнефть» ГАҖ Төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсенең (рус. УРПС) финанс-икътисад хезмәте җитәкчесе, 2016―2017 елларда ― идарә башлыгы урынбасары.
2017 елда «Татнефть» УРПС башлыгы итеп билгеләнә.
2023 елдан ― В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» генераль директорының сәнәгать төзелеше буенча урынбасары[1][2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2019 ― РФ Президентының Мактау грамотасы ― хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен[3] [4]
- 2021 ― «Ел җитәкчесе» республика конкурсының 2021 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчесе ― «кадрлар потенциалын актив үстергән өчен» номинациясендә[5][6][7]
- 2024 ― II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар» өчен ордены[8]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Альберт Нурмиев назначен заместителем генерального директора «Татнефти» по промышленному строительству. ПАО «Татнефть»
- ↑ Замгендиректора «Татнефти» по промстроительству стал Альберт Нурмиев. ИА «Девон», 19.04.2023
- ↑ Признание заслуг. «Республика Татарстан», 19.12.2019
- ↑ Нурмиев Альберт Анварович. Награды России, 16.12.2019
- ↑ Рустам Минниханов: Конкурс «Руководитель года» - это хорошая возможность поблагодарить трудовые коллективы и их руководителей за вклад в экономику Татарстана. Министерство промышленности и торговли Республики Татарстан, 28.12.2021
- ↑ Людмила Филиппова. «Не только профессионализм, но и душу вкладываем».(үле сылтама) «Нефтяные вести», № 20 (2918), 18.05.2022, стр.4
- ↑ Церемония награждения лауреатов Республиканского общественного конкурса «Руководитель года-2021». Ассоциация предприятий и промышленников Республики Татарстан, 28.12.2021
- ↑ Путин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татар-информ, 03.04.2024