Бу дустың белән күреш
Бу дустың белән күреш | |
---|---|
күп | |
түбән |
Бу дустың белән күреш — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар һәм, җырның эчтәлегендә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, «Сандугач-күгәрчен» көенә җырлап әйләнәләр:
- Аякларың тыпырдат (аякларын тыпырдаталар)
- Кулларыңны чәпелдәт, (кул чәпелдәтәләр)
- Бер монда, бер монда, (кулларын бер уңда, бер сулда чэпелдәтәләр)
- Кыен эш түгел бер дә.
- Бер уңга, бер сулга, (баскан җирдә әйләнеп баш ияләр)
- Кыен эш түгел бер дә. (соңгы кыланышлар кабатлана)
- Башың аска иеп ал, (башларын аска иеп алалар)
- Кул бармагың янап ал, (бармак яныйлар)
- Бер монда, бер монда, (уңга, сулга бармак яныйлар)
- Кыен эш түгел бер дә. (әйләнеп алалар)
- Кулларыңны күтәреп (кулларын сузып күтәрәләр)
- Алга сал талгын гына. (талгын, нәфис итеп кулларын төшерәләр)
- Сал уңга, сал сулга, (кулларын уңга, сулга салалар)
- Кыен эш түгел менә, (әйләнеп алалар)
- Бу дустың белән күреш, (уң яктагы дусты белән күрешәләр)
- Бу дустың белән күреш, (сулдагы дусты белән күрешәләр)
- Йә, иптәш, йә, әйлән, (әйләнәләр) ''
- Бик кыен түгел бу эш. (баш ияләр)
Уен шуның белән бетә.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.