Гамирҗан Исламхуҗин
Гамирҗан Исламхуҗин | |
---|---|
Туган телдә исем | Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы Исламхуҗин |
Туган | 14 декабрь 1929 СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарайлы |
Үлгән | 29 октябрь 1999 (69 яшь) РФ, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | шахтер |
Бүләк һәм премияләре |
Гамирҗан Исламхуҗин, Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы Исламхуҗин (1929 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарайлы – 1999 елның 29 октябре, РФ, Кемерово өлкәсе, Прокопьевск) ― шахтер, Кузбассның К. Е. Ворошилов исемендәге шахтасында бригадир (1950 елдан), РСФСР атказанган шахтеры, I, II, III дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе иясе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1929 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Сарман волосте (хәзерге Сарман районы Ләшәү-Тамак авыл җирлеге) Сарайлы авылында туган. Әтисе Дәүләтхуҗа Исламхуҗа улы (1903 елгы) Бөек Ватан сугышы башында фронтта хәбәрсез югалган[1]. Гамирҗан Сарайлы тулы булмаган урта мәктәбенең җиде классын тәмамлагач, Кузбасска китеп, шахтер һөнәренә өйрәтүче ФЗӨ мәктәбендә укый.
1948 елның июнь аеннан Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендәге кокс күмере чыгару буенча махсуслашкан К. Е. Ворошилов исемендәге шахтага[2] эшкә килә. 1950 елдан пенсиягә чыкканчы җир астында эшләүче шахтерлар бригадасы җитәкчесе булып тора. Берничә ел Монголиядә Налайх шәһәре шахтасында[3] эшли.
Хезмәте ил күләмендә куелган рекордлар белән данлана. Аның җитәкчелегендәге бригада 20 км дан артык «проходка» бирә.
Егерме елдан артык Прокопьевск шәһәре халык депутатлары советына депутат итеп сайлана.
1999 елның 29 октябрендә вафат. Прокопьевскиның мөселман зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- I, II, III дәрәҗә «Шахтер даны» билгесе
- Ленин ордены
- Октябрь Инкыйлабы ордены
- Халыклар Дуслыгы ордены
- РСФСР атказанган шахтеры
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Исламхуҗин Гамирҗан Дәүләтхуҗа улы. // Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004 ел, 144нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Исламхузин Давлетхузя Исламхузович. kremnik.ru(рус.)
- ↑ Шахта имени К. Е. Ворошилова (Прокопьевск). miningwiki.ru (Шахтерская энциклопедия)(рус.)
- ↑ Налайх, город шахтеров. mongol.su(рус.)
- 14 декабрь көнне туганнар
- 1929 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сарман районында туганнар
- 29 октябрь көнне вафатлар
- 1999 елда вафатлар
- Прокопьевскида вафатлар
- Ленин ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- Шахтерлар
- РСФСР атказанган шахтерлары
- «Шахтер даны» билгесе белән бүләкләнүчеләр