Гүзәлия Гафурова
Гүзәлия Гафурова | |
---|---|
Туган | 23 август 1992 (31 яшь) Казакъстан, Җамбыл өлкәсе, Кызыл йолдыз авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Казакъстан |
Һөнәре | спортчы (карате-до) |
Бүләк һәм премияләре | XVII Азиада алтын медале (2014) |
Гүзәлия Гафурова (каз. Гузалия Гафурова) – спортчы, карате спорты буенча дөнья (2012), Азиада (2014) һәм Казакъстан чемпионы. Дөнья кубогы (2014) һәм Азия кубогы көмеш медале иясе. Карате буенча Казакъстанның спорт мастеры.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1992 елның 23 августында Казакъстанның Җамбыл өлкәсе Кызыл йолдыз (каз. Қызыл жұлдыз) авылында туган.[1]. Н. Акшабаев исемендәге мәктәпне (2009) тәмамлаган.
Казакъстанның Тараз шәһәрендә инновация-һуманитар университетында (каз. Тараз инновациялық-гуманитарлық университеті) укый. Нур-Отан сәяси фиркасе әгъзасы (2014 елдан)
Спорттагы уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Стильле карате белән 12 яшьтән шөгыльләнә (тренеры Дәүләт Кусбеков (каз. Даулет Кусбеков).
- 2012 - карате-до буенча II халыкара ачык «Kazakhstan open 2012» турнирында 2- урын ( Төркиядән Хафса Шейдабурусуга оттыра)
- 2012 – карате буенча дөнья чемпионаты (Париж, Франция) - җиңүче
- 2014 - халыкара турнирда (Бакы, Әзербайҗан) - җиңүче
- 2014 елда Тяньцзин шәһәрендә ( КХҖ) узган карате буенча дөнья чемпионнарының Кубогы ярышларында Казакъстанның такымы эчендә көмеш медаль ала.[2]
XVII җәйге Азия Уеннарында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2014 ел да (19.09. - 04.10.) Инчхон шәһәрендә (Көньяк Корея) узган XVII җәйге Азия Уеннарында (Азиада) җиңә (хатын-кызлар, кумитэ, 55 кг авырлыкта):
- чирек финалда Пегах Зангенехкаркутины ( Иран, 2012 елгы Азиада вице-чемпионы) – 5:2
- ярымфиналда Шри Шармини Сегаранны ( Малайзия) – 2:0
- финалда Тан Линпинны ( КХҖ, 2011 елгы Азиада вице-чемпионы) – 4:3
Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казакъстанның 2014 елгы «Иң яхшы спортчылары» исемлегенә керә.
- Җамбыл өлкәсе хакиме Кәрим Күкрәкбаев (каз. Кәрім Көкірекбаев) Г. Гафурованы 1 млн тенге бәяле сертификат белән бүләкли.[3]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казакъстан карате-до федерациясе сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Г. Гафурованың «Мой мир»дагы шәхси сайты