Зөфәр Фәтхетдинов
Зөфәр Фәтхетдинов Зуфар Фаткудинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов |
Туган | 6 ноябрь 1940 СССР, РСФСР, Кострома |
Үлгән | 2 ноябрь 2019 (78 яшь) РФ, Мәскәү |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | хокук белгече, язучы |
Балалар | кызы Марина (1967), юрист |
Ата-ана |
|
Зөфәр Фәтхетдинов, Зөфәр Мәгъсүм (Максим) улы Фәтхетдинов, 1940 елның 6 ноябре, СССР, РСФСР, Кострома — 2019 елның 2 ноябре, РФ, Мәскәү) — хокук белгече, язучы, профессор, хокук фәннәре докторы. ТИСБИ идарә университеты гражданнар хокукы кафедрасы мөдире. СССР (1990), РФ һәм ТР язучылар берлекләре әгъзасы. 2-класслы дәүләт киңәшчесе (1997).[1] РФ сәүдә-сәнәгать пулатының икътисад бәхәсләре буенча бәйсез (третейский) казые (2001).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1940 елның 6 октябренда Кострома шәһәрендә туган. Костроманың 36- санлы мәктәбен (1957), Казан дәүләт университетын (1967), марксизм-ленинизм университетының фәлсәфә факультетын (1972), ССРБ хөкүмәте каршындагы закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтында аспирантура (1972) тәмамлаган. «Социалистчыл оешмалар арасында подряд килешүе» темасына кандидатлык (1972) һәм «Халык хуҗалыгын планлаштыруны хокукый җайга салу (план расчётларының автомат системасы шартларында)» темасына докторлык (1982) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1958-1961 хәрби хезмәттә.
- 1965-1969 Кострома шәһәр прокуратурасында тикшерүче, прокурор ярдәмчесе булып эшли.
- 1969-1972 ССРБ Госпланы каршындагы планлаштыру һәм нормативлар институтында бүлекчә мөдире, бүлек мөдире.
- 1972-1998 КПСС ҮК һәм ССРБ (РФ) хөкүмәте киңәшчесе.
- 1980-1984 ССРБ Госснабы квалификация күтәрү институтында кафедра мөдире.
- 1983 елдан Мәскәү дәүләт университетында, Мәскәү электрон машина төзелеше институтында профессор. 1983-2003 елларда МДУ гыйльми шурасы әгъзасы.
- 2003 елдан Казан дәүләт университетында, Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтында хокук кафедрасы мөдире, профессор.
- «ТИСБИ» идарә университеты гражданнар хокукы кафедрасы мөдире, аспирантлар белән эшли.[2]
2019 елның 2 ноябрендә Мәскәүдә вафат. Костромада җирләнгән[3].
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәби иҗаты фәнни эшчәнлеге белән чиратлашып бара. Маҗаралы әсәрләр яза, детектив жанрында уннан артык роман һәм повесть, 100 дән артык фәнни хезмәт авторы. 5 меңнән артык афоризм һәм максималар[4] тупланган китабы 5 мәртәбә нәшер ителә. «Новый мир», «Московский комсомолец», «Правда», «Мегаполис-экспресс», «Литературная Россия» газета-журналларында даими басыла.
- 1982 «Сер бәһасе гомер» (Тайна стоит жизни) (15 мәртәбә 2 млн гомуми тираж белән нәшер ителгән)
- 1991 «ХХ гасыр ачышлары» (Откровения ХХ века)
- «Курку аша» (Сквозь страх)
- «Резидент»
- «Кара тол» (Черная вдова)
- «Җәһәннәмнән качучылар» (Бегущие от ада)
Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ССРБ (1977) һәм РФ конституцияләрен әзерләүдә катнашу.
- 1996-1998 РФ Федераль җыелышы Федерация шурасы рәисе урынбасары В.Н. Лихачёвның ярдәмчесе.
- «Бердәм Россия» фиркасе җитәкчелегенең ышанычлысы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1993 АКШта (Америка биография институты) «ХХ гасырның 500 күренекле кешесе» исемлегенә кертелә.
- 1992-1993 Аурупада (Кембриҗ биография үзәге, Бөекбритания) фикер ияләре төркемендә халыкара «Ел кешесе» исеменә лаек була.
- Фән, әдәбият, фәлсәфә өлкәсендә уңышлары өчен төрле академияләрнең дипломнары һәм медальләре (1995, 1997, 1998[5]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Суркова Н.А. Мир права, свободы, истины в систематическом изложении мыслителя и ученого юриста З.М. Фаткудинова. М., 2003.
- Шерченг Н.А., Борохов Э.А. Мировая афористика как грань развития человечества: в аспекте творчества З.М. Фаткудинова. М, 2005.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарский энциклопедический словарь. Казан, Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1990. 609 биттә.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ИЭУП (Казан) рәсми сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- ТИСБИ рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ РФ президенты указы 19.08.1997
- ↑ ТИСБИ сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-02-25
- ↑ Cлавный сын России. Памяти профессора Зуфара Максумовича Фаткудинова. eurasialaw.ru, № 11, 2019(рус.)
- ↑ Шәхси сайтында текст урнаштырылган
- ↑ Шәхси сайтында