Лиля Буджурова
Лиля Буджурова | |
---|---|
Туган телдә исем | укр. Ліля Рустемівна Буджурова |
Туган | 1 ноябрь 1958 (65 яшь) Аңгрән, Ташкент вилаяте, Үзбәкстан ССР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Украина Россия[1] |
Әлма-матер | Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d] |
Һөнәре | журналист, университет профессоры, сәясәтче, шагыйрь |
Эш бирүче | Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d], Автономная некоммерческая организация «Телерадиокомпания „Крым“»[d], СТБ[d], Франс Пресс[d], ATR һәм Верховный Совет Автономной Республики Крым[d] |
Лиля Рөстәм кызы Буджурова (кырымтат. Lilâ Rustem qızı Bucurova, Лиля Рустем къызы Буджурова, укр. Ліля Рустемівна Буджурова; 1958 елның 1 ноябре, Аңгрән, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — кырымтатар шагыйрәсе һәм журналист, Украинаның атказанган журналисты (2005)[2], Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992), Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001).
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1958 елның 1 ноябрендә Үзбәкстан ССРның Аңгрән шәһәрендә туа. 1979 елда Ташкәнт өлкә дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый[3]. 1989 елда беренче «Сатып алынмаган билет» самиздат җыентыгын бастыра, аннары — «Кайчан кайтабыз» җыентыгын. 1991 елда Кырымга кайта. 1991—1997 елларда кырымтатар «Авдет» газетасының баш мөхәррире булып эшли: аның сүзләренчә, Мостафа Җәмилевны тәнкыйть иткәнгә эштән куыла[4].
1991 елдан 2011 елга кадәр «Кырым» телекомпаниясенең башта кырымтатар редакциясе редакторы, аннары әйдәп баручы мөхәррире булып эшли. Биредә төрле елларда «Ана-Юрт», «Куркыныч зона», «Баш мөхәррир» авторлык программаларын алып барган. 2004 елдан 2014 елга кадәр «Беренче Кырымныкы» газетасының баш мөхәррире[5], 1992 елдан 2009 елга кадәр «СТБ» телеканалы корреспонденты, 1992 елдан «France Press» агентлыгы корреспонденты булып эшли. «Украинская правда» интернет-газетасында басылган.
2012 елдан «ATR» телеканалының мәгълүмат сәясәте буенча генераль директор урынбасары, «Гравитация» сәяси-социаль телетамашасы авторы. 2015 елның 1 апрелендә телеканал ябылуга бәйле рәвештә әлеге вазыйфадан китә. 2015 елның августыннан «QaraDeniz production» продакшн-студиясе директоры урынбасары. Ел саен үткәрелә торган «Сanlı ses» талантлы балалар конкурсын оештыручыларның берсе[6]. 2016 елда Кырым мөселман тоткыннары балаларына ярдәм итүче «Бизим балалар» иҗтимагый хәрәкәтен гамәлгә куючыларның берсе була.
Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1991 елда Буджурова II Кырымтатар халкы Корылтае делегаты итеп сайлана. Ике тапкыр Кырымтатар Милли Мәҗлесенә сайлана (1991—1997). 1994—1998 елларда — Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы депутаты. 2015 елның 2 ноябрендә Буджурова хәбәр иткәнчә, аның йортында Ленур Исламовка карата җинаять эше белән бәйле тикшерү уздырылган[7].
Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Исмәгыйль Гаспринский премиясе лауреаты (1992) — ике шигырь җыентыгы һәм публицистик мәкаләләр сериясе өчен;
- Василий Стус исемендәге премия лауреаты (2001);
- Украинаның атказанган журналисты (2005);
- III дәрәҗә «Казанышлары өчен» ордены кавалеры[8].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ https://zachestnyibiznes.ru/fl/910216646905
- ↑ Указ Президента України від 30 листопада 2005 року № 1677/2005 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди річниці підтвердження всеукраїнським референдумом Акта проголошення незалежності України 1 грудня 1991 року» (укр.)
- ↑ ЛИЛЯ БУДЖУРОВА: «КАЖДЫЙ ИЗ НАС ОДНАЖДЫ СПРАШИВАЕТ СЕБЯ, КТО Я: ЖУРНАЛИСТ ИЛИ ЧЕЛОВЕК ИЗ ОБСЛУГИ?» (рус.)
- ↑ Лиля Буджурова: Правда стоит сломанных рук (рус.)
- ↑ Известные люди юга России 2019 елның 17 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Публикация этих фото — самый сильный ход пресс-службы Совмина Республики Крым со времён начала «Светопредставления» 2017 елның 26 сентябрь көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ Лиля Буджурова: не пугайте автоматами мою семью и мой народ (рус.)
- ↑ Указ Президента України від 5 червня 2015 року № 313/2015 «Про відзначення державними нагородами України з нагоди Дня журналіста» (укр.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Лиля Буджурова (Слезы народа) (рус.)
- Кримологія 2022 елның 15 апрель көнендә архивланган. (рус.)