Иовлев урамы (Казан)
Урамның Бөкре күпердәге өлеше | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Киров районы |
Кисеп үтә |
Күн урамы |
Иовлев урамы, Владимир Иовлев урамы (рус. улица Иовлева, улица Владимира Иовлева) — Казанның Киров районындагы (Бишбалта) кечкенә урам. Гладилов урамы белән киселештә башлана. Клара Цеткин урамы белән киселештә тәмамлана. Күн урамы, Киров дамбасы урамнары, тимер юл белән кисешә. Казансу елгасының иске агымы аша салынган күпер (Бөкре күпер)[1] аша уза. Советлар Берлеге Каһарманы Владимир Иовлев (1920-1944) исемен йөртә. Почта индексы 420030.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Элек бу урамның аерым исеме булмаган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән Казанның Киров районындагы Урак һәм Чүкеч урамының Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң), ике Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән, сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Адмираллык бистәсендә (Заверниха урамы, 20)[2] яшәгән Владимир Александр улы Иовлев (1920-1944) истәлегенә Иовлев урамы исеме бирелә[3].
Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Бөкре күпер фотолары. |
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Казанские ведомости», 05.10.2011
- ↑ Мемориал Великой Отечественной войны
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-09
- ↑ Горбатый мост. Портал ProKazan.ru, archived from the original on 2017-03-24, retrieved 2017-08-17