Лондон килешүе
Лондон килешүе — Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә төрле илләр тарафыннан төрле елларда төзелгән килешүләр.
- 1831 елгы Лондон килешүе — Нидерландлар кыйраллыгын бүлү, Бельгия кыйраллыгының статусы һәм чикләре, Бөек Люксембург герцоглыгы статусы турында килешү.
- 1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе.
- 1867 елгы Лондон килешүе — Люксембург мәсьәләсен дипломатик юл белән чишүгә юнәлтелгән килешү.
- 1895 елгы Лондон килешүе — Үзәк Азиядә (Памир өлкәсендә) йогынты сфераларын бүлешү турында Бөекбритания һәм Россия империясе арасында төзелгән килешү.
- 1915 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Россия империясе, Франциянең Италияне Антанта ягыннан Беренче бөтендөнья сугышына катнаштыру турында яшерен килешүе.
![]() |
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |