Иттифак (гәҗит, 1918)
«Иттифак» ( اتفاق) — гәҗит. Бөтенрусия мөселман руханилары берлеге органы. 1918 елның 31 гыйнварыннан 1918 елның 7 июненә кадәр Казан шәһәрендә атнага 1-2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 14 саны чыга.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Иттифак» газетасына, Бөтенроссия исламият җәмгыяте (дини галимнәр) нәшир әфкяре буларак, 1918 елның 31 гыйнварында нигез салынган. «Өмет» типографиясендә (хуҗасы В. Әхмәтов) нәшер ителгән.
«Иттифак» күбрәк төрле дини оешмаларның эшчәнлеген яктыртып торган. Иҗтимагый-сәяси вакыйгалардан да читтә калмый. Милли Мәҗлеснең Идел-Урал штатын булдыру турындагы карарын хуплап яза, ә совет органнарының Милли Идарәне һәм аның урыннардагы оешмаларын таратуын кискен тәнкыйтьли.
Газета сәхифәләрендә шулай ук әдәби парчалар, шигырьләр дә бастырылып килгән.
Мөхәрррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Газетага И. Габидов, С. Иманкулов, К. Салихов муллалар составындагы редколлегия мөхәрррирлек иткән. Әлеге басманың оештыручысы һәм әйдәп баручысы имам-хатыйп, Милли Мәҗлес депутаты Исмәгыйль Билалетдин улы Габидов (Исмәгыйль Габди, Исмәгыйль Габитов)[1] булган. И. Б. Габидов 1913―1917 елларда Казандагы иң зур мәчетнең имам-хатыйбы вазифасын башкарган. 1917 елда мөфти Галимҗан Баруди, Габделбари Баттал һәм Борһан Хәбиб белән бергә Ташкент шәһәрендә татар һәм үзбәк телләрендә «Шураи Ислам» газетасын нигезләгән шәхес.
Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзәк Мөселман (Татар―Башкорт) комиссариатының директив күрсәтмәләрен үтәү нәтиҗәсендә, 1918 елның июнь―август айларында большевистик булмаган татар вакытлы матбугатын тар-мар итү тулысынча диярлек тәмамланган.
1918 елның 7 июнендә Казан совет хакимиятләре «Иттифак» газетасын, 14 саны чыкканнан соң, яптырганнар[2].
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 157-175нче бит.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 61нче бит
- ↑ Тәлгат Насыйров. Октябрь һәм эзәрлекләнгән татар матбугаты. Казан утлары, 2005 ел, № 10, 171нче бит