Булат Ширин
Булат Ширин | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Туган телдә исем | Булат Ширин |
Туган | 1490 Кырым ханлыгы |
Үлгән | 1545 Казан ханлыгы, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Һөнәре | әмир, карачы бәк |
Булат Ширин, Була́т Шири́н яки Булат Шырын (якынча 1490-1545) — Казан ханлыгының дәүләт эшлеклесе, әмир, карачы бәк. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып калуы һәм затлы нәсел аксөякләренең хакимиятен ныгыту өчен көрәшүче.
Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1490 еллар тирәсендә туган. Чыгышы белән Ширин ыругыннан.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1519 елның февралендә Мәскәүдә кенәз Василий III белән вафат булган Казан ханы Мөхәммәт-Әмин (1469-1518) урынына Казан тәхетенә Касыйм ханлыгы шаһзадәсе Шаһгалине (1505-1566) чакыру турындагы сөйләшүләрдә (кенәз Шаһ-Йосыф, бакши Бозек һ. б. булган илчелектә) катнаша. Шаһгали хан булганда, Булат Ширин сарайда зур урын били.
- 1519-1521 Казан ханлыгының тышкы элемтәләрен, чит илләр белән бәйләнешләрен үз кулында тота.
- 1521 елда Шаһгали тәхеттән куылгач, сарайда биләгән дәрәҗәсен югалта.
- 1530 елда Казанга рус гаскәре һөҗүм иткәндә шәһәрне саклауда катнаша.
- 1531 елда Сафагәрәй ханны (1510-1549) тәхеттән төшерүне, хан итеп Касыйм ханлыгы идарәчесе Җангалине (1516-1535) чакыруны оештыра. Җангали заманында әмир итеп билгеләнә, Казан ханлыгының рәсмиләштерелмәгән идарәчесе (Гәүһәршад белән бергә) була. Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт булып калуы һәм затлы нәсел аксөякләренең хакимиятен ныгыту өчен көрәшә.
- 1535 елның сентябрендә, Мәскәү йогынтысын чикләү ниятеннән, Җангалине тәхеттән төшерә, ханлыкка Сафагәрәйне чакыра.
- 1536-1545 Сафагәрәй җитәкләгән диванда олы карачы бәк була, ханлык түрәләре эшчәнлегенә җитәкчелек итә.
Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1545 елда Сафагәрәй ханның шәхси хакимияте көчәюдән шикләнеп, аңа каршы фетнә оештыра. Фетнә ачыла һәм анда катнашучылар җәзалап үтерелә.
Рус елъязмаларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Лицевой елъязма тупланмасыннан:
«В 7044 году в ноябре в 25 день. Ковгоршад царевна и Булат-князь, и вся земля Казанская великому князю Ивану Васильевичу изменили: царя Яналея убили, которого им князь великий Василий Иванович дал царем на Казань, а взяли себе на Казань царем из Крыма царевича Сафа-Гирея».
(7044 елда ноябрьнең 25е. Гәүһәршад ханша һәм кенәз Булат һәм барлык Казан иле бөек кенәз Иван Васильевичка хыянәт итте: бөек кенәз Казанга патша (хан) итеп биргән патша (хан) Җаңгалине үтерделәр, Казанга патша (хан) итеп Кырымнан хан Сафагәрәйне алдылар) |
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Казанская история. М.-Л., 1954.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Булат Ширин турында «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Булат Ширин турында «Милләттәшләр» сайтында
- М. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. Гл.2. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.