Борис Шульгин (1905)
Борис Шульгин | |
---|---|
Туу датасы | 12 сентябрь 1905 |
Туу урыны | Русия империясе, Казан |
Үлем датасы | 1 ноябрь 1962 (57 яшь) |
Үлем урыны | ССРБ, Украина ССР, Киев |
Иялек | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | бронетанк гаскәрләре |
Дәрәҗә | танк гаскәрләре генерал-лейтенанты |
Җитәкчелек иткән | танк бригадасы командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1960 елның маеннан |
Борис Шульгин, Борис Владимир улы Шульгин (рус. Шульгин Борис Владимирович, 1905 елның 12 сентябре, Казан — 1962 елның 1 ноябре, Киев) — генерал-лейтенант (1954), Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Бөек Ватан сугышында 17нче гвардия танк бригадасы командиры. 1954-1960 елларда Киев хәрби округы сәргаскәре урынбасары.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Генерал-лейтенант Б.В. Шульгин култамгасы. |
1905 елның 12 сентябрендә Казанда эшче гаиләсендә туган. Мәктәптә 8 сыйныфны тәмамлагач, В.И. Ленин исемендәге 40нчы завод (дары заводы) каршындагы ФЗӨдә шөгыльләнә, заводта слесарь, электрообмотчик булып эшли. Комсомол юлламасы белән Мәскәүгә китә. 1926 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. БҮБК исемендәге хәрби мәктәпне (Мәскәү, 1929), механикалаштырылган һәм бронетанк гаскәрләре команда составының белемен күтәрү курсларын (1934) тәмамлаган.
Бөек Ватан сугышын танк полкы штаб башлыгы сыйфатында каршылый. 1943 елда гвардия танк бригадасы командиры. 1нче Беларус фронтының 65нче армиясе 1нче гвардия танк корпусының 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы командиры гвардия полковнигы Б.В. Шульгин Мәскәү янында сугыша, Сталинград сугышын, Курск дугасын уза, Орёлны азат итә, Беларус өчен барган сугышларда катнаша. Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә. Дошманның Көнбатыш Буг елгасындагы саклану сызыгын өзеп, танк бригадасы Вышкув шәһәре тирәсендә елганы кичә, Варшауның төньягындагы Нарев елгасына чыга. 1944 елның 5 сентябрендә Нарев елгасын кичә, көнбатыш ярдагы сугыш мәйданын ала. Бригада дошманның 2 пехота батальонын, 3 артбатареясын, 6 танк һәм самоходкасын, 10 бронетранспортерын юкка чыгара. Әлеге батырлык өчен 1945 елның 6 апрелендә 17нче гвардия (Орел) танк бригадасы[1] командиры Б.В. Шульгинга Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.
Сугыштан соң М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршындагы офицерлар составын камилләштерү курсларын (1948), Генераль штаб хәрби академиясе каршындагы академик курсларны (1954) тәмамлаган[2] танк гаскәрләренең генерал-лейтенанты Б.В. Шульгин Киев хәрби округы сәргаскәре урынбасары булып хезмәт итә. 1960 елның маенда отставкага чыга.
1962 елның 1 ноябрендә Киевта вафат. Шәһәрнең Байково зиратында (укр. Байкове кладовище) дәфен ителгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Советлар Берлеге каһарманы (06.04.1945)
- Өч Ленин ордены
- Биш Кызыл Байрак ордены
- II дәрәҗә Кутузов ордены
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Орёл шәһәрендә шәһәрне дошманнан азат иткән танк бригадасы командиры истәлегенә урамга исеме бирелгән[3].
- 2005 елда Казанның Киров районындагы Димитров белән С. Халтурин урамнары арасындагы квартал эчендәге исемсез урамга Шульгин урамы исеме бирелгән[4].
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К.: ТКН. 1966.
- Белокопытов В.И., Шевченко Н.Я. Их именами названы улицы Казани. К.: ТКН, 1977.
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь в двух томах. Т. 2 (Любов — Ящук). Пред. ред. коллегии И.И. Шкадов. М.: Воениздат, 1988.
- Герои Советского Союза – наши земляки. К.: ТКН, 1985.
- Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. К.: ТКН, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шульгин Б.В. «Ватан каһарманнары» порталында
- http://podvignaroda.ru/?n=46545317 Шульгин Борис Владимировичның бүләкләнү документлары
- Танковый фронт. Все о бронетанковых частях и танкистах второй мировой. Шульгин Борис Владимирович
- Гараева Ильсия. В каком состоянии казанские улицы, названные в честь героев войны? «Казанские ведомости», 23.04.2015(үле сылтама)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 17 танк бригадасы Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, Суворов ордены белән бүләкләнгән
- ↑ Шульгин Борис Владимирович (1905-1962)
- ↑ Генерал-лейтенант Борис Владимирович Шульгин
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-14
- Әлифба буенча шәхесләр
- 12 сентябрь көнне туганнар
- 1905 елда туганнар
- Казанда туганнар
- 1 ноябрь көнне вафатлар
- 1962 елда вафатлар
- Киевта вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Кутузов ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Танкистлар
- Генерал-лейтенантлар